Үзән
+20 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Диңгезне иңләп-буйлап

Хәрби-диңгез флоты көне – диңгез һәм океаннар буйлап йөрүчеләр өчен генә түгел, аның чикләрендә Хәрби-диңгез флоты караблары һәм частьларының хәрби әзерлеген тәэмин итүчеләр, флот учреждениеләре һәм предприятиеләре хезмәткәрләре, Бөек Ватан сугышы һәм Кораллы Көчләр ветераннарының да бәйрәме. Кырмыскалы авылында яшәүче Ә.М.Зарипов - вакытында диңгез флотында хезмәт итүчеләрнең берсе.

Әхмәт Мәхмүт улы хезмәткә 1971 елның көзендә алына. Хәрби комиссариаттан аны һәм районнан тагы ике егетне Владивостокка җибәрәләр.
- Юл бик озак булды - без ун тәүлек буена бардык. Иркутск өлкәсенә җиткәч, туктап, бераз ял итеп һәм юынып алдык, - дип искә ала ул елларны әңгәмәдәшчем.
Владивостокка барып җитү белән аны кече авиация белгечләре әзерләү мәктәбенә электромеханиклыкка укырга җибәрәләр. Уку тәмамлангач, Әхмәт диңгез авиациясенең хәрби частена эләгә һәм аны штат буенча водитель-электромеханик итеп тәгаенләп куялар. Аның төп бурычы – самолетларга электр бирүче махсус техникага идарә итү.
- Бомбага тотучы һәм төрле хәрби техника, башка самолетларны күрергә туры килде. Ул вакытта моряклар һәм яр сагында торучылар - өч ел, ә без - диңгез авиациясе солдатлары 2 ел хезмәт иттек, - ди Әхмәт Мәхмүт улы.
Ил алдындагы изге бурычын үтәп кайтканнан соң, Әхмәт булачак тормыш иптәше – Гафури районы кызы Гәмбәр белән таныша. Бераз дуслашып йөрегәч, алар гаилә корырга карар итәләр. Тормышларына ямь өстәп кызлары Гөлнара туа. Хәзер аның үзенең кызы үсеп буй җиткерде, киләсе елда мәктәпне тәмамлый.
Барлык гомерен Әхмәт Мәхмүт улы районга багышлый. УПОГАТка урнашып, 13 ел буе ГАЗ, ЗиЛ машиналарында, газ хезмәтендә экспедитор бурычын башкара, авыл халкына газ баллоннары тарата, ә 1996 елдан алып хаклы ялга чыкканчы районның янгын хезмәтендә эшли.
- Армия хезмәте безгә яхшы тормыш мәктәбе булды, өстәвенә, бик күп гүзәл җирләрне, хозур табигатьне күрдем, - дип сүзен тәмамлый Әхмәт Мәхмүт улы.
Марсель ИШМОРАТОВ.
Читайте нас: