Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Синең кешеләрең, авыл
4 сентябрь 2018, 14:04

Гөл-чәчкәләр патшалыгында

Май чүлмәге тышыннан билгеле булган кебек, уңган, тырыш кешеләрнең йорт-курасы әллә кайдан күренеп, күркәмлеге белән аерылып тора.

Шул көннәрдә Константиновка авылында булып, Татьяна Ханжина яшәгән йортка керми китә алмадык. Андагы матурлык урамнан башлана. Ихатада үсеп утырган җимеш агачларына, төрле төстәге чәчкәләргә сокланып, йортка уздык. Ишектән керү белән борынга тәмле исләр килеп бәрелгәч, хуҗабикәнең өйдә булуын аңладык. Шул арада үзе дә йөгерә-йөгерә безне каршы алырга килеп чыкты. Бакчада яшелчә-җимеш ныклап өлгергән вакыт, Татьяна Викторовна кыяр-помидор тозлау белән мәшгуль иде.
Тезелеп киткән банкаларга күз салуымны күреп, яшелчәләрне эшкәртү ысулы белән таныштырды.
- Гади генә рецепт булса да, бик тәмле килеп чыга. Барысы да яратып ашый, - ди хуҗабикә. – Кыяр белән помидорларны һәм керән яфрагы, укроп, сарымсак, канәфер, бөртекле борыч кебек тәмләткечләрне банкаларга тутырганнан соң маринад әзерлим. Бер литр суга 2 аш кашыгы тоз һәм дүрт аш кашыгы шикәр комы салып кайнатам. Бер-ике минут кайнагач сүндерәм дә бер чәй кашыгы уксус эссенциясе салып, банкаларга агызам һәм капкач­лар белән каплап, банкаларны баш түбән әйләндереп куям.
Гомумән, һәр эшне җиренә җит­кереп башкаруы, хезмәтне яратуы күренеп тора. Йортында пөхтәлек, бакчасы мул уңыш белән сөендерә, абзар тулы кош-корт – боларның барысы да аның тырыш хезмәт нәтиҗәсе.
Әңгәмәдәшчемнең хезмәт юлы да 10нчы сыйныфны тәмамлау белән башланып китә. Чирек гасырга якын урындагы “Карлыман” совхозының дуңгыз­чылык фермасында хезмәт сала. Эшләү дәверендә Мактау грамоталарына, акчалата премияләргә лаек була. Аның тырыш хезмәтен чагылдырган мәка­ләләр район һәм республика басмаларында дөнья күрә. Комплекс ябылгач, хаклы ялга чыкканчы, кибеттә сатучы булып эшли. Тормыш иптәше (мәрхүм инде) белән күркәм йорт салып керәләр, ике бала тәрбияләп үстерәләр. Бүген Татьяна Викторовна ике оныгының уңышына сөенеп бетә алмый. Алар кечкенәдән спорт белән шөгыльләнә. 15 яшьлек Артем хоккей уйный. Башта “Салават Юлаев” хоккей клубына йөре­сә, әлеге вакытта Нефтекама шәһә­рендәге “Торос” клубында шөгыльләнә. 9 яшьлек Игорь дә шул ук чын ир-егетләр уены белән мавыга.
“Дөньягыз бигрәк күркәм, ничек өлгерәсез?” – дигән сорауга хуҗабикә:
- Балаларым – иң зур терәгем, бар як­лап та ярдәм итәләр, - дип җавап бирде.
Эльвира Хөснетдинова.
Автор фотосы.
Читайте нас: