Үзән
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Синең кешеләрең, авыл
18 сентябрь 2018, 12:41

Урак - соңгы гектарларда

Без килгән көнне “Крона” җәмгыятенең Сахай бүлекчәсендә урып-җыю эшләре бодай басуының соңгы гектарларында бара иде.

Үз көчләре белән
Агымдагы елда “Крона” җәм­гыя­тендә урып-җыю эшләрен башка авыл хуҗалыгы техникасын җәлеп итми, үз көчләре белән башкарып чыктылар. Өч комбайн – ике ACROS һәм бер CLAAS ярдәмендә 3000 гектар мәйданда уңыш җыеп алынды. Өстәвенә, үзләре дә башка хуҗалыкларга һәм фермерларга ярдәм итәргә өлгерделәр. Яңгырлы көннәрне исәпләмәгәндә, урып-җыю эшләрен бу предприятие игенчеләре бер ай эчендә тәмамлый алдылар. Әлбәттә, моның өчен аларга барлык көчләрен салырга туры килде – кичке сәгать 11гә кадәр эшләгән вакытлары да күп булды, чык төшкәндә генә сигезләр тирәсендә туктадылар. Механизаторлар техниканы эшкә яхшы әзерләгән, шуңа урып-җыю кампаниясе дәвамында өзеклекләр булмады диярлек.
Күрсәткечләр югары
- Гомум алганда, ел безнең өчен яхшы булды. Бөртекле культуралардан уҗым һәм сабан бодае, арпа, уҗым арышы чәчтек һәм алардан яхшы уңыш җыеп алдык. Кайбер басуларда уртача уңдырышлылык гектарыннан 30-40 центнер тәшкил итте. Бодай да сыйфатлы - өченче класслы булды, - ди хуҗалыкның агрономы Д.Р.Абакачев, урып-җыю эшләренең нәтиҗәсе белән таныштырып.
Әйтергә кирәк, бүген хуҗалыклар алдында торган төп бурычларның берсе - мул уңыш җыеп алу гына түгел, игеннең сыйфатын да яхшырту – югары класслысын үстерү. Ни өчен дигәндә, аны сатканда класслар арасындагы хакның аралыгы зур. Югары класслы игеннең хакы да күпкә югары.
- Агымдагы елда без беренче тапкыр арпаны сыра җитештерүчеләргә сатачакбыз. Бу культураны чәчеп ялгышмадык – игеннең сыйфаты югары булды, - дип сүзен дәвам итте Дамир Равил улы.
“Крона” җәмгыятендә төрле культуралар үстерү тәҗрибәсе зур. Бу яктан районда аларга тиңнәр юк диярлек. Төрле елларда хуҗалыкта киндер, нут чәчеп карадылар. Ә агымдагы елда безнең яклар өчен ят булган культура -җитен чәчкәннәр. Аңардан да яхшы уңыш җыеп алганнар – гектарыннан 10 центнер. Җитенне сатып алырга теләүчеләр табылган да инде. Бу бик мөһим, уңышны үстерергә генә түгел, аны сатарга да кирәк бит әле.
- Шулай ук 600 гектар мәйданнан көнбагыш җыеп аласы бар. Урып-җыю эшләрендә шул ук өч комбайн һәм механизаторлар җәлеп ителәчәк, - ди Дамир Абакачев.
Лаеклы эш – лаеклы хезмәт хакы
Механизатор Евгений Караиванов хуҗалыкта бишенче ел эшли. Ул ерак Гагаузиядән әлеге хуҗалыкта баш инженер булып эшләгән якташының чакыруы буенча бераз акча эшләп алырга килә һәм торып кала. Авыл хуҗалыгы предприятиесе яшь белгечкә Шәймо­ратов авылында торак бирә. Шулай итеп, ул гаиләсен дә бирегә алып килә. Авыл хуҗалыгы техникасында эшләү тәҗрибәсе дә җитәрлек – Евгенийның әтисе фермер. Башта МТЗ һәм Т-150 тракторларында, чөгендер чыгару комбайнында эшләсә, соңгы елларда CLAAS TUCANO комбайнына оста идарә итә.
- Техника чит илнеке, уңайлы, аларда эшләве дә җиңел. Иң мөһиме – куәтле. Көненә 75әр тонна иген суктырган да булды. Әлбәттә, чәчү, урып-җыю чорында эш киеренке, ял көннәрсез эшләргә туры килә. Аның каравы, кыш көне ял итәбез, техниканы ремонтлыйбыз, басу эшләренә әзерләнәбез. Механизаторлар да, агрономнар да ел саен яхшы нәтиҗәгә ирешү өчен күп көч сала, - ди Евгений Караиванов.
Әлфия Әхмәдуллина.
Эльвира Ямалетдинова фотосы.
Читайте нас: