Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Синең кешеләрең, авыл
18 сентябрь 2018, 12:13

Укытучы булыр өчен, укытучы булып туарга кирәк

Гадәттә, гаиләдә һөнәр буыннан-буынга күчеп килә. Бигрәк тә, ул укытучыларга кагыла.

Айрат Ильяс улы 1968 елның 8 сентябрендә Сахай авылында туган. Әтисе Ильяс Хәбибулла улы урындагы мәктәптә - география, ә әнисе Мөкарәмә Аскар кызы математика фәненнән укыткан.
Һәр кеше үзенең күңеленә хуш килгән һөнәр сайлый. А.И.Кәбиров үзенең булачак һөнәрен мәктәптә укыганда ук билгели.
- Балачактан ук әтием кебек география укытучысы булырга хыялландым, шуңа да: “Укырга кайда барырга?” - дигән сорау тумады, мәктәпне тәмамлау белән Башкорт дәүләт педагогия институтына документларымны тапшырдым, - ди әңгәмәдәшчем.
Икенче курсны тәмамлау белән Совет Армиясе сафларына алына һәм Семипалатинск ядер полигонында хезмәткә эләгә. Айрат Ильяс улы әйтүенчә, Совет вакытында армиядә хезмәт итү абруйлы саналды, аларга карата мөнәсәбәт башкача иде. Ил алдындагы бурычын үтәп кайтканнан соң, хыялын тормышка ашыра – Сахай урта мәктәбендә укыта башлый һәм 25 елдан артык бу һөнәргә тугры кала.
Моңардан тыш, Айрат Ильяс улы сыйныф җитәкчесе дә. Ул һәр укучыга фәнгә сөю, үз көчләренә ышаныч тәрбияли.
- Эшемне яратып башкарам. Укыткан укучыларым туган якларын, аның табигатен яратсын, аларга сакчыл карашта булсын өчен барсын да эшләргә тырышам, - ди А.И.Кәбиров.
Булачак тормыш иптәше Зөһрә Рәис кызы белән ул институтта укыган чакта ук таныша. Кыз да уку йортын тәмамлау белән, Шәйморатов урта мәктәбендә химия фәненнән укыта башлый. Бераз дуслашып йөрегәннән соң, яшьләр бер-берсеннән башка яши алмауларын аңлап, өйләнешергә карар итәләр. Шулай итеп, яңа гаилә барлыкка килә. Аяз исемле уллары һәм Зөлфирә исемле кызлары туа. Бүгенге көндә уллары Башкорт медицина универси­тетының икенче курсында белем ала, ә кызлары мәктәптә 10нчы сыйныфта укый. 2009 елда Кәбировлар үз көчләре белән иркен һәм күркәм йорт салып керәләр.
Зөһрә Рәис кызы тугры тормыш иптәше генә түгел, изге күңелле киңәшче һәм иптәш тә. Ул һәрвакыт матурлыкка омтыла, шуңа да тәрәзә төпләре һәм бакчалары шау гөл-чәчкәгә күмелеп утыра.
Шул дәвер эчендә Айрат Ильяс улы бик күп укучыларны олы тормыш юлына чыгарды. Тырышлыгы бушка китми аның – югары категорияле укытучы 2015 елда БР Мәгариф министр­лы­гының Мактау грамотасына лаек була, шулай ук “Ел укытучысы” конкурсында финалга чыга, “Башкортстан укытучысы” журналында берничә язмасы дөнья күрә.
1993 елдан башлап сайлау кампа­ния­ләрендә актив катнаша. 10 елдан артык рәттән участок сайлау комиссиясе рәисе итеп сайлана. Әлеге вакытта ул Сахай авыл Советы авыл биләмәсенең “Идел” ирекле халык дружинасы әгъзасы да.
Милена Шәймәрдәнова.
Фото гаилә архивыннан алынды.
Читайте нас: