Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Синең кешеләрең, авыл
15 февраль 2019, 11:54

Тормыш сөючән Әнисә

Әнисә Мәгасум кызы Әхмәева 1928 елның 15 мартында Варшавка авылында туган, ә бүгенге көндә Кырмыскалы авылында яши. Шул гомере эчендә аңа шатлыгын да, кайгысын да кичерергә туры килә. Ләкин ничек кенә булмасын, ул киләчәккә ышаныч белән караган, тормыш сөючән кеше булып кала белә.

Әнисә Мәгасум кызы Әхмәева 1928 елның 15 мартында Варшавка авылында туган, ә бүгенге көндә Кырмыскалы авылында яши. Шул гомере эчендә аңа шатлыгын да, кайгысын да кичерергә туры килә. Ләкин ничек кенә булмасын, ул киләчәккә ышаныч белән караган, тормыш сөючән кеше булып кала белә.

Онытылмас яшьлек еллары

Ул елларда Варшавка балалары Кырмыскалыга йөреп укыган. Әнисә дә биредә 8нче сыйныфны тәмамлый, соңыннан Авыл хуҗа­лыгы мәктәбенә укырга керә. Кулына диплом алгач, колхоз ида­рәлегенә хисапчы булып эшкә килә. Аннары Уфа шәһәрендәге бухгалтерлар курсында белемен камил­ләштереп, Кырмыскалы сөт заводына эшкә урнаша. Склад мөдире булып эшләүче Яңа Бишаул егете Гайса Гобәйдуллин белән дә кыз шунда таныша. Гайса 1943 елда фронтка китеп, 1950 елда гына әйләнеп кайта. 1953 елда яшьләр өйләнешергә карар итә. Ә 1954 елда аларның кызлары Зилә, 1959 елда уллары Илгиз туа. Соңрак район үзәгендә йорт салып керәләр.

Язмыш сынавына бирешми

Гаилә бәхете озакка бармый. 1979 елда Гайса якты дөньядан китеп бара. Әнисә балалары белән ялгызы торып кала. Ләкин хаклы ялга чыкканчы сөт заводында эшләвен дәвам итә. Балалары үсеп буй җиткерә. Өлкәне Зилә чит телләр институтына укырга керә. Аны тәмамлаган яшь укытучыны юллама буенча Калтасы районына эшкә җибәрәләр. Кияүгә чыгып, Бүздәк районында яши. Ләкин аның да тормыш иптә­ше бакыйлыкка күчә. Шул вакытта Зилә Гайса кызы әнисе янына Кырмыскалыга кайта. Байтак еллар район үзәгенең 1нче санлы мәктәбендә, соңыннан 3нче санлы мәктәпнең директор урынбасары вазыйфасын башкара. Кызганычка каршы, авыр чир аны да 2010 елда фани дөньядан алып китә. Әнисә Мәгасум кызына шундый авыр сынаулар аша үтәргә туры килә.

Һәр көнгә сөенеп

Узган елда безнең героебыз үзенең 90 яшьлек юбилеен бил­геләде. Бүгенге көндә дә ул көр күңелле булып кала: ашарга пешерә, өен җыештыра. Улы да, бухгалтер булып эшләүче оныгы Руслан да ярдәм итеп торалар.

Ачык йөзле, изге күңелле һәм ярдәмчел Әнисә Мәгасум кызы барыбыз өчен дә үрнәк булып тора. Ул беркайчан да тормыш авырлыклары алдында башын ими, һәрвакыт киләчәккә ышаныч белән яши.

Әлфия ЙОМАКАЕВА.

Автор фотосы.
Читайте нас: