Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Синең кешеләрең, авыл
18 гыйнвар 2019, 14:33

Бер-береңә хөрмәт булганда

Гаиләдәге үзара мөнәсәбәт бер-береңә булган мәхәббәт, ышаныч һәм аңлашуга нигезләнә. Кырмыскалы авылында яшәүче Нина апа һәм Фәрит абый Вәлиевларның гаилә корып яшәүләренә байтак еллар үтеп китүгә карамастан, чәчләренә чал кунган, әмма күңелләрендә бер-берсенә мәхәббәт саклаган бу пар күпләрне сокландыра.

Фәрит Хаҗиәхмәт улы 1949 елда Кырмыскалы авылында күпбалалы гаиләдә бишенче сабый булып дөньяга килә.
- Үземне белгәннән бирле колхозда эшләдем. Бер көн дә тик торган булмады, - дип башлады ул сүзен. - Әнием Садыйка Мөфтәхетдин кызы чөгендер утады, төрле эшләргә йөреде, ә әтием сугыштан кайткач ат карады. Бу малкайларга булган сөю миңа да күчкән. 8нче сыйныфны тәмамлау белән колхозга эшкә чыктым: көтүен дә көттем, урманын да кистем, бераз төзелештә дә эшләп алдым. Ләкин атлар яратуым көчлерәк булып чыкты, гомер буе колхозда ат карадым. Үскәндә авырлыклар күрдем, дип әйтә алмыйм. Әтиебез сугышта алган яраларыннан иртә бакыйлыкка күчкәннән соң, әнием безне ач-ялангач итмәс өчен барлык тырышлыгын салды, бертуган Фәридә апа да безгә бик нык ярдәм итте. Рәхмәт аларга, - ди Фәрит абый.
Тормыш иптәше Нина Васильевна тумышы белән Ефремкино авылыннан. Әтисе, сугыштан кайтып бераз тору белән, 32 генә яшендә чирләп үлеп китә. Әнисе Ольга Никифоровна балалары башкалардан ким булмасын, ятимлек тоймасын, дип көнне-төнгә ялгап колхозда эшли.
- Сугыштан соңгы авыр вакытлар иде. Бәрәңге алмасы ашап үстек без. Әнинең: “Син тугач, 50шәр грамм манный ярмасы бирә башладылар”, - дип әйткәне исемдә калган. Әниемә бик күп авыр эшләр башкарырга туры килә. Бәлки, шуңа да ул бик иртә - 53 яшендә үк фани дөньядан китеп баргандыр, - ди Нина апа.
Кыз мәктәптә яхшы укый. Шуңа да кулына аттестат алу белән Кырмыскалы һөнәрчелек училищесына укырга кереп, бухгалтер һөнәре алып чыга. Тәүдә Салават исемендәге колхозда хисапчы, бухгалтер, соңыннан хаклы ялга чыкканчы Механикалаштырылган күчмә колоннада үз белгечлеге булып эшли. Һәр нәрсәне җиренә җиткереп башкарганы өчен коллективта аны яраталар, хөрмәт итәләр. Намуслы хезмәте дә лаеклы бәһалана - бихисап Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлар моңа ачык мисал.
Фәрит абый белән Нина апа колхозда эшләгән чакта танышалар. Җитез хәрәкәтле, төскә чибәр кызны Фәрит абый бер күрүдә үк ошата. Бераз дуслашып йөрегәннән соң, яшьләр өйләнешергә карар итәләр. Аларның теләген әниләре дә, туганнары да хуплый. Йомшак телле, бер эштән дә куркып тормаган, һәр нәрсәне ялт иттереп эшләп куйган киленне каенанасы да үз итә. 1967 елда тәүге сабыйлары Фәнзил дөньяга килә. Аңа 2 яшь дигәндә кызлары Гүзәл, соңыннан Рөстәм һәм Ринат уллары туа. Бүгенге көндә аларның барсы да тормышлы, үзләре балалар үстерәләр. Нәнәй белән картәтигә 11 онык-оныка, 1 турун бүләк иткәннәр.
- Фәридә апамның кызы Әнүзә капыл гына үлеп киткәч, аның 5 көнлек кенә сабые Азатны Фәнзил улым белән Винера киленем үзләренең ике малае янына тәрбиягә алдылар. Җил-яңгыр тидерми карап үстерделәр. Бүгенге көндә Азат акыллы булып үсеп буй җиткерде, Самарада хезмәт итә. Әле яңарак кына әти-әнисе аның янына барып кайттылар, - ди Фәрит Хаҗиәхмәт улы зур горурлык хисе белән.
Гомер буе күпләп мал асрап, балаларына кулларыннан килгәнчә ярдәм итә, һәрберсенә өй салышып биргән Вәли­евлар. Шунысы куанычлы, өч улы да туган авылда төпләнеп, шунда хезмәт итә. Фәрит абыйның әнисе түшәккә яткач та, Нина апа аны 3 ел буе тәрбияләп, кадерләп соңгы юлга озатканнар. Бу каенана белән киленнең, балаларының үзара яхшы мөнәсәбәте турында сөйли.
- Каенанам минем төп ярдәмчем булды. Ул мине бик яратты, “кызым” дип кенә торды. Урыны җәннәттә булсын, - ди Нина апа үзе дә.
- Эш, гаилә, балалар үстерү, оныклар сөю шатлык-куанычлары белән гомернең узганын да сизми калдык. Мал тоткач, аларны карарга, ашатырга, печән-саламын әзерләргә кирәк. Бәрәңге һәм яшелчәсен дә үстерәсең. Тату яшәдек, бердәм булдык, бер-беребезнең гаебен табарга вакыт булмады. Әле дә шулай - һәрвакыт бер-беребезнең сүзенә колак салып, киңәшләшеп, тату яшибез. Яшь чакта гомер ничек тә үтә, олыгайган көннәрдә бер-береңә тагын да ныграк кирәк булуыңны аңлыйсың икән. Балаларыбыз да “әти-әни” дип өзелеп тора. Күршеләребездән дә уңдык, һәркайсы ярдәм кулы сузарга әзер, - ди бәрәкәтле гомер юлын сокланырлык итеп узган бәхетле ветераннар.
Венера Магиянова.
Автор фотосы.
Иңне-иңгә куеп, тату гомер кичергән Нина апа белән Фәрит абыйның гаилә коруларына 50 ел тулуы белән барча балалары, онык-оныкалары ихлас күңелдән кайнар котлап изге теләкләрен җиткерәләр:
Кадерле әти-әни, хәстәрлекле нәнәй һәм картәти! Сезгә ныклы сәламәтлек телибез, алдагы көннәрдә дә пар канатыгыз каерылмасын, балалар, оныклар игелеген күреп озак еллар гомер кичерсәгез иде.
Изгелекләр кылып яшисез сез,
Алтын таулар өмет итмисез.
Башкаларга шатлык өләшәсез,
Балалар, диеп яшисез.
Сезгә насыйп булган бәхет-шатлык,
Якты көннәр мәңге бетмәсен.
Сәламәтлек – ярты бәхет диләр,
Шунысы бигрәк читләп үтмәсен.
Читайте нас: