Күп бала тәрбияләп үстерүче ата-аналарга ихтирам белән карыйбыз. Аларның тырышлыгы, түземле булулары соклану хисе уята. Кәчүән авылында яшәүче Сәйдә Касыймова – шундый аналарның берсе.
Иркен ихаталарында япма астында зур өстәл һәм диван тора. Якында гына балалар өчен таган һәм карусель урнашкан. Зур бакчаларында виноград агачлары елның-елы мул уңыш бирә.
Сәйдә 1977 елда Үзбәкстанда туган. 2 яшь чагында ук Куганак авылындагы нәнәсендә яши башлый. Карлыман авылындагы мәктәпне тәмамлый, соңыннан фермага сыер саварга эшкә чыга. 1996 елда Айдар Касыйм улы белән өйләнешеп, Кәчүән авылында яши башлыйлар. Ә декабрь аенда аларның тәүге уллары Илнур туа. Хәзер ул үсеп буй җиткергән, эретеп ябыштыручы булып эшли. 1999 елда улы Зинфир дөньяга килә, ул – 4нче сыйныф укучысы. Кызы Миләүшә - 2011 елда, ә иң кечесе Ралина 2015 елда туган.
- Балаларым үсеп килә инде. Илназ мәктәптә әйбәт укый, математика фәнен ярата. 2нче сыйныфта укыган Миләүшә тик утырырга яратмый, шуңа да аңа дәресләрен әзерләшергә туры килә. Бәләкәе яңа балалар бакчасына йөри башлады, - ди Сәйдә Дәүләтбәк кызы.
Касыймовлар сугым өчен үгезләр асрыйлар, умарта тоталар. Якын вакытта сыер сатып алырга уйлыйлар. “Зур гаиләгә сөт һәрвакыт кирәк”, - ди Сәйдә.
Хуҗалык эшләрендә өлкән уллары ярдәмләшә, әтиләренә ияреп балык кармакларга йөри алар. Быел, мәсәлән, бер метр озынлыгында чуртан балыгы тотканнар.
- Атна уртасында каенанам белән өйдә икәү генә калабыз: балаларның берсе - эштә, икенчесе - укуда, өченчесе балалар бакчасында. Ә барыбыз да бергә җыелганда өебез шау-гөр килеп тора. Бергә безгә күңелле, - ди Сәйдә.