89 яшьлек Фирдәүсә Якупованың балачагын һәм яшьлеген сугыш урлый, барлык гомере колхоз эшендә һәм төзелештә үтә. Ләкин тормыш сынаулары аны сындырмый, киресенчә, чыныктыра, көчлерәк итә.
Фирдәүсә Татарстанның Югары Казаклар авылында туган. Сугыш башланганда кызга нибары 11 яшь була. Барлык ир-егетләр сугышка китеп бетә, авылда хатын-кызлар һәм бала-чагалар гына торып кала. Фирдәүсә апа хәтерләвенчә, 1941 елда иген уңа, аны колхозчыларга да бүлеп бирәләр. Авыр сугыш елларында алар шуны тотына. Ул елны кыш бик суык килә. Берничә гаилә берләшеп, бер йортта яшиләр. Фирдәүсә дә әнисе һәм әбисе белән кышкылыкка туганнарына күченеп килә.
Барлык халык, шул исәптән балалар да колхоз басуында эшли: чәчә, утый, бәрәңге үстерә. 1943 елда Фирдәүсә авылларга һәм район үзәгенә барып телефонограммалар һәм почта тарата башлый.
– Бездән 20 километр ераклыкта урнашкан район үзәгенә орлык артыннан барабыз. Кар эреп бетмәгән әле, ә аякта чабата. Кайтканда иңебезгә 30 килограммлы иген капчыкларын күтәреп кайтабыз. Елга ташып, авылга кадәр җитә. Тубыктан су ярып, бозлы су аша чыгабыз, чабаталар юешләнеп бетә, аяк өши, – дип хәтерли Фирдәүсә Миңлегали кызы.
- Авыр еллар иде. Кыш көне басуга тирес һәм ашлама чыгарабыз. Барсы да кул көче белән башкарылды. Басу калкулыкта урнашканлыктан, йөк төялгән чаналарны һәм кәрзиннәрне чак өстерәп мендерә идек. Ләкин берсе дә зарланмады. Йөкне бушаткач, аска таба шаярышып, уен-көлке белән шуып төшәбез, - ди ул.
Тиздән сугыш тәмамланыр, яшәве җиңеләер, дип өмет итә халык. Ләкин тормыш җиңеләйми. Ир-егетләрнең күбесенә туган якларына кайту насыйп булмый. Сугыштан соң Фирдәүсә тракторда сабан сөрә, бераз вакыт фермада эшләп ала, урман кисә. Ничек тә тамакны туйдыру өчен авылдашларына ияреп, Казанга әйбер сатарга йөри. Поездда урын булмый, шуңа да алар вагон башында баралар. Саткан акчага азык-төлек алып кайталар.
1953 елда Фирдәүсә Башкортстан егете Катиф белән танышып, бераз вакыттан соң өйләнешәләр. Шәһәрдә яшәү җиңелрәк булыр, дип авылдан чыгып китәләр һәм Пермь өлкәсенә барып урнашалар. Анда Фирдәүсә һәм Катифнең өч кызы: 1955 елда - Роза, 1957 елда – Розалия һәм 1958 елда Фирүзә туа.
6 сыйныф кына белеме булган Фирдәүсә Миңлегали кызына гомере буе авыр эшләр башкарырга туры килә. Байтак еллар төзелештә катнаша – җир казый, соңыннан штукатур-маляр булып эшли.
– Барлык тырышлыгыбызны салып эшләдек, аена өчләтә план үтәгән чаклар да булды, - ди әңгәмәдәшчем.
Фирдәүсә Якупованың гомум стажы 40 елдан артып китә. Намуслы хезмәте дә лаеклы бәһалана – бик күп Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә, “Тыл эшчәне” исеменә лаек була.
Илдә үзгәртеп корулар башлангач, уртанчы кызы Украинадан, кече кызы Кыргызстаннан гаиләләре белән Кырмыскалыга күченеп кайталар. Тәүдә әниләре аларга кунакка гына килеп йөресә, соңыннан үзе дә балаларына якын булсын дип, район үзәгенең Ленин урамында иске генә йорт сатып ала. Аны үзе теләгәнчә үзгәртә, су, канализация үткәрә, түбәсен яптыра, коймаларын алмаштыра. Биш оныгы һәм сигез туруны нәнәләрендә көтеп алган кунак. Әледән-әле бергә җыелышып бәйрәмнәр үткәрәләр.
Олы яшьтә булуына карамастан, Фирдәүсә апа бакча үстерә, үткән елда хәтта теплица да сатып алган. Күршеләре белән алмашып, бәрәңгенең төрле сортларын утырта. Кура җиләге һәм бакча җиләгенең дә төрле сортлары бар, алар көзгә кадәр уңыш бирә.
– Хәзер гәзит укый, бәйләм бәйли алмыйм, күзләрем начар күрә. Ә бакчада эшләргә көчем бар әле. Балаларым да, оныкларым да ярдәм итеп тора, - ди озын гомерле әбиебез.
Аның тагы бер яраткан шөгыле бар – табын әзерләп ахирәтләре Зилә Саттарова һәм Зәйнәп Хәкимова белән дөнья хәлләре турында сөйләшеп, тәмләп чәй эчәргә яраталар. Аларның барсы да авыр тормыш юлы үткән, ләкин әле булса көч-дәртләре ташып тора, һәр көннең кадерен белеп яши алар.