Надир Бүләккол улы 1970 елда Абдулла авылында туган. Дүртенче сыйныфны тәмамлау белән Стәрлетамак шәһәрендәге мәктәп-интернатка укырга керә. Ләкин әтисе фани дөньядан китеп баргач, ул туган авылына кайта һәм урта белем турында аттестатны шунда ала. Армия сафларында лаеклы хезмәт итеп кайтканнан соң Шафран һөнәрчелек училищесында “ветеринария фельдшеры” белгечлеге ала.
- Әтием Бүләккол Әхмәт улы да гомере буе ветеринар булып эшләде. Мин еш кына аңа ияреп барып, эшләгәнен кызыксынып күзәтә торган идем. Шул вакытта ук малларны дәвалау хыялы белән яна башладым һәм әтиемнең эшен дәвам итәчәкмен, дигән карарга килдем, - ди Надир Бүләккол улы.
Училищедан соң ун ел буена Карл Маркс колхозында эшли. Хуҗалык таркалгач, карамагында тугыз авыл булган ветеринария станциясендә тәүдә санитар, соңыннан фельдшер вазыйфаларын башкара.
- Нигездә, без малларның котыру чиренә, себер язвасы, нодуляр дерматит, тимрәүгә каршы профилактик чаралар үткәрәбез. Туберкулез авыруын ачыклау өчен - елына ике тапкыр, лейкозны ачыклау өчен елына бер тапкыр маллардан анализ алабыз, каннарын тикшерәбез, - ди әңгәмәдәшчем.
Бу өлкәдә 26 ел эшләү дәверендә Надир Бүләккол улы бик күп мактау грамоталары һәм дипломнар белән бүләкләнгән. Аның белән бергә участок мөдире Фидария Абдуллина һәм санитар Тимур Ишбирдин эшли. Аларның барсы да тик мактау сүзләренә генә лаек. Чөнки ачык йөзле, изге күңелле, зур тәҗрибә туплаган бу хезмәткәрләр тәүлекнең теләсә-кайсы вакытында да авыру маллар янына барырга әзер.