Мөнир Абдулхак улы тумышы белән Авыргазы районының Абдрахман авылыннан. Байтак еллардан соң язмыш җилләре аны урау юллар аша Бозаяз авылына алып килә. Монда ул кабаттан тормыш корып, яшәп китә. Тормыш иптәше Нурия Наил кызына да тормыш көтелмәгән сынаулар куя: тәүге ире белән юллары аерыла, 7 яшьлек улы фаҗигале вафат була. Шулай да, ул арытабан яшәү өчен үзендә көч таба, кайгыларны, авырлыкларны җиңеп, күңел бушлыгын эш белән тулыландырып, яшәү өчен алга омтыла. Әти-әнисе, туганнары да таяныч була, кулларыннан килгәнчә ярдәм кулы суза. Алты елдан соң аларны Мөнир абыйның бертуган апасы таныштыра. Күркәм гаилә корып, һәркемне сокландырып, матур итеп яшәп китә алар. Бүген уңган һәм булдыклы Әхмәтовларның дөньялары җитеш. Йортлары заманча җиһазландырылган, шәһәрнекеннән һич тә ким түгел. Ихаталарында ике абзар: берсендә мал-туар, икенчесендә кош-корт асрала. Иртә яз булуына, без килгәндә көннәр салкын булуга карамастан, бройлер чебешләре уңайлы итеп ясалган ояда иде. Ул шулкадәр уйланып, җиренә җиткереп эшләнелгән, оста куллар тиюе күренеп тора. Ә Нурия апа ике сыер савып, аларны эшкәртеп, Кырмыскалы авылына сатарга йөри. Ире бушамаса, руль артына үзе утыра.
Бу сыйлы йортта һәркем өчен дә ишекләре ачык. Мөнир абыйның уллары Венер һәм Айнур да монда еш кына кунакка килә. Алар Себер тарафларыннан кайткан чакларында кунакчыл йортта үз кешеләр. Бакчалары да җиләк-җимешкә ифрат бай. Тырышып эшлиләр дә, хуҗалыкларын гөл кебек тота белә алар.
Иң мөһиме, татулык, муллык һәм бәрәкәт хакимлек итә бу йортта. Уртак максатлар куеп тормыш юлыннан кулга-кул тотынышып алар бергә атлый. Үзләренең тырышлыгы белән булдырылган бәхет кадерле була шул.