Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Синең кешеләрең, авыл
25 гыйнвар 2019, 11:56

Җырлы-моңлы Акбашевлар

Тормышта ачык күңелле, йөзләреннән ихласлык бөркелгән кешеләр була. Аларның ягымлы карашларыннан йөрәкләр җылынып, тынычланып, тирә-як яктырып киткәндәй тоела. Шундый кешеләрнең берсе – Талига Акбашева белән мин Атҗитәр авыл мәдәният йортында таныштым.

Талига Тәлгать кызы 1963 елда Иске Кыешкы авылында күпбалалы гаиләдә алты малай арасында бер дәнбер кыз булып дөньяга килә. Әтисе гомер буе механизатор булып эшләгән, әнисе басуда чөгендер утаган. 8нче сыйныфка кадәр кыз туган авылында укып, урта белемне Уфа районының Ат заводы мәктә бендә ала. Атҗитәр авылына ахи рәтенә кунакка баргач, ул Ринат Фирхәт улы белән таныша. Бераз дуслашып йөрегәннән соң яшьләр өйләнешә һәм иренең туган авылында яши башлый. Шул вакыттан 33 ел гомер үтеп киткән. Ләкин бер-берсенә булган хистойгылары сүрелми, киресенчә, тагы да ныгый бара. Марат һәм Эльвир исемле улларының икесе дә Башкорт дәүләт аграр универси тетның җир төзелеше факультетын тәмамлаган. Бүгенге көндә белгечлекләре буенча эшлиләр, гаилә корып, тату гомер итәләр, икесе дә икешәр бала үстерәләр.

- Балаларым һәм киленнәрем белән чиксез горурланам. Һәр эштә яр дәм итеп торалар. Оныкларым өчен дә куанып бетә алмыйм - мәктәптә тик “5” билгеләренә генә укыйлар. Яңарак

минем юбилей алдыннан оныгым Әмирхан туды. Шатлыгымның чиге булмады, - ди әңгәмәдәшчем.

Талига Акбашева эшеннән дә канәгать. 17 ел инде ул авыл мәдәният йортында мәдәни чаралар оештыручы булып эшли, читтән торып Стәрлетамак мәдәният техникумын тәмамлаган.

- Бездә бер-берсенә ярдәм итәргә әзер торган дус һәм тату коллектив тупланган, - ди ул.

Шулай ук Талига Тәлгать кызы вокал һәм фольклор түгәрәкләре алып бара. Моңлы тавыш аңа әнисеннән күчкән. Үзе җитәкчелек иткән “Рәйхан” ансамблендә җырлый. Бу төркем 10 елда артык эшли, төрле авыллар буйлап концертлар куялар, тамашачыларның кәефләрен күтәрәләр.

Тормыш иптәше барлык эшләрендә аңа ярдәм итә: үз машинасында гастрольләргә йөретә, чараларны оештыруда ярдәм итә һәм үзе дә аларда зур теләк белән катнаша.

- Тормыш иптәшем дә матур итеп җырлый, бездә ярты ставкага аккомпаниатор булып эшли. Ләкин аның яратып башкарган төп эше дә бар. Зоотехник һөнәрен үз ләш тереп, ул барлык гомерен шуңа багышлады. Әле ул МТСта белгечлеге буенча хезмәт сала.

Буш вакытларында Талига Тәлгать кызы бәйләм бәйли. Балалары һәм онык лары да, кибетнекенә караганда, аның оек-бияләй ләрен өстен күрә. Шулай ук мал-туар, кош-корт асрыйлар,

зур бакча үстерәләр, балалары да ярдәмләшеп тора.

Милена Шәймәрдәнова.
Читайте нас: