Тумышы белән ул Курган өлкәсеннән. Кулына төп белем турында аттестат алып, укуын дәвам итү өчен кыз Башкортстанга килә. Биредә ул тегүче һөнәрен үзләштереп, хезмәт юлын “8 Март” фабрикасында башлап җибәрә. Башта гади тегүче генә булса, соңыннан әзер продукциянең сыйфатын контрольдә тоту бурычлары да йөкләтелә. Берничә елдан соң тормышында кискен борылыш ясап, балачак хыялын тормышка ашырырга карар итә һәм педагогия училищесына укырга керә. Шул елларда язмыш җиле Гафурәне безнең район егете белән таныштыра. Чәчләрен-чәчкә бәйләп, яшьләр Камышлы авылында яши башлыйлар. Башлангыч сыйныфлар укытучысы егерме елдан артык яңа гына мәктәп бусагасын атлап кергән сабыйларда белемгә омтылыш тәрбияли, укырга-язарга, дөньяны танып белергә өйрәтә.
Үзләренең балаларына да лаеклы белем һәм тәрбия бирәләр. Бүгенге көндә кызы Айгөл тормышка чыгып, Германиядә яши. Улы Булат та гаиләсе белән Уфа шәһәрендә төпләнгән.
2008 елда Гафурә Рәхимколова Кырмыскалы авылының 1нче санлы балалар бакчасына эшкә килә.
- Миңа балалар белән аралашу электән үк бер рәхәтлек, шатлык бүләк итә иде. Мин тәрбияче һөнәрен сайлавыма бер дә үкенмим. Чөнки ул минем яшәү рәвешем. Көн саен иртән яраткан эшемә йөгерәм. Анда мине көләч йөзләре, мең төрле кызыклы сораулары белән кечкенә булачак табиблар, инженерлар, программистлар көтә. Аларның язмышларын хәл итүчеләр булып та без, тәрбиячеләр, торабыз бит. Шуның өчен үз эшемдә мин төрледән-төрле ысуллар кулланырга тырышам. Һәр бала – аерым шәхес. Һәрберсенең үз фикере, үз дөньясы бар. Ул дөньяны җимерергә һич ярамый, аңа ачылырга ярдәм итәргә кирәк, - ди Гафурә Нәби кызы.
Балалар да аны нык яраталар, иртән-иртүк ул аларны ягымлы карашы, көләч йөзе белән каршы ала. Көйсезләнеп торсалар, күңелләрен күтәреп җибәрер өчен Гафурә Нәби кызының бер сүзе җитә. Үзе дә ул аларның кечкенә генә уңышына да шатлана, сөенә белә.
Гафурә Нәби кызы кебек сабыйларны яраткан, күңел җылысын биргән, үз эшенә мөкиббән киткән кеше генә балалар белән эшли аладыр ул. Чөнки хәзерге заман шартларында тәрбияче булу шактый катлаулы һәм җаваплылык сорый - күптөрле белем, тәҗрибә генә түгел, бик зур түземлек тә, даими иҗади эзләнүләр, эшкә һәрчак ниндидер яңалык кертеп тору да кирәк.