Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Синең кешеләрең, авыл
19 октябрь 2018, 12:35

Яши белсәң, бәхет үзе килә

Гомерләрен намуслы хезмәттә үткәргән, инсафлы балалар үстергән, бүген дә арабызда хөрмәт яулаган сокландыргыч кешеләр, үрнәкле гаиләләр авылларыбызның яме, коты һәм әхлакый тоткасы да.

Иске Муса авылында яшәүче Кунакаева Наилә Закир кызы – шундый хөрмәтле кешеләрнең берсе.
- Мин Алайгыр авылында Закир Мөхәммәткәрим улы һәм Әминә Муса кызы гаиләсендә дөньяга килгәнмен. Гаиләдә алты бала – 1 малай һәм 5 кыз үстек, - дип сүз башлады әңгәмә­дәшчем. - Әтиебез хисапчы булды. Сугыш башлану белән фронтка китеп, илебезнең иминлеге хакына көрәшеп, яу яланында ятып калды. Әнием иртә таңнан кичкә кадәр колхоз эшендә булды. Аның никадәр уңган, сабыр, кешелекле булуына еллар үткән саен хәйран калам. Көчле ихтыярлы, сабыр холыклы иде, йөзендә һәрчак елмаю булды. Күрше-күлән белән дә бик тату яшәдек. Безне дә бәлә­кәйдән тәртипкә, эшсөяр­леккә өйрәтеп үстерде. Җәй буена урман-кырлардан, яланнан үлән, җиләк-җимеш, шомырт, кызыл миләш, гөлҗимеш җыябыз. Аларны кип­тереп, кагын коеп, кышкылыкка әзерләп куябыз. Кычытканнан күмәч, балтырганнан аш пешереп, әнинең күрше-тирәне кунакка чакырып алганын әле дә хәтерлим әле. Без дә кечкенәдән әнигә ияреп урагын да урдык, печәнен дә чаптык, көлтә бәйләдек, җый­дык, өйдек.
1937 елда укырга төштем. 7нче сыйныфка кадәр Алайгыр мәк­тә­бендә укыдым. 10нчы сыйныфка Иске Бәбеч, Ташбаш авылының малайлары һәм кызлары белән укырга Яңа Бишаул мәктәбенә бардык. Җәяүләп тә, поездга утырып барган чаклар да булды. Ул вакытта яшьләр тәртипле иде, бер беребезгә ярдәмләшә идек. Безнең гаилә урта хәлле иде, шуңа да этләнеп үстек, мохтаҗлык кичердек дип әйтә алмыйм. Мәктәптән соң, Уфа шәһәрендәге педагогия училищесына укырга кердем. Ә апаларым Стәрлетамак педагогия институтын тәмамладылар. Кулыма диплом алу белән авылга кайтып, 3-4 ел үзебезнең мәк­тәптә балаларга белем бирдем.
Булачак тормыш иптәше – күршеләренә кунакка килгән Иске Муса авылы егете Гаяз Закуан улы Кунакаев белән алар Алайгырда танышалар. Егет кызны тәү күрүдә үк ошата. Ә 1950 елда яшьләр гөрләтеп туй үткә­рәләр. Наилә Закир кызы урындагы мәктәптә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшкә урнаша һәм 36 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый. Күпме балаларның иңнәренә канат куеп, һәрбер­сенә тормышта урын табарга булышлык итә ул. Ә Гаяз Закуан улы авыл Советы секретаре, авыл Советы рәисе булып эшли, ә хаклы ялга чыккач, профсоюз комитеты рәисе вазыйфаларын башкара. Мәхәббәт җимешләре булып бер-бер артлы ике кызлары һәм өч малайлары дөньяга килә. Бүгенге көндә Наилә Закир кызы балаларының уңышларына куанып бетә алмый. Кызы Гүзәл гомер буе Уфа дәваханәләренең берсендә табиб булып эшләсә, улы Газинур да табиб һөнәрен сайлаган - озак еллар Алайгыр участок дәваханәсендә авыруларны дәвалый, Галинур район үзәгендәге ветеринария участогы начальнигы булып эшли. Гөлсинә бухгалтер һөнәрен үз итте, бүгенге көндә башкалада яши. Гайсар Наумовка техникумын тәмамлап, агроном булып эшләп йөри. Барсының да гаиләләре бер дигән, балалар үстерделәр, инде онык-оныкалары уңышлары белән сөендерә.
Наилә Закир кызы белән Гаяз Закуан улы бер-берсенең кадерен белеп, татулыкта 42 елга якын гомер кичерәләр. Ләкин бүгенге көндә Наилә апаның тормыш иптәше мәрхүм инде.
Язмыш сынауларына биреш­мичә, бәхетле гаилә коруның сере нәрсәдә? - дип сорагач:
- Дөнья булгач, төрле хәлләр була. Сабыр һәм кешеләргә карата яхшы мөнәсәбәттә булырга кирәк, хатын-кыз сабырлыгы бе­лән төзелгән гаилә бернинди авырлыкларга да бирешми ул. Ничек ачуың килсә дә, кеше­ләргә авыр сүз әйтергә ярамый. Бәлки шуңадыр да, балаларым һәм киленнәрем минем өчен өзелеп торалар. Аллага шөкер, эшләгән коллективым да әйбәт булды. Әле дә хезмәт­тәшләрем белән аралашып яшим, - дип җавап бирде әңгәмә­дәшчем.
Бүгенге көндә Наилә Закир кызы улы Гайсар белән киле­ненең гаиләсе белән яши. Олы яшьтә булуына карамастан, тик утырырга яратмый, бакча үстерә, гәзит-журналлар укый. Әледән-әле балалары, онык-оныкалары һәм туганнары туган йортларына җыелып, авылның тәмле суын эчеп, саф һавасын сулап кунак булып китәләр.
- Гомер - аккан су кебек, күз ачып йомган арада үтә дә китә. Ләкин аны татулыкта, бердәм­лектә үтәргә кирәк. Балаларым һәм оныкларым барсы да итагатьле, күршеләремнән дә уң­дым, һәркайсы ярдәм кулы сузарга әзер тора, рәхмәт аларга, - ди ул.
Без дә, үз чиратыбызда, Наи­лә Закир кызына алдагы елларда да авырмыйча, көр күңел белән озын-озак еллар бәхетле гомер кичерүен телибез.
Венера Гафарова (Бакиева).
Фото гаилә архивыннан алынды.
Читайте нас: