Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Синең кешеләрең, авыл
18 гыйнвар 2019, 14:29

Сокланырлык гомер юлы

Мәрьям Мөхәммәдинур кызы Мостаевага бик күп сынаулар үтәргә, коллективлаштыру, Бөек Ватан сугышы кебек тарихи вакыйгаларның шаһиты булырга туры килә.

Ул 1929 елның 17 гыйнварында Янбай авылында күпбалалы гаиләдә дүртенче сабый булып дөньяга килә. Әнисе Мәгафурә Хәбибулла кызы һәм әтисе Мөхәммәдинур Мөхәммәткәбир улы барлыгы сигез балага гомер биргәннәр.
Урындагы мәктәптә дүртенче сыйныфны тәмамлаганнан соң авылдан җиде километр ераклыкта урнашкан Иске Муса мәктәбенә документларын илтеп тапшыра. Ләкин сугыш башлануы турында куркыныч хәбәр ишетә. Бу көн аның хәтерендә ныклы уелып кала: авыл яртылаш бушап кала, әйтерсең, дөнья туктаган. Дүрт абыйсын да фронтка алалар. 1943 елның көзендә әтисе дә гүр иясе була. Әнисенең кайгысын сүз белән генә аңлатып бетерерлек тә түгел.
- Авыр вакытлар иде. Беркайдан да ярдәм юк. Өстәвенә, барлык атларны фронтка озаттылар. Мәктәпкә кадәр юл ерак, анда җәяүләп барабыз, арып-ал­җып кайтып керәбез, - ди ­әң­гә­­мәдәшчем.
Ничек кенә авыр булмасын, Мәрьям Мөхәммәдинур кызы укуын дәвам итәргә карар иткән яшьтәшләре арасында бердәнбер укучы була. Ә урта мәктәпне ул 12 чакрым ераклыкта урнашкан Бозаяз мәктәбендә тәмамлый. Күпме юллар җәяүләп үтелә - санап беткесез. Зур тырышлык салып, мәктәпне тәмамлаганнан соң, Уфа шәһәренең педагогия училищесына укырга керә. Монда әнисе дә зур роль уйный, укырга ул киңәш итә.
1947 елда Мәрьям Мостаева туган авылына башлангыч сыйныфлар укытучысы буларак эшкә кайта. Ә ике елдан соң кыз бер партада утырып укыган сыйныфташы Зөфәр Камалетдин улын очрата. Баксаң, ул да укытучы булып эшли икән. Берничә атна очрашып йөрегәннән соң кыз белән егет өйләнешеп, тату гаилә коралар, дүрт бала тәрбияләп үстерәләр.
90 яшьлек юбилеен билгеләүче Мәрьям Мөхәммәдинур кызы берничә мәктәптә эшләгән, ләкин гомеренең күп өлешен Бозаяз урта мәктәбендә балаларга белем бирүгә багышлаган. Күпме авыл балаларын алар язарга һәм укырга өйрәткән, тормышта үз юлларын табарга ярдәм иткән. Агитатор һәм пропагандист буларак, Мостаевлар мәдәни-агарту эшләрен башкарган, үзешчән сәнгатьтә дә актив катнашкан.
Кызганычка каршы, байтак еллар бергә гомер кичергән тормыш иптәше Зөфәр Камалетдин улы күптән мәрхүм инде. Ләкин аның турында якты хати­рәләр саклана. Балалары өчен горурланып бетә алмый – алар лаеклы гомер кичерә, инде үзләре нәнәй-картәти булганнар.
Әниләренең күркәм юбилее уңа­еннан балалары, оныклары һәм туруннары бергә җыелып, иң изге теләкләре белән чиксез рәхмәт сүзләрен дә җитке­рәчәк. Изге күңелле, зирәк акыллы Мәрьям Мөхәм­мә­динур кызын авылдашлары да ихтирам итә.
90 яшьтә булуына карамастан, Мәрьям апа илдәге иҗтимагый-сәяси хәлләр белән кызыксына, хоккей карарга ярата, гәзит укый. Аның тормышы безнең барыбыз өчен дә үрнәк булып тора.
Милена Шәймәрдәнова.
Автор фотосы.
Читайте нас: