Яңа Муса авылында яшәүче Фәния апа Әминева ачык төсле җепләр һәм гап-гади энә ярдәмендә чиксез матурлык тудыра. Күркәм өенә килеп керү белән, иң тәүдә караваттагы һәм дивандагы үз куллары белән бәйләнгән покрывалга, анда урын алган мендәр тышларына, стенадагы тастымалларга, идәндәге паласка, утыргыч өсләренә күз төшә. Ә сандыгында бәйләгән кофта, жилет, шәл, бияләй, оек һәм тапочкаларның исәбе-саны юк. Вәт, була бит шундый уңган һәм тырыш кешеләр, дип сокланып куясың.
Фәния апа Арслан авылында туган. Әтисе Абдулхай Мөхәммәтшакир улы сугыш башланган тәүге көннәрдә үк фронтка алына һәм батырларча сугышып, каты яраланып кайта. Әнисе Гатифә Вәлиәхмәт кызы белән дүрт балага гомер бирәләр.
- Безнең балачагыбыз авыр елларга туры килде. Ай буена икмәк ашамаган чаклар күп булды. Әниебез урманга барып, җимеш җыеп кайтканын мич башында көтеп утыра идек. Бәхеткә, сыер асрадык, ачлыктан ул коткарды. Колхоз эшенә дә иртә җигелдем - 12 яшемдә үк утау утарга йөри башладым. Башка эшләрдә дә катнашырга туры килде. Авылдагы мәктәптә 4 сыйныфны тәмамлаганнан соң, 7нче сыйныфка кадәр авыл балалары белән бергәләшеп җәяүләп Биштәкә (хәзерге Шәйморатов) авылына йөредек. Һәр сыйныфта 30-40ар бала укыдык. Ачлык, өскә кияргә кием юк, җитмәсә, ул вакытта бүреләр бик күп иде. Алтынчы сыйныфта укып йөргән чаклар. Көзге-кышкы айларда дәресләр тәмамлануга тышта караңгы төшәргә өлгерә. Беркөнне мәктәптән кайтып килгәндә каршыбызга бүреләр өере килеп чыкты. Алар янып торган күзләре белән безне күзәтеп, көтеп утыралар. Без коелып төштек, нишләргә дә белмибез. Бәхеткә, алар безгә тимәделәр, тезелешеп урман ягына китеп бардылар. Иске Муса авылында 8нче сыйныфны тәмамлагач, фермага сыер саварга чыктым. Эшкә барсын да алмыйлар әле, аның өчен гариза язарга кирәк. Бераз вакыттан соң Тимербулат исемле егет белән дуслашып киттек. Ул да фермада эшли иде. Өйләнешеп, өч балага гомер бирдек. Аллага шөкер, балаларыбыз акыллы, тәүфыйклы булып үстеләр. Улым Илгиз Яңа Муса авылында яши, гаиләсе, ике баласы бар, Ислам институтын тәмамлады. Кызыбыз Әнисә дә шул ук уку йортында укып йөри. Уфада яши, ике ул үстерде, инде оныкларына сөенеп бетә алмый. Кызым Гөлнара Равил кияү белән Илтуган авылында яши. Бер ул һәм бер кыз үстерделәр. Уллары Рәзиф тә әти-әнисе кебек дин юлында. Намаз укый, мәчеткә йөри, эчми, тартмый.
Ә кул эшләренә мин лампа яктысында әнкәйләр эшләгәнен күреп өйрәндем. Әле дә бер минут та тик утырырга, йоклап ятарга яратмыйм. Соң ятам, иртә торам, - ди Фәния апа үткәннәрне күз алдыннан үткәреп.
Тынгысыз кеше бар яклап та уңган була. Белүемчә, Фәния апа пешеренергә дә оста. Ул пешергән пирог, бәлеш һәм беленнәре телеңне йотарлык. Ул гына да түгел, колхоз эшеннән дә калмаган бит ул: хезмәт стажы аның 40 елдан артык! Гомере буена фермада сыер сауган, хаклы ялга чыккач та халыктан сөт җыйган.
- Флягаларны күтәрергә авыр була башлагач кына, туктадым, - ди ул. Гомер буе ат, өчәр сыер асраган. Әле дә аның 20ләп сарыгы бар, үрдәк, каз һәм тавыклары да бихисап. Ә бакчасында җиләк-җимеш, яшелчә елның-елы ишелеп уңа.
- Тормышыма бер дә зарланмыйм. Бәхетле мин. Балаларым “аһ” итеп торалар, онык-оныкаларым да ярдәмнәреннән ташламыйлар. Алты туруным бар. Әтием үлгәнгә - 54, әнием үлгәнгә 8 ел үтеп китте. Олыгайгач, әниемне үзем карадым. 105 яшендә генә ул фани дөньядан китеп барды. Соңгы көненә кадәр чиста булды, колагы ишетте, күзләре яхшы күрде. Елны-елы әти-әнием рухына дип Коръән укытам, корбан чалдырам. Балаларыма исәнлек-саулык һәм бәхет теләп дога кылам. Ураза тотам, намаз укыйм. Үземне дә авылда хөрмәт итәләр, Коръән ашларыннан калдырганнары юк, - ди Фәния апа сүз азагында.
Инде олы яшьтә булуына карамастан, Фәния апа Әминева әле дә үзенең көчле-куәтле, изге күңелле, җор телле булуы белән күпләрне сокландыра. Олы җанлы бу кешенең йөрәк җылысы балаларына, онык-оныкаларына җитәрлек әле, Ходай исәнлектән генә аермасын.
Венера Гафарова (Бакиева).