Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Синең кешеләрең, авыл
30 ноябрь 2018, 14:32

Үз гомерендә күпне күргән, күпне кичергән

Николаевка авылында яшәүче Агафья Янтураевага 98 яшь. Үзенең гомере эчендә ул күпне күргән, күпне кичергән.

Балачак хатирәләре

Агафья Алексеевна сөйләвенчә, әнисенең ун баласы булган, ләкин аларның дүртесе генә исән калган - сабыйлар дизентерия яки чәчәк авыруыннан үлеп торган. Коллективлашу башланганда Агафьяга 10 яшь була. Ул вакытларны ветеран яхшы хәтерли.

– Әти-әни колхозга тиз генә кермәде. Ләкин безгә бер хатын килеп, аларны озак үгетләде. Ул кешеләрнең малларын тартып алачагын һәм маңгайларына мөһер сугачыклары турында сөйләде, - ди Агафья Алексеевна.

Кыз 15 яшендә эшкә чыга. Кайда кушалар, шунда тырышып хезмәт сала – чәчү, уңыш җыю эшләрендә катнаша.

Сугыш еллары

1941 елның гыйнварында Агафья Черниковкадагы завод төзелешенә эшче булып урнаша. Техника булмаганлыктан, алар кул көче белән кирпеч, измә ташыйлар, траншея казыйлар.

- Хәрби завод булганлыктан, безгә кайда эшләвебезне әйтергә кушмыйлар. Төп эш коралы – көрәк, кирка һәм лом иде, - ди әңгәмәдәшчем.

Черниковка төзелгәндә кешеләр баракларда яши, хәтта бүлмәләр бүленмәгән була. Агафья дүрт гаилә яшәгән бүлмәләрнең берсенә урнаша. Карават куярга урын булмаганлыктан, кыз биш ай буена идәндә йоклап йөри. Июнь аенда сугыш башлана. Ир-егетләрне фронтка алалар, хатыннары балалары белән туган авылларына кире кайта, бараклар бушап кала.

- Карта буенча көненә 600әр грамм икмәк бирәләр. Эшләмәүчеләргә һәм балаларга аннан да азрак. Ул да әлеге кебек тәмле түгел, пешмәгән, чи арыш икмәге була. Ярма һәм шикәрне бик азлап кына бирәләр. Авыр һәм ачлык заман иде шул, - дип сүзен дәвам итә әби.

Бәхете гомерле булмый

1948 елда Агафья Алексеевна Николай Янтураев белән таныша. Тумышы белән “Карлыман” совхозыннан булган егет озак вакыт Камчаткада яши, соңыннан кайтып Уфа шәһәренә эшкә урнаша. Яшьләр өйләнешә. Ә 1950 елда аларның уллары - Александр, 1951 елда кызлары - Надежда, 1955 елда Татьяна дөньяга килә. 1957 елда Николай поезд астына эләгеп фаҗигале һәлак була. Агафьяны абыйсы бәләкәй генә өч баласы белән Николаевка авылына алып кайта. “Колхозга эшкә чыгарсың, бакча үстерерсең, авылда кеше үлми ул”, - дип киңәш бирә.

Йорт сала, балалар үстерә

Абыйсының сүзен тыңлый ул: туган авылына кайтып төпләнә.

- Иң тәүдә Кырмыскалы базарына барып, савым сыеры сатып алдым. Өч еллап яшәгәннән соң, йортның түбәсе җимерелеп, түшәме сервантка кадәр җитә башлады. Ярдәмгә абыйны чакырдым, ә черек бүрәнәләргә хәтта кадак та кермәде. Шул вакытта сыерымны саттым, бурычка акча алып торып, өй сатып алдым. Анда без озак яшәдек, балаларымны да шунда өйләндердем, - дип дәвам итә Агафья Янтураева.

Үзе гомер буе совхозда эшли. Җәй көне – чөгендер утый, ә кыш көне кар көрәргә, ферма ремонтларга йөри. Хезмәт кенәгәсендә “сезонлы эшче” дип язылганга күрә, пенсиясе дә аз чыга.

Балалары күптән туган йорттан чыгып киткән. Ләкин Агафья Алексеевна бер минут та тик утырмый – бакча утый, бәрәңге утырта, хуҗалык тота. Шулай итеп, 91 яшенә кадәр ялгызы яши. Соңыннан кече кызы Татьяна гаиләсе белән кайтып, әнисенә яңа һәм иркен йорт салып бирәләр.

“Озын гомерле булуыңның сере нәрсәдә?” - дигән сорауга: “Ачлык-ялангачлык, авыр сугыш елларын, иремнең үлемен лаеклы үткәрә белгәнгә Ходай озын гомер биргәндер”, - дип җавап бирде Агафья Алексеевна.

Әлфия ӘХМӘДУЛЛИНА.
Читайте нас: