- Исәнлегебез генә булсын инде, мал карап өйрәнелгән, алардан башка яшәүне күз алдына да китерә алмыйбыз. Инде олы яшьтә булсак та, тик утырырга яратмыйбыз, “Хәрәкәттә - бәрәкәт” диләр бит. Аллага шөкер, аның каравы, сөт, каймак, эремчек, катык барсы да үзебезнеке. Бакчабызда бәрәңге, кәбестә, кишер, суган, кабак дисеңме - барсы елның-елы ишелеп уңа. Ул үзебезгә дә җитә, балаларыма да күчтәнәч итеп тә җибәрәм, калганын Кырмыскалы базарына барып сатам. Алып килгән әйберләремне тиз арада алып бетәләр. Шуннан кергән акча гаиләнең көндәлек ихтыяҗын каплатуга җитеп кенә тора. Эшлим дисәң, авыл җирендә эш җитәрлек. Балаларыбызга рәхмәт инде, кайтып ярдәмләшеп торалар. Алар бәләкәйдән эшкә өйрәнеп, авыл хезмәтенең тәмен татып үстеләр. Бүгенге көндә барсы да гаиләле. Гомерем эш белән үтте, ләкин мин бер дә зарланмыйм, бүгенге тормышымнан канәгать мин, - ди хуҗабикә.
Фатыйма апа Биштәкә (хәзерге Шәйморатов) авылында Зәйдулла Фатыйх улы һәм Гарифә Вәлимөхәммәт кызы гаиләсендә 14нче бала булып дөньяга килә. Ләкин авыр еллар булганлыктан, апа-абыйларының барсы да үлеп торган. Сугыш башлану белән әтисен фронтка алалар. 1945 елда туган авылына ул суык тидереп кайта һәм озак тормый бакыйлыкка күчә. Әнисе исән калган ике кызын ач-ялангач итмәс өчен урагын да ура, печәнен дә чаба, башка эшләргә дә йөри. Кул тегермәнендә тартып, ботка пешереп ашатканы хәтеренә ныклы уелып калган. Әнисенә ярдәм булсын дип, 7нче сыйныфны тәмамлау белән Фатыйма апа фермада сыер сава башлый. Буыннары да ныгынып бетмәгән кызга иртә таңнан торып эшкә йөгерү ай-һай җиңел булмагандыр?! Ләкин ул бирешми. Яшен яшьнәп яңгыр ява, көзге салкын җил яки кышкы буран дип тормыйсың, эшкә барырга, малкайларны саварга, карарга кирәк. Ал да, ял да юк.
Беркөнне зоотехникка ияреп фермага килгән Фидаил абый белән алар шунда танышалар да инде. Төскә-башка чибәр һәм шаян кызны күрү белән Фидаил абый шунда ук гашыйк була. Бераз дуслашып йөрегәннән соң, 1962 елда Фатыйма апа Фидаил абыйның туган авылы Илтуганга килен булып төшә. Каенана-каената белән бер йортта яши башлыйлар. Фатыйма апа фермага эшкә чыга. Шулай, көннәре эш белән үтә. Иртәнге бишенче яртыда торып, сыерларның асларын чистартасы, савасы, яшь таналарны өйрәтәсе, улакларына печән салып, фураж бирәсе дә бар. Чыдасын гына савучының кулы.
Бераз вакыттан соң авылдагы иске генә йорт сатып алып, аны төзәткәләп, алар шунда яши башлый. Тормышларына ямь өстәп гаиләдә бер-бер артлы Фаил, Ләйлә, Раил, Фиданил, Фәһим исемле балалары туа.
- Элек бит әлеге кебек әйбер күп түгел иде. Балаларыма кибеттән бер кием дә сатып алмадым, гел үзем тектем, юрганын, матрацын да үзем сырдым. Камыр ризыкларын да пешерергә яраттым. Аннары балалар кул арасына керә башладылар. Фидаил абыең гомере буе малчылыкта эшләде. Шулай итеп, тормыш үрелеп барды инде. Әйе, үткән елларда шатлык-куанычлары җитәрлек булды, кайгы-хәсрәте дә күрелде. Тормышта үз көчебез, тырышлыгыбыз белән ирешергә өйрәнгәнбез. Киләчәктә дә исәнлек белән яшәргә язсын иде, - ди Фатыйма апа.
Венера Бакиева (Гафарова).