- Мин кечкенәдән җиләк җыярга яратам. Әни белән иртән-иртүк торып, тау битләренә, урман буйларына барып, бөртекләп каен һәм җир җиләге җыя идек. Андагы биек үлән, чебен, черки, кигәвен дә куркытмады безне. Әле дә яратам мин җәй мизгелен. Бакчаларда, урман-кырларда авыз суларын китереп, яшел яфраклар арасыннан күзне кызыктырып кып-кызыл җиләкләр утыра. Иренмәгәннәр аны чиләк-чиләк җыя. Беркем дә аяк басмаган урынны табып, кошлар җырын тыңлый-тыңлый, аларның хуш ис эченә ләззәтләнеп, иртәнге чыклы үләннәр арасыннан кызарып пешкән җиләк җыюдан да рәхәт мизгел бар микән?! Савытың тулгач, аның хуш исенә исереп, матурлыгына сокланып бераз карап торасың әле. Ә аның тәмен бернинди экзотик җимешләр дә алыштыра алмый. Кып-кызыл тәлгәшләр кичен йокларга яткач та, күз алдыннан китми эленеп тора. Бакчада эшләргә аеруча ошый, үстергән яшелчә-җимешләрне җыеп, төрле кайнатмалар, компотлар кайнатам, салатлар ясыйм. Кышкы салкыннарда балаларың, оныкаларың белән шул кайнатмалар белән тәмләп чәй эчүләр, салатлар ашау үзе бер оҗмах. Минлек әзерлим, мәтрүшкә һәм башка дару үләннәрен дә күпләп җыеп киптереп куям. Ә безнең якларда аларның ниндие генә юк. Аларның мең төрле чиргә шифасы барлыгын беләм мин.
Быел бакчамда кура җиләге дә, карлыган да бик уңды. Аларны җыеп кайнатмалар да ясадым, бер өлешен туңдыргычка салып куйдым. Бу табигать бүләге организм өчен бик файдалы. Ул күз күремен яхшырта, тиренең картаю процессын әкренәйтә. Организм яхшырак эшләсен өчен аны эремчек яки каймак белән ашарга кирәк. Кура җиләге ялкынсынуларга каршы көрәшә, тән температурамын төшерә, яман шеш күзәнәкләренә үсәргә ирек бирми, дип китапларда укыган бар. Организмны начар матдәләрдән чистартасың килсә, җиләк ашарга кушалар. Анда клетчатка күп, шикәр күләме аз. Ашказаны-эчәк, бавыр, артрит, ревматизм, подагра авыруларыннан, матдәләр әйләнешен көйләүдә кулланырга да мөмкин. Витаминнар иммунитетны ныгыта. Шуңа да аның яфракларын, сабакларын киптереп, чәйгә салып эчәргә тырышабыз, - дип Миңлегөл Сәйфуллинаның шул кадәр ләззәтләнеп сөйләгәненә мин сокланып карап тордым.