Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Синең кешеләрең, авыл
14 август 2018, 13:48

Авыр еллар онытылмый

Таң атып килә... Илебез халкы тыныч йокыда. Сабыйлар, әниләренә сыенып, тәмле төшләр күреп, изрәп йоклый. Кояш, бар җиhанда яңа көн тууын белдереп, алтын нурларын сибәргә җыена. Кинәт ямьсез үкергән фашист самолетлары пәйдә була. Алар авыл-шәhәрләребезне утка тота башлый. Бу 1941 елның 22 июне була.

Язмабызның герое Ф.М.Гобәйдуллинаның да балачагын һәм яшьлеген әнә шул каһәрле сугыш урлый.
Ул 1933 елда Гафури районының Бурлы авылында күпбалалы гаиләдә туган. Кыз икенче сыйныфта укыганда әтисе һәм абыйсы фронтка китә. Гаилә өчен тормыш авырлаша. Фәнияне һәм аның сеңелләрен Мәләвез районында яшәүче нәнәсенә озаталар.
- Ул авыр еллар аеруча истә калган: ачлык-ялангачлык, кайгы-хәсрәт. Ләкин барсы да Җиңүгә өмет итеп яшәде. Гаиләдә балалардан иң өлкәне идем - миңа нибары 8 яшь кенә. Нәнәй дә карт, әллә ни эш эшли алмый, шуңа да авыр эшләр минем иңнәргә ятты. Мичкә ягарга утын юк, тышта буранмы, суыкмы - чана өстерәп, көрт яра-яра урманга утынга йөрим. Балтабыз юк, коры ботакларны кулым белән сындырам. Әле уйлап торам, бәләкәй генә килеш ничек курыкмаганмындыр. Ул вакытта бүреләр дә күп иде бит, - дип искә ала ул елларны Фәния Мөхлис кызы.
Көтеп алган Җиңү көнен ул әтисез каршы ала, башка бик күп туганнары, якыннары да яу яланнарында ятып кала. Ярый абыйсы исән-имин әйләнеп кайта.
Туган авылына кыз сигез елдан соң гына кайта. Соңыннан Свердловск өлкәсенә эшкә чыгып китә. Бераздан Уфа шәһәрендәге заводка кайтып урнаша. Булачак тормыш иптәше Хәмитне дә Фәния Мөхлис кызы шунда очрата. Ул да күпбалалы гаиләдә үскән, күмәкләшеп Уфа шәһәрендәге фатирда яши башлыйлар. Өч балага гомер бүләк итәләр. Анда 11 ел яшәгәннән соң, 1966 елда Сулы-Куак авылына күченеп кайталар. Кызганычка каршы, 22 ел элек тормыш иптәше үлеп китә. Фәния Мөхлис кызы аны тик җылы сүзләр белән генә искә ала. “Аның белән бик бәхетле яшәдек”, - ди ул. Бүген ул алты оныгы һәм ике турунына сөенеп белә алмый.
Бәйләм бәйләргә, чәчкәләр үстерергә, якыннарын тәмле ризыклар белән сыйларга ярата ветеран. Сулы-Куак авылында ул иң өлкән кеше. Вакытында аңа бик күп авырлыклар күрергә туры килсә дә, ул бүгенге тормышыннан канәгать булып яши.
Милена Шәймәрдәнова.
Читайте нас: