Сугыш чорында туган кешеләрнең язмышы ачлык-ялангачлык елларда туган яшьтәшләренекенә охшаш. Кырмыскалы авылында яшәүче Зәйнәп Гыйззәтуллинага да авыр сынаулар аша үтәргә туры килгән.
Бөртекләп җыелган тәҗрибә
Олы яшьтә булуына карамастан, җитез хәрәкәтле һәм көр күңелле бу хатын кырмыскалалырга яхшы таныш. Ул 1939 елның февралендә Мөхәммәт һәм Шәмсинур Мөхәммәтҗановларның күпбалалы гаиләсендә бишенче сабый булып дөньяга килә. Әтисен хәтерләми дә – ул фронтка китеп, шунда һәлак була. Гаиләнең барлык хәстәрлекләре әнисе, Фәүзия һәм Фәридә апалары, ә соңрак инде буй җиткергән Фәрит һәм Рәшит абыйлары иңенә төшә.
Кырмыскалы урта мәктәбендә 8нче сыйныфын тәмамлаганнан соң Зәйнәп, район кулланучылар берлеге юлламасы буенча, Әлшәй районының Раевка авылындагы сатучылар курсына укырга килә. Аны тәмамлагач, туган авылындагы кибеттә эшли. Ярты елдан соң кызны гастрономга күчерәләр. Зәйнәп эшенә зур җаваплылык белән карый, өстәвенә, ахирәте белән берлектә районда беренчеләрдән булып сатып алучыларны бригада белән хезмәтләндерү ысулын үзләштерәләр.
Сәүдә өлкәсендә дүрт ел эшләгәннән соң кыз һөнәрчелек училищесының бухгалтерлар әзерләү курсына укырга керә. Аны тик “5” билгеләренә генә тәмамлап, Карлыман станциясендәге район кулланучылар берлегенең күмәртәләп сату базасында эшли башлый. Биредә яшь белгечкә отчет документлары белән эш итү бурычы йөкләтелә.
1963 елда Зәйнәп комсомол район комитетында инструктор булып эшләп йөрегән Иске Акташ егете Мәгафур Гыйззәтуллинга кияүгә чыга. Әлфия һәм Эльвира исемле кызлары туа. Бераз вакыттан соң Колхозара төзелеш оешмасында кассир, бухгалтер, соңыннан өлкән бухгалтер вазыйфаларын башкара. Ә 10 елдан соң хезмәт биографиясендә юл төзү оешмасы белән бәйле яңа этап башлана.
- Колхозара төзелеш оешмасы рәисе Анатолий Тимофеевич Иванов оешмада калырга озак кына үгетләде. Килеп чыкмагач, култамгасын куярга мәҗбүр булды. Ләкин бу оешманың ишеге минем өчен һәрвакыт ачык, диде. Шулай итеп, мин Барый Әбделгади улы Сафин җитәкчелек иткән Производство юл участогына өлкән бухгалтер булып урнаштым. Тиздән үзгәртеп корулар башланып, район үзәгендәге ике профильле предприятиене берләштерделәр һәм ул 1371нче производство-юл участогы дип ата башлады. Әлбәттә, моның җиле хезмәткәрләрне дә урап узмады. Мине кадрлар буенча белгеч итеп тәгаенләделәр. 1981 елда, 8нче санлы Юл төзү участогы барлыкка килгәч, үз белгечлегем буенча бу идарәлектә эшләвемне дәвам иттем. Соңыннан производство-техник бүлегендә инженер вазыйфасын башкардым. Ә хаклы ялга чыгар алдыннан диспетчер булып та эшләп алдым, - ди әңгәмәдәшчем.
Ачык йөзле, изге күңелле, эшен намус белән башкарган хезмәт ветераны бик күп Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләргә лаек була.
Свердловскка кадәр көтү куган
Гомер юлын күз алдыннан үткәреп, ул тормышында булган хәлләрне искә төшерә. Шулай, 15 яшьлек кызның башкаларга ияреп Свердловск шәһәрендәге ит комбинатына көтү куган 1955 елның җәе хәтерендә ныклы уелып калган. 21 яшьлек Фәнил абыйсы көтүгә идарә иткән.
- Малларны елга аша чыгару иң куркынычы һәм мәшәкатьлесе булды. Моксин авылы янындагы Агыйдел елгасында ук авырлыклар башланды. Маллар тыңлашырга теләми, кайберләре елга агымына йөзеп китте. Авыл халкы ярдәм итмәсә, көтүне бергә җыеп булмас иде. Бәхеткә, Караидел елгасын чыкканда алай бик авыр булмады.
Чәчелгән басу аша малларны куу да зур проблема. Фәрит абый партиянең район комитетлары белән алдан сөйләшеп, билгеле урыннан гына малларны куарга рөхсәт алды. Шулай, өч ай буена хәлне ала торган эссе кояш, көчле яңгыр һәм җил астында сикәлтәле юлларны, тауларны һәм урманнарны үтеп, 500 баш малны тиешле урынга исән-имин илтеп җиткердек, - дип хәтерли әңгәмәдәшчем.
Зәйнәп Мөхәммәт кызы балалары һәм оныклары турында хәстәрлек күреп, аларның шатлык-куанычларына сөенеп дәваханә артындагы яңа урамнарның берсендә яңа төзелгән йортта яши. Вакытсыз фани дөньядан китеп барган өлкән кызы Әлфияне уйламаган бер көне дә юк. Ике кызы һәм улы ана назыннан мәхрүм калды. Бүгенге көндә өлкәне Динара кияүдә, ике бала үстерә. Эльвина педагогия колледжы студенткасы. Айдар хәзергә нәнәсе белән бергә яши.
Зәйнәп апаның икенче кызы Эльвира да, апасы кебек, ике уку йортын, шул исәптән Башкорт дәүләт медицина университетының фармацевтика факультетын тәмамлады. Әлеге вакытта Мәскәү шәһәрендәге даруханәләрнең берсендә эшли. Тормыш иптәше белән Ринат һәм Руслан исемле уллар үстерәләр.
Балалары да, онык-оныкалары да Зәйнәп Мөхәммәт кызын яраталар. Чөнки ул ярсыз тормыш диңгезендә юл күрсәтүче маяк кебек. Алар өчен генә түгел, күпсанлы якыннары һәм туганнары да аны ихлас ярата, якын күрә.