Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Синең кешеләрең, авыл
14 август 2018, 17:51

Төзүче дигән даны бар

Төзүче - җәмгыятьтә иң кирәкле һәм иң хөрмәтле һөнәрләрнең берсе. Аларның хезмәт нәтиҗәсе шәһәр һәм авылларның кабатланмас йөзен, халыкның тормыш дәрәҗәсен күрсәтә.

Кырмыскалы авылында яшәүче, язмышын төзелештә эшләүгә багышлаган, тырыш хезмәте белән гади халык арасында да, җитәкчеләр даирә­сендә дә күптән инде абруй һәм ихтирам яулаган Фәния Әнвәр кызы Вахитованы шундый күркәм шәхесләр рәтенә кертер идем.
Фәния апа Ишембай ра­йонының Янрус авылында Ән­вәр абый белән Икълимә апа­ның күпбалалы гаилә­сендә тәү­ге сабый булып дөньяга килә. Урындагы мәк­тәпнең 8нчы сыйныфын тәмамлау белән Стәрлетамак шәһәрен­дәге 24нче һөнәр­челек училищесына укырга барып керә.
- Бәләкәйдән шул һөнәргә гашыйк булдым. Телевизордан төзелеш баруын күрсәтсә­ләр, “Эх, мин дә шулар кебек йортлар салсам иде” – дип хыяллана торган идем, - ди Фәния Әнвәр кызы.
Хыялы тормышка аша кызның. Укуын тәмамлагач, аны Кырмыскалы районына эшкә җибәрәләр. Биредә ул 539нчы механикалаштырыл­ган күчмә колоннага килеп урнаша. Шунда эшләп йө­регән Рәшит исемле егет бе­лән танышып китәләр. 1970 елда яшьләр гаилә кора, сөлектәй өч улларына гомер бирәләр. Тормыш иптәше Рәшит Таһир улы да гомере буе төзелештә эшли, брига­даларның берсенә җи­тәк­че­лек итә. 45 ел тату гомер гомер кичерәләр, кызганычка каршы, бүген тормыш иптәше арабызда юк инде.
- Әйе, кайчандыр гөрләп торган “Хуҗалыкара механикалаштырылган күчмә колонна” оешмасында йөздән артык кеше намус белән тырышып хезмәт салды. Зөһрә Яхина, Минниса Габитова, Миңлегөл Яфаева, Фәния Башарова, Елизавета Рыбакова, Мәсхут Гафаров һәм Рәис Ис­хаков кебек тәҗрибәле ташчылар белән бер бригадада бер-беребезгә ярдәм итеп, кайгы-шатлыкларны уртаклашып, бердәм команда булып хезмәт салдык. Эшләр кул көче белән башкарылды. Эссеме яки чатнама суыкмы, коеп яңгыр явамы - эш туктап тормады. Ләкин бу һөнәрне сайлавыма бер дә үкенгәнем булмады, - ди Фәния Әнвәр кызы, 35 елга якын гомере хезмәт белән үткән биографиясен күз алдыннан үткә­реп.
Бераз вакыттан соң һәр эшне җиренә җиткереп, зур җаваплылык белән башкарган Фәния апаны бригадир итеп сайлап куялар. Алларына куел­ган бурычны үтәү өчен алар барлык тырышлыкларын салып эшли. Прибельский авылындагы поликлиника, Бишаул-Уңгар, Иске Шәрәй һәм Николаевка урта мәктәп­ләрен, районның хәрби комиссариат бинасын, “Карлыман” совхозындагы дуңгыз­чы­лык комплексын, “Урал” колхозындагы ферманы, торак йортлар һәм башка бик объектларны алар сала. План һәрвакыт арттырып үтәлә. Тырышлыклары бушка китми аларның. 1998 елда Фәния Әнвәр кызына “Башкорт­станның атказанган төзүчесе” дигән мактаулы исем бирелә. Бригада әгъзалары да ел саен “Районның мактаулы төзү­чесе” дигән исемнәргә лаек була. Бу аларга тагы да дәрт­ләнеп эшләргә этәргеч бирә.
Бүгенге көндә Фәния апа хаклы ялда. Эше ничек кенә авыр булмасын, ул гомер буе сайлаган һөнәренә тугры калган. Аның каравы, эшләренең нәтиҗәсе кеше­ләрне куандыра һәм алар фай­дасына хезмәт итә.
Венера Гафарова (Бакиева).
Автор фотосы.
Читайте нас: