Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Синең кешеләрең, авыл
25 декабрь 2018, 11:48

Тырыш хезмәт лаеклы бәһалана

Тәү карашка, кеше гомере тарих өчен бик кыска кебек. Ә инде яшәү чорында баштан кичкән хәл-вакыйгаларны, кылган эш-гамәлләрне үлчәүгә салсаң, еллар аларны ничек сыйдырды икән, дип гаҗәпләнеп тә куясың. Илтуган авылында яшәүче Ленин ордены кавалеры, районның почетлы гражданины Хәридә апа Бакиеваның тормышы моңа ачык мисал.

Бүген Хәридә апа үзенең тырыш хезмәте, кешеләргә карата изге мөнә­сәбәте белән авылда гына түгел, районда зур ихтирамга лаек, абруй яулаган кеше. Ул 1938 елның салкын декабрь аенда Авыргазы районының Куҗак авылында Әкълимә һәм Миннислам Әминевлар гаилә­сендә икенче бала булып дөньяга килә.
Аңа 2 яшь чагында каһәрле сугыш башлана, әтисен фронтка алалар. Ләкин шул китүдән ул башкача әйләнеп кайтмый, яу яланында ятып кала. Кыз 7нче сыйныфка кадәр авыл мәктәбендә укый. Теләге көчле булса да, арытабан укырга мөмкинлеге булмый. Заманы шундый, буыннары да ныгынмаган килеш ул авыр эшкә җигелә - фермага сыер савучы булып эшкә чыга. Зур тырышлык салып дәртләнеп эшли ул.
Бервакыт Илтуган авылында яшәүче апаларына кунакка барганда Германиядә 3 ел ярым хезмәт итеп кайтып, тракторчылар курсын тәмам­лаган Рәшит исемле егет белән танышып китә. Бераз дуслашып йөрегәннән соң, 1961 елда әти-әниләренең ризалыгын алып, яшьләр өйләнешә һәм яшәргә иренең туган авылында калалар. Тәүдә Хәридә апа чөгендер басуында эшли, фермада бозаулар карый, соңыннан сыер саварга бара. Билгеле булуынча, барлык эшләр кул көче белән башкарыла.
Тырышлыгы аркасында бик тиз алдынгылар рәтенә чыга. 40 ел таң әтәчләреннән дә иртә торып, кар-буран, җил-яңгыр дими, һәр көн эшкә ашыга. Терлекчеләрнең тырыш хезмәте аркасында ул эшләгән елларда Илтуган сөтчелек фермасы савым, маллардан артым алу буенча югары нәтиҗәләргә ирешә. Үз эшенең остасы Харидә Минислам кызы өч ел рәттән район буенча алдынгылыкны берсенә дә бирми. Районда тәүгеләрдән булып һәр сыердан 3000 литр сөт савуга ирешә ул. Намуслы хезмәте лаеклы бәһалана - исеме гәзит битләреннән төшми, фоторәсеме Мактау тактасын бизи. Намуслы һәм фидакарь хезмәте өчен бирелгән медальләре һәм Мактау грамотлары бихисап аның. “XI бишьеллык ударнигы”, Социалистик ярыш җиңүчесе”, В.И.Ленинның тууына 100 ел, “Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе”, “Коммунистик Хезмәт ударнигы”, СССР төзелүгә 100 ел” ме­дальләре белән бүләкләнә. Халык аңа зур ышаныч күрсәтеп, 1971 елда БАССР­ның Югары Советы депутаты итеп сайлый. Югары хезмәт күрсәткечләре өчен СССР Югары Советы Президиумы тарафыннан Х.М.Бакиева илебезнең югары наградасы – Ленин ордены белән бүләкләнә.
- Ачлы-туклы сугыш елларына туры килгән бала һәм үсмер чор, ирләр генә башкарасы авыр эшләр, күп еллар резина итеп киеп, ферма баткагын ярулар берсе дә онытылмый. Ничек кенә авыр булса да, үткән гомерем үкенерлек булмады. Заманы катлаулы булса да, ярышып-ярышып, күңелле итеп чәмләнеп эшләдек. Әлеге кебек мөмкинлекләр булмаса да, бердәмлек, бер-береңә ярдәм итү теләге көчле иде, - ди Хәридә апа, ул елларны искә төшереп.
Әңгәмә барышында Ха­ридә апа хезмәттәшләре белән бергә төшкән фоторәсем­нәрне карап хатирәләрен яңартты. Рәзимә Батталова, Гөлйөзем Фәхретдинова, Фатыйма Мөлекова, Рәсимә Шәймәрдәнова һәм Галия Йосыпова кебек ахирәтләрен рәхмәт сүзләре белән искә алды.
Хәзерге вакытта Харидә апа хаклы ялда, авыл тормышында актив катнаша, авыл халкы аны хөрмәт итә, авыл халкының көнүзәк проблемаларын хәл итүдә авыл Советы хакимиятенә ярдәм итә. Харидә апа бүгенге тормышына шатланып бетә алмый. Балаларының һәрберсе тормышта үз юлын тапты. Гөрләтеп дөнья көтәләр, балалар үстерәләр, инде оныклары куандыра. Кызганычка каршы, берничә ел элек 44 ел бер-берсен аңлап, иңне-иңгә куеп яшәгән тормыш иптәше Рәшит абый фани дөньядан китеп барды. Ләкин балалары аңа боегырга ирек бирми, әледән-әле кайтып, хәлен белешеп, ярдәмләшеп торалар.
Авылда яшьләргә үрнәк булырдай, фәһемле киңәшләр бирерлек хөрмәтле кешеләр булы куандыра. Бу абруйлы кешеләр шул җирдә көч түккән, хуҗалыкның үсешенә үз өлешен керткән, колхозны аякка бастырган, авылга яшәеш өстәп, дөньясын да көткән, лаеклы балалар да үстергән. Бакиева Хәридә Минислам кызының тормыш юлы һәм хезмәт эшчәнлеге барыбыз өчен дә үрнәк булып тора.
Венера Магиянова.
Читайте нас: