Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Синең кешеләрең, авыл
28 сентябрь 2018, 11:17

Көчле рухлы Рәсидә апа

Өлкәннәр көне алдыннан Константиновка авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Рәсидә апа Мостаеваның йортына юкка гына бармадык. Балачагын, бөреләнеп кенә килгән яшьлеген каһәрле сугыш урлаган, шул заман кыенлыкларының барысын да үз җилкәсендә татыган, үз йөрәге аша үткәргән, ләкин сынмаган, сыгылмаган.

Килүемнең сәбәбен бел­гәч, хәтер дәфтәрен актарып, үткәннәрне исенә төшерә башлады. Урыны-урыны бе­лән тавышы калтыранып китсә дә, ветеран күз яшь­ләренә ирек бирергә теләми. Шаян сүзләрен кыстырып, сөйләвен дәвам итә. Күрәсең, яшьлегендәге авырлыклар аны әнә шундый көчле рухлы булырга өйрәткәндер дә инде.
Әтисенең дә язмышы аяныч була.Беренче бөтендөнья сугышыннан исән-имин кайта, өйләнә. 1925 елда тәүге сабыйлары булып кызлары Рәсидә дөньяга аваз сала. Уллары тугач, Варшавка авылында җир алалар һәм гаилә шунда күченеп китә. Рәсидә апаның балачак, яшьлек хати­рәләре дә шул авыл белән бәй­ле. Кызганычка каршы, дүрт балага ятимлек ачысын иртә татырга туры килә - әтиләре 35 яшендә фани дөнь­ядан китеп бара. Иң өлкәне буларак, барлык авыр эш Рәсидәнең иңнәренә ята.
Сугыш башлануын яхшы хәтерли. Бу вакытта ул 16 яшьлек кыз була. Көне-төне колхозда көч түгә. Зарланырга вакыт та, теләк тә булмады, заманы шундый иде бит, ди тыл ветераны ул вакытлар турында.
- 1940 елда ашлык үсмәде, корылык булды. Атлар да ач, хәлләре җитми. Ә җирне сабан белән сөрәбез. Бөтен авылга нибары дүрт ир калды, алар­ның да сәламәтлеге какшаган иде. Иртә яздан көзгә кадәр басуда эшлибез, урак вакытында юньләп йокы да күргән булмады. Ә кышын урман кисәргә алып китәләр. 1943 елның мартында өстемә агач ауды, ботагы башыма кереп кадалды. Алайгыр авылындагы дәваханәгә алып киттеләр. Бер тач каның аккан, туганым, диләр мине җәлләп. Хәлем авыр булгач, әнине дә чакыртканнар. Мог­җиза белән генә исән калганмын. Гомерем бетмәгән инде, - ди ветеран, моннан җиде дистә ел элек булган хәлне исенә төшереп.
1947 елда фронттан кайткан Бозаяз егете Исмәгыйль белән таныштыралар. Килен булып төшкәч тә, урындагы колхозга эшкә чыга – сыер сава. Өч кышны каенана-каенатасы йортында кышлагач, фермада бер бүлмә бирәләр һәм яшьләр шунда яши башлый. Кызганычка каршы, шартлар яхшыдан булмый, шул сәбәпле беренче ике балалары озак яшәми. Көн­нәрдән бер көнне Константиновка авылына кунакка килгәч, аларны монда калырга үгетлиләр. Шулай, Мостаевлар шушы авылны үз итә һәм барлык гомерләрен биредә үткәрә. Урындагы “Карлыман” совхозында ире – бригадир, хатыны бозау караучы булып хезмәт салалар. Тормышларына ямь өстәп ике кызлары – Зөһрә һәм Рәсимә туа. Шунысы куанычлы, Рә­сидә Һадый кызының намуслы хезмәте лаеклы бәһалана – “Социалистик ярыш җи­ңүчесе”, “Бишьеллык ударни­гы”, Бөек Ватан сугышы чорындагы фидакарь хезмәте өчен дә медальләре бихисап аның. Кызганычка каршы, тормыш иптәше Исмәгыйль Ризван улы 19 ел элек авыр һәм дәвамлы чирдән соң якты дөньядан китеп барган. Ләкин Рәсидә апа ялгызы түгел. Балалары, алты оныгы һәм 14 туруны аның өчен өзелеп тора. Инде кайберләре үсеп буй җиткерсәләр дә, итәгемә утыртып сөеп алам, ди әбекәй, стенадагы фоторәсемнәрдән караган җанкисәкләренә тө­бәлеп.
Яшьлеген сугыш урласа да, Рәсидә Һадый кызы бүген бәхетле картлык кичерә. Иң якын, газиз кеше­ләренең игътибарын тоеп, аларның кадер-хөрмәтенә төренеп яши. Матбугат бас­маларын, шул исәптән “Үзән” гәзитен яратып укый, телевизор аша яңалыклар белән таныша, шул арада кулыннан бәйләмен дә төшерми. Һәрбер иртәне ак әби изге догадан башлап җибәрә, көннәрен дә илебезгә тынычлык, бәрәкәт, якыннарына исәнлек-саулык һәм бәхет теләп үткәрә.
Эльвира Хөснетдинова.
Автор фотосы.
Читайте нас: