Марат Сәйфуллин балачактан техникага тартыла. Мал азыгын ваклагыч, компрессор, бетон бутагыч, утын яру җайланмалары, блок җитештерү станогы һәм башка корылмаларны ул кул астында булган трактор һәм автомобиль детальләреннән ясаган. Ә иң кызыклысы - карда һәм сазлыкта йөрү машинасы, кече улы аны “Мустанг” дип атаган.
Марат 1971 елда Венера һәм Расих Сәйфуллиннар гаиләсендә туган. Әнисе Венера Әхмәт кызы гомерен мәгариф өлкәсенә багышлаган – башлангыч сыйныфлар укытучысы, ә әтисе Расих Габдулла улы киномеханик булып эшләгән.
- Бу сәләтем миңа әтиемнән күчкәндер. Дүрт сыйныф кына белеме булуга карамастан, аның белмәгән һәм эшләмәгән эше юк иде. Төрле техниканы тиз генә төзәтеп куя, 1-2 сәгать эчендә эшләмәгән телевизор “җанланып” китә иде. Ватык мотоциклларын да төзәтергә алып килүчеләр булды. Әти төне буе гаражда чокына, ә иртән хуҗасы мотоциклына утырып кайтып китә. Аның эшләгәнен күзәтергә ярата идем, шулай мин дә өйрәнеп киттем, - ди Марат Расих улы.
Бервакыт әтисе эшеннән фильм күрсәтү өчен электр белән тәэмин итү сыйфатында файдаланылган ватык генератор алып кайткан. Сигез яшьлек Марат аны төзәтеп карарга була. Ә ул кабынып киткәч, малай шатлыгыннан аның тирәли йөгерә башлый. Мәктәпне тәмамлагач, егет аны үзаллы җыйган мотоблок өчен файдалана. Марат Расих улы сөйләвенчә, тәүдә булачак конструкцияне җентекләп башында “җыя”, соңыннан кайбер урыннарына төзәтмәләр кертеп ясап та куя.
- Теләгәнем тормышка ашса, мин аңлата алмаслык шатлык кичерәм, - ди әңгәмәдәшчем. – Затлы тун алырга телисең, ләкин акчаң җитми тора. Әнә шуны сатып алгач нинди хисләр кичерәсең, монда да шулай. Карда һәм сазлыкта йөри торган машина ясау теләгем күптән бар иде. Аны эшләп беткәч, минем ничек куанганымны белсәгез икән?!
Ул техниканы мин иске “шестерка” һәм тракторның алмаш частьларыннан җыйдым. Кар һәм сазлыкта гына түгел, суда да “йөзә” белә ул. Тоташ калын тимердән эшләнгәч, анда су керми. “Мустанг” чылбыр ярдәмендә хәрәкәт итә, ә суда тизрәк йөресен өчен Марат Расих улы арттан аңа винт борып куйган. Машина бензин белән эшли. Аның ике күчергечләр тартмасы һәм өстәмә суыткычы бар. Әңгәмәдәшче әйтүенчә, бу җайланманы эшләгәндә иң авыры чылбырларны җыю булган, аның өчен ике айдан күбрәк вакыт үтеп киткән. Киләчәктә кабинасын да ясарга ниятли.
- Асылда, аны ике-өч ай эчендә дә ясарга булыр иде. Ләкин 2017 ел минем өчен үтә дә авыр булды. Җәй көне авыр чирдән хатыным үлеп китте. Аны ничек кенә дәваламадылар, файдасы тимәде, коткарып кына кала алмадык. Йортта хатын-кыз булмагач, аның нуры бетә. Өстәвенә, алты улыбыз миңа карап тора. Нәрсә эшләргә? Ничек кенә авыр булмасын, төшенкелеккә бирелергә ярамый. Шул ук елның декабрь аенда абзарыбыз янды. Эче тулы салам иде. Төнге сәгать өчтә күршем шалтыратты: “Янасыз бит” – ди. Чыксам, абзарны ут ялмап алган иде инде. Мин тизрәк мал-туарны чыгарырга тотындым. Ул вакытта 20 баш иде. Янгын бик көчле булды. Стеналары гына торып калды. Авыл Советына рәхмәт, вакытында килеп җиттеләр. Алар сүндерешмәсә, ут күрше каралтыларга да күчәр иде. Авылдашларыбызга да рәхмәт, акчалата ярдәм иттеләр. Абзарны бер ай эчендә тергезеп куйдык, - дип хәтерли әңгәмәдәшчем.
Тормыш иптәше мәрхүмә Фәридә Нурислам кызы белән 15 ел бәхетле гомер кичергәннәр. Сөлектәй алты ул үстергәннәр. Өлкәне Марсельга - 25 яшь. Ул өйләнгән, уллары бар. 22 яшьлек Азат Кооператив институтында, 20 яшьлек Денис Урман техникумында белем ала. 19 яшьлек Тимур балачактан церебраль паралич белән авырый, шуңа ул Уфа шәһәрендәге махсус мәктәптә укый. 14 яшьлек Мират мәктәп укучысы, спорт белән шөгыльләнә. 11 яшьлек Айбулат әтисе кебек эретеп ябыштырырга ярата, конструкцияләр һәм техника белән мавыга. Малайлары барлык эшләрдә дә әтиләренә ярдәм итәләр.
Узган елның көзендә Марат Расих улы Гөлназ Гафран кызына өйләнгән. Аның да ике улы бар. Гаиләнең яңа әгъзаларын алар шатланып кабул иткән. Хәзер гаиләдә тугыз ир-егет. Гөлназ Гафран кызы Росгосстрахта страховка агенты булып эшли. Аның өлкән улы Русланга 22 яшь. Ул Башкорт дәүләт аграр университетын кызыл дипломга тәмамлаган, бүгенге көндә магистратурада белемен дәвам итә. 17 яшьлек Тимур технологик техникумда укый.
Марат Расих улы барсын да үз куллары белән эшләргә тырыша. Ике катлы йорты һәм абзарындагы һәр блокны үзенең станогы ярдәмендә ясаган. Җитештерүчәнле бетон бутагыч җайланма аңа 15 ел инде хезмәт итә. Аның ярдәмендә ул авылдагы күп кенә йорт нигезләрен салып биргән. Бу кешенең сәләте һәм оптимизмы сокланырлык. “Тагы нәрсәләр эшли беләсез?” – дигән сорауга ул елмаеп: “Нәрсә эшли белмисез?” – дип сорагыз дип җавап бирде. Чынлап та, водительгә укып чыккан Марат Расих улының кулыннан килмәгән эше юк.
Шулай да төп килеме - мал үрчетүдән. Элегрәк ул фермерлык белән шөгыльләнгән, ләкин аны вакытлыча туктатып торырга туры килгән. Әлеге вакытта ул ит һәм сөт сата.
Өстәвенә, ул авылның старостасы да. Әлеге вакытта зиратны коймалау белән мәшгуль. Аның сүзләре буенча, авылдагы халык актив, һәрвакыт ярдәм итеп торалар, шуның өчен дә староста булу аңа авыр түгел.
- Тырышлык һәм теләк булганда, барсын да өлгерергә мөмкин. Иң мөһиме, кеше максат куеп, шуңа омтылырга гына тиеш, - ди ул.