Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Синең кешеләрең, авыл
19 октябрь 2018, 11:52

Күпме еллар, күпме юллар үтелде…

Йосып Кормашев гомерен водитель һөнәренә багышлаган. Шул еллар эчендә күпме юллар үтелгән…

Йосып Урал улы 1958 елның 16 октябрендә Мөкәй авылында гади колхозчы гаиләсендә туган. Мәктәпне тәмамлау белән Стәрлетамак һөнәрчелек училищесында водитель-автослесарь белгечлеге алып чыга. 1977 елда армия сафларына алына һәм ракета гаскәрләрендә хезмәт итә. Хезмәтен тутырып кайту белән “Урал” колхозына ГАЗ-51 машинасына водитель булып эшкә урнаша һәм тракторлар һәм комбайннарны алмаш частьлар белән тәэмин итә. 1981 елда Колхозара төзелеш оешмасына эшкә урнаша.
- “ЗиЛ” һәм “КамАЗ” машиналарында районда барган йортлар, мәктәп, сыер һәм бозау абзарлары төзелешенә кирпеч, такта кебек төзелеш материаллары ташыдым. Яхшы эшләгәнем өчен предприя­тиедән торак бирделәр. 2001 елда “Водоканал” җәмгыятендә эшкә урнашып, 15 ел инде ассенизатор машинасын йөретәм, - ди әңгәмәдәшчем.
Эшенә зур җаваплылык белән караганы өчен коллективта аны хөрмәт итәләр. Ә тормышта Йосып Урал улы ачык йөзле һәм тыйнак кеше. Тормыш иптәше Зәбилә Мәгафур кызы белән 37 ел инде тату гомер кичерәләр. Сөлектәй ике ул үстерделәр - өлкәне Юлай юрист булып эшләсә, кечеләре Рөстәм әтисе юлыннан китеп, водитель һөнәрен сайлаган. Кормашевлар өч онык һәм бер оныкаларына куанып бетә алмыйлар. Зур һәм күркәм йортта яшиләр, ә ихаталарында ялт итеп “Лада Гранта” машинасы утыра. Кормашевлар үзебезнең илдә җитештерелгән машина турында күптән хыялланган.
Бу көннәрдә Йосып Кормашев үзенең 60 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. Ләкин бу яшьне аңа һич тә биреп булмый – ул мөлаем йөзле, яшь чырайлы һәм мәзәкләр кушып сөйләргә ярата. Без дә аны күркәм гомер бәйрәме белән аны чын күңелдән котлыйбыз ныклы сәламәтлек һәм бәхетле озын гомер телибез. Һәрвакытта да шулай шат күңелле һәм ачык йөзле булып калыгыз!
Фәнис Газизов, “Водоканал” җәм­гыяте директоры:
– Йосып Кормашев белән мин байтак еллар эшлим. Шул еллар эчендә ул үзен ышанычлы хезмәткәр буларак күрсәтте. Ял яки бәйрәм көне булсынмы, беркайчан да каршы килми, чакырганда шундук килеп җитә. Тәҗрибәсе зур, шуңа да һәр эшне белеп һәм зур җаваплылык белән башкара. Хөрмәткә лаек кеше. Йосып Урал улын туган көне белән котлап, исәнлек-саулык, гаилә бәхете телим. Оныкларының һәм туруннарының да туйларын күрергә язсын.
Әлфия ӘХМӘДУЛЛИНА.
(Реклама хокукында).
Читайте нас: