Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Синең кешеләрең, авыл
7 август 2018, 12:14

Киң күңелле, олы йөрәкле

Минем күршемдә яшьләргә үрнәк булырлык искиткеч кеше яши. Хәзер инде ул олы яшьтә, күптән түгел генә 90 яшен билгеләде. Мин аны шушы авылга килен булып төшкәннән бирле беләм

Сүзем Гөлниса Төхвә­туллина турында. Ул 1928 елда Түбәнге Тимкә авылында туган. Әнисе Шакирә, әтисе Нурмөхәммәт исемле була. Әтисе яшьли генә суга батып үлә. Әнисе Иске Кыешкы авылы кызы булганлыктан, балалары белән туган авылына яшәргә кире кайта.
Гөлнисаның балачагы авыр елларга туры килә. 12 яшьтән үк әнисе белән ашлык сугарга, утау утарга йөри. 7нче сыйныфны тәмамлагач, Уфа шәһәрендәге педагогия училищесына укырга барып керә. Ләкин дөнья көтүе авыр булуы сәбәпле, әнисе аны кире авылга алып кайта.
- Укуымны ташлап кайтуыма гомерем буе үкендем, - ди Гөлнисә әби.
Үсеп буй җиткән, төскә-башка чибәр кызга Хәнәфия исемле егет күз сала. Бераз дуслашып йөрегәннән соң кыңгы­раулы атларда туй ясап кавыша алар. Бер-бер артлы балалары туа - өч кыз һәм өч малайга гомер бирә алар. Әйтүе генә ансат, күпме йокысыз төннәр үткәрергә туры килгән. Каенанасы белән янәшә йорт салып керәләр. Хәнәфия дә гомере буе колхозда тырышып эшләде. Шулай, шатлык-кайгыларны уртаклашып, 36 ел тату гомер кичергәч, Хәнифия үлеп китә.
Балаларын ач-ялангач итмәс өчен Гөлниса әбигә кайда гына эшләргә туры килми: басуда чөгендер утый, ындыр табагында, иген агулауда да ул катнаша. Иртән-иртүк торып сыер саварга, аны аертырга, эшкә киткәнче мичтә икмәк пешерергә дә өлгерә ул.
Балалары да үзе кебек уңган һәм тырыш. Әлеге вакытта Гөл­ниса әби кече кызы Нәсимә тәрбиясендә яши.
- Нәсимәмә рәхмәт инде, бик тәрбияли мине. Исән-сау гына булсыннар, - дип теләкләр теләп, дога укый ул.
Балаларының һәрберсе әле­дән-әле килеп, әни­ләренең хәлен белешеп торалар. Гөлнисә әби - тыл ветераны да. Тормышның барлык ачысын-төчесен татыган кеше. Инде олы яшьтә булуына карамастан, клубка спектакль, концерт һәм бәйрәм чараларына да ихлас йөри ул.
Без, күршеләре, аңа исәнлек-саулык телибез, балаларының, оныкларының куанычларын күреп, хөрмәтен тоеп яшәргә язсын аңа.
Зәлифә Гаделшина, мәгариф ветераны.
Иске Кыешкы авылы.
Читайте нас: