Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Синең кешеләрең, авыл
22 гыйнвар 2019, 17:15

Ачык йөзле, киң күңелле

Гомер буе кешеләргә – изгелек һәм илеңә игелек күрсәтәсең, тәрбияле балалар үстергәнсең икән, димәк, гомерең зая узмаган. Андый кешеләргә хөрмәт белән баш ияргә, сокланырга һәм алардан фәһем алырга гына кала.

Бикколова Нәзифә Хәтмулла кызы 1964 елның 23 гыйнварында күпбалалы гаиләдә дүртенче сабый булып дөньяга килә. Әти-әнисе канаты астында иркәләнеп, назланып, шул ук вакытта эш сөючән һәм кыю булып буй җиткергән кыз кечкенәдән сатучы булырга хыяллана. Теләгенә ирешә ул - Прибельский урта мәктәбен тәмамлау белән Кырмыскалы һөнәрчелек училищесында белем алып, сатучы һөнәрен үзләштерә. Яшь белгечне Үтәгән авылындагы кибеткә эшкә җибәрәләр.

Булачак тормыш иптәше Марат Раил улы белән танышуы да очраклы килеп чыга. Егет тә Стәрлетамак шәһәрендә күпбалалы гаиләдә туган. Аңа 2 яшь чагында әтисенең туган авылы – Үтәгәнгә күченеп кайталар. 8нче сыйныфка кадәр урындагы мәктәптә укыса, 10нчы сыйныфны Яңа Кыешкы урта мәктәбендә тәмамлый. Соңыннан Марат Күмертау шәһәрендәге училищеда укып, водитель таныклыгы алып чыга. Ерак Көнчыгышта ил алдындагы изге бурычын үтәп кайтканнан соң, Прибельский кулланучылар җәмгыятенә шофер булып эшкә урнаша. Зифа буйлы, төскә-башка чибәр Нәзифәне егет кибеттә очрата һәм тәү күрүдә үк гашыйк була. Кыз аның күз алдыннан, күңеленнән китми, дөресрәге, аның йөрәгенә кереп урнаша. Шулай итеп алар танышып китәләр. Ә бераз дуслашып йөрегәннән соң яшьләр өйләнешеп, гөрләтеп туй үткәрәләр. Гаиләгә ямь өстәп бер-бер артлы Марсель һәм Илмир исемле уллары туа. Аларны җил-давыл тидерми кадерләп үстерәләр, белем алырга ярдәм итеп, олы тормыш юлына чыгаралар.

Тумыштан килгән сәләт, тормыштан алынган тәҗрибә алар кебек тырышларга рухи үсеш бирә, хезмәт үрләренә илһамландыра. Алар да бар тырышлыкларын, осталыкларын, яшәү дәртен ярат­кан хезмәтләре белән бәйли, сайлаган һөнәрләренә тугры кала. Марат Раил улы гомер буе водитель булып эшләсә, Нәзифә Хәтмулла кызы сәүдә өлкәсеннән аерылмады, бүгенге көндә ул тормышын ярат­кан эшеннән башка күз алдына китерми. Яшәүнең тәмен хезмәттә, якыннары янәшәсендә тою да аңа алга таба ныклы адымнар белән атларга көч өстидер. Кайда гына, нинди генә эшләр башкармасын, тырыш һәм гадел булуы белән һәрвакыт хезмәттәшләре һәм авылдашлары арасында зур абруй казанды. Тырыш булганы өчен аны кибет мөдире итеп тәгаенлиләр дә инде. Соңрак ул шәхси эшкуар булып китә, үзләренең кибетен ача. Хезмәте дә лаеклы бәһалана. РФ һәм БР сәүдә өлкәсеннән бик күп Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, “Намуслы хезмәте өчен” билгесе белән бүләкләнә. Хезмәт ветераны исеменә лаек була.

Бу гаиләнең матур тормышы үзара күркәм мөнәсәбәтләре, уңганлыклары барсы өчен дә үрнәк булып тора. Аллага шөкер, балалары да аларның ышанычын аклый – икесе дә уңышлы эшләп йөриләр, гаилә корып, балалар үстерәләр, мул тормышта яшиләр. Марсель гаиләсе белән Прибельский авылында гомер итә. Бер кыз һәм бер малай үстерәләр. Илмир Уфаны үз итте, ике кызга гомер бирделәр. Читтә яшәсәләр дә, әти-әниләре янына әледән-әле кайтып ярдәмләшеп торалар.

Нәзифә Хәтмулла кызы тынгысыз һәм уңган кеше. Барсына да күңел җылысын өләшеп, балаларының һәр уңышына шатланып, бәхетенә куанып, чын йөрәктән борчылып яши. Аның олы йөрәге һәркемнең сөенеч-көенечләрен сыйдырырга, кирәк вакытта тәүгеләрдән булып ярдәм кулы сузарга сәләтле, шуңа да барсы да аны якын күрә, кадер-хөрмәт күрсәтә. Гомумән, аның күркәм мисалы – якыннарының тормыш юлында сүнмәс маяк булып тора.

Венера Магиянова.


Шул көннәрдә Нәзифә Хәтмулла кызы үзенең күркәм гомер бәйрәмен – 55 яшьлек юбилеен билгели. Бу уңайдан тормыш иптәше, балалары, киленнәре һәм онык-оныкалары аны бу матур бәйрәме белән ихлас күңелдән кайнар котлап, иң изге теләкләрен җиткерәләр:

Кадерлебез безнең! Барсы өчен дә сиңа зур рәхмәт, киләчәктә дә тормы­шы­бызның яме, тәме, туган нигезе­безнең коты булып, исәнлектә-саулыкта, күңел тынычлыгы белән озын-озак еллар гомер кичерергә язсын. Туар таң­нарың тыныч, килер көннәрең якты, шатлыкларга тулы һәм имин булсын.

Даладай күңелең, кояштай йөрәгең,

Күпме изгелек, җылылык бөркелә.

Барсына ярдәмләшеп, көч биреп яшәүче

Изге җан син бер генә.

Безгә канат, терәк булып,

Талмый атла гомер үренә.

Йортыбызны җылытучы учак,

Нур сибүче кояш син генә.

Бәхет чишмәләрең тулып аксын,

Имин булсын туар таңнарың.

Яныңда булсын пар канатың,

Балаларың – тормыш гөлләрең

Очрасын юлларыңда

Яхшы кешеләр генә.

Авыр чакта таянырлык,

Үзең ишеләр генә.
Читайте нас: