Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Синең кешеләрең, авыл
8 февраль 2019, 11:55

Яраткан эшең булса

Һәр кешенең күңел салып, яратып башкарган бер шөгыле була. Күп очракта дөнья мәшәкате, эш, балалар, оныклар тәрбияләү аркасында кул җитми торса, хаклы ялга чыккач, яшь чакта тормышка ашыра алмаган эшкә тотыну форсаты чыга: берәүләр гөрләтеп бакча үстерә, икенчеләр чигү чигә, бәйләм бәйли.

Һәр кешенең күңел салып, яратып башкарган бер шөгыле була. Күп очракта дөнья мәшәкате, эш, балалар, оныклар тәрбияләү аркасында кул җитми торса, хаклы ялга чыккач, яшь чакта тормышка ашыра алмаган эшкә тотыну форсаты чыга: берәүләр гөрләтеп бакча үстерә, икенчеләр чигү чигә, бәйләм бәйли.
Кырмыскалы авылында яшәүче Сәвия Яхина да шул шөгыльләрне үз иткән. Бала һәм үсмер чагы авыр сугыш елларына туры килгән­лектән, өлкәннәр белән беррәттән бик күп эшләр башкара ул. Дөнья мәшә­кать­ләреннән бераз арыну белән кул эш­ләренә тотынган, чөнки гаиләне карарга, балаларны үстерергә, киен­де­­рергә кирәк.
Инде олы яшьтә булуына карамастан, бүген дә ул гөрләтеп дөнья көтә. Бакчасында бәрәңге, кишер, кә­бестә, җиләк-җимеш үстерә. Орлыкларын да, рассадаларын да үзе әзерли.
- Үзеңнекенә җитәме соң – үзеңнеке тәмле дә, файдалы да. Кибеттә сатып ал­ганның тәме дә юк, өстә­ве­нә, төрле химикатлар кушып үстерәләр, - ди Сәвия апа.
Кышкылыкка кыяр, помидор маринадлап, кәбестә тозлап, төрле җимешләрдән кайнатма, компот әзерләп куярга да иренми ул, гәзит һәм журнал укырга да вакыт таба. Утыргыч өсләренә япмаларны да үзе теккән, йон эрләп бияләй, оеклар, мамык шәлләр дә бәйләгән. Ә бәлеш, пирог кебек камыр ашлары телең­не йотарлык килеп чыга.
– Хәзер күзләрем начар күрә, шуңа кул эшләре белән бик утырганым юк. Элек бәйләмне кулымнан төшер­гәнем булмады. Яраткан эшең булса, ялгызлык тойгысы басыла, күңел тыныч­лана, кәеф тә күтәрелә.
Ә менә рассадалар өчен җирне көз көне, көннәр җылы чакта ук әзерләп куям мин. Анда суалчан, кырмыска кебек бөҗәкләрне кертмәскә тырышам, үлән тамырларын да алып ташлыйм. Туфрак өстенә ярты чиләк черемә салам, ком өстим. Анысын инде туфракның үзлелегенә карап, 1 литрдан ярты чи­ләккә кадәр салырга була. Ярты литрлы банка белән көл кушам. Туфрак әче икән, берәр стакан известь та кушарга кирәк. Менә шулар­ның барысын да яхшылап бутыйм, бер уңайдан, күрми калган тамырларны, бөҗәк-суалчаннарны алып ташлыйм. Аннары әзер катнашманы алдан ук чистартып куйган тартмаларга салам. 1 - 2 атна алдан өйгә кертеп, орлыкларны чәчәсе генә кала, - ди Сәвия апа.
Венера Магиянова.
Читайте нас: