Сәетхан Мәхмүт улы һәм Хәнифә Харрас кызы Атҗи-тәр авылында туып-үскәннәр. Балачаклары авыр сугыш елларына туры килә. Сәетхан 1941 елда 1нче сыйныфка укырга төшә, шул ук вакытта колхоз эшләренә дә йөри. Сугыш башланганда Хәнифәгә 5 яшь кенә булуга карамастан, ул елларда әниләре балаларына дип зур кәстрүлдә үлән салып аш пешергәнен ул яхшы хәтерли.
- Сугыш безнең өчен зур сынау булды, ләкин без исән калдык, - ди Уразбахтиннар.
Сәетханның әтисе фронтка китә һәм яу яланында һәлак була. Өч бала ятим кала. Хәнифәнең әтисе сугыштан аяксыз кайта, ләкин өйдә озак утырмый, колхозга эшкә чыга - тугыз баланы ашатырга кирәк бит.
Мәхәббәт һәм аңлашу булганда
1953 елда Сәетханны армиягә алалар - 3 ел Польша авиациясендә самолетларны хезмәтләндерә. Туган авылына кайту белән, “Правда” колхозына эшкә урнаша. 1957 елда аны склад мөдире итеп тәгаенлиләр. Булачак тормыш иптәше - Хәнифә белән дә шунда дуслашып китәләр һәм 1958 елда өйләнешәләр.
- Йола буенча, Хәнифәне урларга дип сүз куештык. Икенче көнне – 10 августта никах укыттык, ә 22 августта авыл Советында загска кердек, - дип хәтерли ул елларны Сәетхан Мәхмүт улы.
Тәүдә әти-әниләре белән бергә яшиләр, ә 1961 елда йорт салып чыгалар. Уразбахтиннарның барлык гомере урындагы колхоз белән бәйле. Сәетхан Мәхмүт улы склад мөдире, соңыннан бригадир булса, хатыны – сыер да сава, складта да эшли, чөгендер дә утый.
- Безнең тиргәшеп утырырга вакыт булмады, - ди Хәнифә апа. – Ирем көнозын эштә - иртән-иртүк китә дә, кич караңгыда гына кайта. Ал-ял булмады. Хуҗалыгыбыз зур булганлыктан, мәшәкатьләр дә җитәрлек. Ләкин ничек кенә булмасын, һәрвакыт бер-беребезгә ярдәм итеп, киңәшләшеп яшәдек.
Мәчет ишекләре һәрвакыт ачык
Пенсиягә чыкканнан соң да Сәетхан абый тагы 3 ел колхозда эшли әле. Ә хаклы ялга туктагач, гарәп телен өйрәнә, Коръән һәм намаз укый башлый. Барлык буш вакытын дингә багышлый. Әңгәмәдәшчем белдерүенчә, бу юлга басарга аңа Аллаһы Тәгалә ярдәм итә. Гаиләдә һәрвакыт дингә ышаналар. Сәетхан Уразбахтинның картәтисе дә хаҗга китеп, шунда үлеп калган.
– 2012 елда Атҗитәр мәхәлләсенә имам-хатыйп итеп тәгаенләделәр. Һәр көн мәчетнең ишекләре ачык. Җомга көнне намаз үткәрәбез. Иман йорты эшләсен, анда кешеләр, бигрәк тә яшьләр йөресен өчен барсын да эшләргә тырышабыз. Мәчетне тәртиптә тотарга халык кулыннан килгәнчә ярдәм күрсәтә, рәхмәт аларга, - ди Сәетхан Уразбахтин.
Имам-хатыйп эш көннәрендә мәчеттә булса, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә халык аны хөрмәтләп Коръән укырга, өй туйларга яки мәрхүмнәрнең елын укытырга чакыра. Ул еш кына тирә-як авылларга да йөри, якт
Уразбахтиннар үзләре салган күркәм йортта яши. Биредә уңган хуҗалар яшәгәне күренеп тора – бар җирдә чисталык, тәртип. Уразбахтиннарның өч баласы да Уфа шәһәрендә яши. Өлкән уллары Илдар юл хезмәтендә инженер булып эшли. Кызлары Гөлзәминә икътисадчы, кечеләре Радик та юл хезмәтендә. Биш оныклары һәм биш турыннары бар.
– Беркайчан да дөнья байлыгы артыннан кумадык, барына шөкер кылдык. Аллага шөкер, балаларыбыз да эшсөяр һәм тәртипле кешеләр булып үсеп буй җиткерделәр, матур итеп эшләп йөриләр, гаилә кордылар. Без моңа куанып бетә алмыйбыз, - ди Сәетхан абый.
- Гаилә тормышында иң мөһиме - бер-береңне аңлау һәм ихтирам итү. Шунда гына ул матур була. Менә безнең алтмыш ел да алтмыш көн көн кебек кенә үтеп китте, - ди Хәнифә апа.