Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Синең кешеләрең, авыл
14 август 2018, 13:42

Матурлыкка гашыйк кыз

Кырмыскалы авылында яшәүче Аделина Бикмаева өчен агымдагы ел вакыйгаларга бай булды. Быел ул Балалар сәнгать мәктәбенең вокал һәм художество бүлекләрен тәмамлау турында диплом алды. Ә күптән түгел аңа иң мөһим документ – паспорт тапшырылды.

Кырмыскалы гимназиясендә тырышып укуыннан тыш, Аделина 7 ел сәнгать мәктәбендә шөгыль­ләнде. Җырлый, матур итеп рәсем ясый, ә сәйләннән эшләгән рә­семнәре күзнең явын алырлык. Үзе­нең барлык буш вакытын ул яраткан мавыгуларына багышлый. Шуңа киләчәк һөнәрен дә ул сәнгать белән бәйләргә тели – рәссам яки дизайнер булырга хыяллана. Гомумән, нинди генә юлны сайламасын, тормышта аларның һәркай­сысының ярдәме тиячәк.
Аделина әйтүенчә, аларның гаиләсендә һәркем ниндидер сәләткә ия. Мәсәлән, бабасы – рәссам, журналист, ә нәнәсе – моңлы тавышлы, район Мәдәният сарае каршындагы ветераннар хорында җырлый.
Кечкенә вакытында Адели­наның иҗатка омтылышын сизем­ләп, әнисе белән нәнәсе аны сән­гать мәктәбенә алып килә. Хәзер алар кызларының сәләтен үсте­рергә ярдәм иткән тәҗрибәле укытучылар А.В.Котлыгилдина, Г.Д.Яма­­летдинова, Р.Р.Кучаева, Е.В.Галиәх­мә­то­вага чиксез рәх­мәтле.
Бу еллар дәвамында кызның портфолиосы төрле конкурсларда, олимпиадаларда актив катнашып, яхшы нәтиҗәләргә ирешкән өчен бирелгән дистәләгән дипломнар һәм грамоталар белән тулыланды. Киләчәктә дә Аделинага уңыш елмаеп торыр дип ышанабыз, чөнки ул үзе дә максатларына ирешү өчен күп көч һәм тырышлык сала.
Эльвира Хөснетдинова.
Автор фотосы.
Читайте нас: