Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Синең кешеләрең, авыл
2 октябрь 2018, 12:19

Бер тормыш тарихы

Гомер буе мәктәптә балаларга белем биргән Венер Мортаза улы Юлдашев районда күпләргә таныш. Хезмәт эшчәнлеген ул Илеш районында француз теле укытучысы буларак башлый. Соңыннан Кырмыскалы мәктәбендә хәрби җитәкче, тарих укытучысы булып эшли. Укучылары аны таләпчән, ләкин гадел укытучы буларак белә. Без Венер Мортаза улының үзенең тормыш юлы турында сөйләвен сорадык.

Сугыштан соңгы еллар

Балачагы турында сорагач, Венер Мортаза улы хатирәләргә бирелде. Әтисе Мортаза Юлдашев тумышы белән Иске Муса авылыннан. 1939 елда Фин сугышына китә. 1941 елның кө­зендә, Кемеров пехота училищесын тәмамлаганнан соң, аны миномет взводы командиры буларак фронтка җибәрәләр. 1946 елда гына ул йортына әйләнеп кайта. 1947 елда гаиләдә кызлары Эльза, ә 1948 елда уллары Венер туа. Әңгәмәдәшчебезнең балачагы сугыштан соңгы авыр елларга туры килә.

- 1955 елда Бозаяз авылында үткән хәрби укулар – иң чагу хатирәләр булып саклана. Авылга танк һәм башка техника китер­деләр, ә без – балалар аларны карарга җыелдык. Килгән солдатларга шигырьләр укыганыбыз исемдә калган. Бервакыт төнлә мин әнием белән тулган ай нурында ялкын телләрен күреп калдык. Куркып, өйгә кереп, әтигә сөйләп бирдек. Ә ул тыныч кына: “Укулар бара анда”, дип тыныч кына җавап бирде, - дип сүз башлады Венер Мортаза улы.

Яшьлек еллары

Венер Мортаза улына 8 яшь­ләр булганда, гаилә Кырмыскалы авылына күченеп килә. Әтисен район берлеге рәисе итеп тәгаен­ләп куялар, әнисе партия район комитетында эшли башлый. Бәләкәй Венерга 7нче сыйныфта укыганда фотоаппарат алып бирүләре аның хәтерендә ныклы уелып кала. Шатлыгының чиге булмый. Дусты Владимир Тихонов белән тирә-якны, хәтта дәрес вакытында сыйныфташларын да төшерә башлыйлар. Шул көннән алып безнең әңгә­мәдәшчебез фотография белән ныклы мавыгып китә. Мәктәпне тәмамлау белән Уфа шәһәрен­дәге моторлар төзү заводына эшкә керә. 18 яшендә армия сафларына алына – ракета гаскәр­ләрендә заправкалаучылар төр­ке­мендә механик белгечлеге буенча хезмәт итә. Ил алдындагы изге бурычын үтәп кайтканнан соң, 1970 елның җәендә Башкорт дәүләт универ­ситетының чит телләр факультетына укырга керә.

- Тәрҗемәче булырга хыял­ланган идем. Ә аттестатымда минем француз теле буенча сызык тора. Кабул итү комиссиясендә: “Ничек укырга җыенасың соң?” – дип сорадылар. Шулай булуга карамастан, документларымны кабул итеп алдылар һәм әзерләнү курсларында телне үзләштерә башладым, - дип хәтерли Венер Мортаза улы.

Студент тормышы - колхозга, төзелеш отрядларында эшләүләр күңелле мизгелләр буларак хәтерендә ныклы уелып калган. Дүртенче курста Венер Юлдашев өйләнә. Институтны тәмамла­ган­нан соң аны Илеш районы­ның Андреевка авылына француз теле укытучысы итеп эшкә җибәрәләр.

Фотоаппаратлы укытучы

- Илеш районында мәктәп­нең лингафон кабинеты бар, сыйныфларның күбесе кинопроекторлар белән җиһазлан­дырылган, укучылар икенче уку программасын телевизордан карый – 70нче елларда шундый канал бар иде. Балалар алдында ничек күренермен, алар мине ничек кабул итәр, дип тәүге дәрескә куркыбрак кына бардым. Укытучының абруе тәүге көннән үк сизелә бит, - ди Венер Мортаза улы. - Андреевкада өч ел эшлә­гәннән соң, Кырмыскалыга әй­ләнеп кайттым. 1976 елда читтән торып, тарих факультетына укырга кердем һәм бу фәннән укыта башладым. Шул ук вакытта фототүгәрәк тә алып бардым. Ул вакытта фотога төшерү үзе бер сәнгать иде. Чиста биттә сурәт килеп чыгуы аеруча кызык тоелды, шуңа да укучыларның күбесе моның белән кызыксына башлады.

Атулар һәм походлар

1981 елда аны хәрби җитәкче итеп күчерәләр. Ырынбурда укып кайта һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү белән шө­гыльләнә башлый. Хәрби әзерлек дәресеннән тыш, уктан ату түгәрәге дә алып бара. Геро­ебыз хәтерләвенчә, балалар бу корал белән зур теләк белән кызыксына. Зәйнәп Гыйльманова дигән 6нчы сыйныф укучысы аны түгәрәккә алмавым өчен хәтта үпкәләп тә йөреде, чөнки бирегә 7нче сыйныфтан гына алырга рөхсәт итәләр иде. Икенче елда ул түгәрәккә йөри башлады һәм Калашников автоматын малайларга караганда да тизрәк сүтеп-җыюын һәм төз атуын күрсәтте. Инде үсеп буй җиткергәч, тирда үзенең яхшы ату сәләтен күрсәтә. Иренең: “Кайдан болай өйрәндең? – дигән соравына: “Мәктәптә!” – дип җавап бирә.

- Мәктәп укучылары төрле бәйгеләрендә катнашып, алдынгы урыннар яуладылар. Мәк­тәптә аз калибрлы дүрт винтовка бар иде. Без шулай ук биатлон буенча да ярышлар оештырдык. Яңа буа урынына барып, автоматтан ата идек. Ләкин 1991 елда башлангыч хәрби әзерлек дәресләрен бетерделәр һәм винтовкаларны бездән алдылар, - дип сүзен дәвам итә Юлдашев.

Венер Мортаза улы оештырган походларны да укучылары яхшы хәтерли. Җәйге каникулларда мәгарәләргә яки шарлавыкка барулар гомерлеккә истә уелып калган.

- Без сәяхәт итәргә ярата идек. Хәтта Салават районында да булдык. Ярты юлны поездда, ә яртысын җәяүләп бардык. 2002 елгы чыгаралыш укучысы Рузил Басыйров гыйнвар аенда ук: “Җәй көне кайда походка барабыз?” - дип сорый башлый иде. Карлыман, Аскын, Җиңү мәга­рәләренә, Җилем-Каран музеена, Атыш шарлавыгында да булдык.

Пенсионер-блогер

2009 елда Венер Мортаза улы пенсиягә чыга һәм күп вакытын гаиләсе белән үткәрә. 1нче санлы Кырмыскалы мәктәбендә француз теле укытучысы булып эш­ләгән тормыш иптәше Мәрьям Һидият кызы белән кулга-кул тотынышып тормыш юлыннан байтак еллар бергә атлыйлар. Юлдашевлар Ринат исемле ул һәм Әлфия исемле кыз үстер­деләр. Нәнәй белән картәтине алты онык-оныкалары куандыра.

Хаклы ялда фотографияләр архивын актарырга буш вакыт барлыкка килә. Венер Мортаза улы сканер сатып ала. Мәктәп китапханәсе мөдире Резида Әхтәмова белән 1нче санлы Кырмыскалы урта мәктәбенә багышланган китап нәшер итәләр. Кырмыскалы районының ветераннары турында китап өчен материаллар туплыйлар.

Байтак еллар дәвамында Венер Юлдашевның “Сыйныфташлар” сайтында үзенең бите бар. Ул анда гомере буена туплаган фотографияләрне куя. Аның элекке укучылары бу фоторәсемнәрне күреп, “Ни өчен бу фото бездә юк соң ул?!” - дип аптырыйлар.

- Еш кына миңа элекке укучыларым килә, 2002 елда мәктәпне тәмамлаучылар май бәйрәмнәрендә мине табигать кочагына чакыралар. Ә йортта мин яраткан эш белән шөгыль­ләнәм – мал карыйм, умарта тотам, китаплар укыйм, фотога төшерәм. Киләчәк үземә профессиональ фотоаппарат сатып алырга хыялланам, - ди Венер Мортаза улы.

Әлфия ӘХМӘДУЛЛИНА.
Читайте нас: