Үзән
-13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Синең кешеләрең, авыл
21 декабрь 2018, 13:01

Бер-берсен аңлап, бер-берсен санлап

Вәсилә апа һәм Марат абый Әминовлар - Варшавка авылының хөрмәткә лаек гаиләләренең берсе. Капкаларын ачып керү белән аңлатып булмаган ниндидер яктылык бөркелә. Эш-гамәлләре белән дә үрнәк алар. Инде олы яшьтә булуларына карамастан, гаиләдә бер-берсенә булган хөрмәт һәм ярату бүгенгәчә сакланган.

Икесе дә яшьли әтисез калып, әниләренең бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр колхозда тир түккәнен бәләкәйдән күреп-белеп үскән алар. Бала һәм үсмер чаклары, үткән гомерләре турында сөйләүләрен тыңлаган саен тыңлыйсы килә...
Марат Таһирҗан улы элек хәрби часть янында урнашкан Бакча исемле бәләкәй генә авылда өченче сабый булып дөньяга килә. Хәзер ул авыл юк инде. Биштәкә мәктәбенә йөреп, 5нче сыйныфны тәмамлый. Өстенә кияргә юньле киеме булмау сәбәпле, арытабан уку насыйп булмый аңа. Әтисе һәм абыйлары сугышка китеп, яу яланында ятып кала. Тамагын туйдырыр өчен колхозга эшкә чыга. Ат белән саламын да ташый, урман да кисә.
- 9 яшьлек чагымда сарык көтүен көтәргә куштылар. Аякка кияргә чабата да юк бит, ичмасам. Көне буена йөгереп йөреп табан аслары уелып, канап бетә иде. Өстәвенә, бүреләр тынгы бирми. Урманга качып торалар да, сарыклар бераз якынаю белән муеннарыннан эләктереп алып качалар. Ерак балачактагы хәлләр хәтердә ныклы уелып калган. Олылар сөйләвенчә, сугыш hәм аннан соңгы елларда бүреләрнең йорт хайваннарына hөҗүм итү очраклары еш булган. Ерткычлар авылда үзләрен хуҗаларча иркен тотып, сарык hәм кәҗәләрне рәхәтләнеп буып йөрегән. Алар авылга килгәндә этләр, өрүләреннән туктап, ояларына яки абзарларга кереп кача иде. Мәктәптә көзге-кышкы айларда дәресләр соң тәмам­ланып, тышта караңгы төшәргә өлгерә. Бервакыт юлга ялгызым чыгарга туры килде. Авылыбыздан мәктәп өч чакрымда, җәяүләп басу аркылы үтәргә кирәк. Урманга җитеп килгәндә кар каплап өлгергән юлда кемнеңдер торуын сизәм, үзем атлавымны дәвам итәм. Ләкин каршымда янып торган күзләрен ялтыратып бүре утыруын күреп калдым. Кинәт өстемә эссе су койдылармыни – бөтен тәнем яна башлады. Аннары, үз-үземне кулга алып, ерткычтан карашымны алмыйча, акрын гына көрткә бата-чума авылга табан атладым. Бәхеткә, ул миңа тимәде.
Кичләрен әни апа белән абыйны ияртеп тула басарга йөриләр иде. Бәләкәй булгач, мине өйдә калдыралар. Бүреләр авылга кадәр килеп, өй тәрә­зәсенә атланып карап торалар, ә мин алардан куркып елый идем. Әй, безнең күрмәгәннәр калмады инде, - ди Марат абый ул елларны искә тешереп.
Шулай җәфа чигеп, Марат абый үсеп буй җиткерә. 1957 елда армия хезмәтенә алына. Яңгыр дими, кар дими 3 ел буена Ленинград өлкәсендә ракета гас­кәрләре өчен объектлар төзиләр. Кигән киемнәре юешләнеп бетә, ә киптерергә урын юк. Иртән янә шуларны киеп эшкә чыгалар. Шунда үпкәсенә суык тидерә дә инде. Кайту белән колхозның янгын частенда эшли башлый. 1972 елда Кырмыскалы филиалында тракторчылар курсын тәмамлап, “Шәйморатов” колхозында сөт, малларга салам, печән ташый.
Тормыш иптәше Вәсилә Бәдгытдин кызының да тормыш юлы бик җиңелдән булмый. Әтисе сугышка китеп, башкача әйләнеп кайтмый. Әнисе ялгызы үстерә аны. Абыйсы сабый чакта ук үлгән. Кыз 4нче сыйныфка кадәр Варшавкада укый, 7нче сыйныфны Шәйморатов мәктә­бендә тәмамлый.
- Безнең балачак бик авыр елларга туры килде. Өскә кияргә кием, ашарга азык юк. Шуңа да чабата белән йөрергә оялып, Кырмыскалыга укырга бармадым. Җәен көннәр буе кычыткан җыя идек, нәрсәдер ашарга, тамак туйдырырга кирәк бит. Ә 1954 елда фермага эшкә чыктым: башмак та карадым, сарык көтүе дә көттем. Кыш буенча резина итек киеп ферма юлын аз тапамадык. Ул шакылдап туңып китә. Жом эченә басып, итекне җы­лы­та идек. Чөгендер дә утарга ту­ры килде, 33 ел буе кар эретеп мәктәптә идән дә юдым, - ди Вәсилә апа.
Фермада эшләп йөрегәндә яшьләр дуслашып китәләр. Өйләнешеп, алты балага – биш малай һәм бер кызга гомер бирә­ләр. Аллага шөкер, балаларының барсы да тәртипле һәм уңган. Бүгенге көндә алар гаиләле, гөрләтеп дөнья көтәләр, балалар үстерәләр.
- Гади колхозчы балалары без, ятим үстек. Бер яктан да яр­дәм итүче булмады. Ләкин тырышлыгыбыз аркасында кеше­дән ким яшәмәдек, барсын да үзебез булдырдык. Ике тапкыр өй салып кердек. Совхозда яшә­гән улыбызга 3 ел буе йөреп өй салыштык. Аның каравы, балаларыбыз да безнең өчен өзелеп торалар, кулларыннан килгәнчә ярдәм итәләр. Ә онык-оныкаларыбыз – безнең горурлыгыбыз, - ди Марат абый.
Әйе, Әминовларның көткән дөньясына карап күзләр куана. Зур һәм күркәм йортлары заманча җиһазландырылган, пластик тәрәзәләр куелган. Газ үткәрелгән, җылы су агып тора, кер юа торган автомат машина утыра. Гомер бу тырышып эш­ләп, балалар үстергән Вәсилә апа һәм Марат абый мондый тор­мышка лаек. Киләчәктә дә аларга исәнлектә-саулыкта яшәр­­гә язсын иде, дип телисе генә кала.
Венера Магиянова.
Автор фотосы.
Читайте нас: