Үзән
-13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Ана булу – олы бәхет һәм зур хезмәт

Кырмыскалы авылында яшәүче тыйнак холыклы һәм мөлаем йөзле Флүзә Харисовага шул көннәрдә 80 яшь тула. Ул гомере буе Көнкүреш йортында тегүче булып эшләп, ялгызы ике улын “аякка бастырган”. Тормыш сынауларына теш кысып чыдаган һәм авырлыкларны лаеклы җиңеп чыккан.

Кырмыскалы авылында яшәүче тыйнак холыклы һәм мөлаем йөзле Флүзә Харисовага шул көннәрдә 80 яшь тула. Ул гомере буе Көнкүреш йортында тегүче булып эшләп, ялгызы ике улын “аякка бастырган”. Тормыш сынауларына теш кысып чыдаган һәм авырлыкларны лаеклы җиңеп чыккан.
Флүзә апа 1939 елның 14 мартында Шәрифҗан Гариулла улы һәм Мөкарәмә Сәхәүләт кызы гаиләсендә сигезенче бала булып дөньяга туган. Әтисе белән Шамил абыйсын фронтка алганда кызга нибары 2 яшь була.
- Минем балачагым сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларга туры килде. Ашарга азык, кияргә кием, алырга акча юк. Безне ач-ялангач итмәс өчен, әниебез көне-төне эштә булды - колхозда бригадир вазыйфасын башкарды. Разведчик булып хезмәт иткән 19 яшьлек Шамил абыйның үлеме гаилә өчен зур кайгы булды. Аллага шөкер, әтием сугыштан исән-имин әйләнеп кайтты. Сугыш тәмамланганнан соң да, тормыш җиңеләймәде әле, - ди әңгәмәдәшчем.
Шәрифҗан Гариулла улы һәм Мөкарәмә Сәхәүләт кызы балаларында кечкенәдән хезмәткә сөю тәрбияләгән. Шуңа да алар тормышын эштән башка күз алдына да китерә алмый. 10нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, Флүзә Шәрифҗан кызы кием кисүче һөнәрен үзләштереп, гомер буе тегүче булып эшли. Ул вакытта күбесе тун, пальто, фуфайка, костюм һәм чалбарларны Көнкүреш йортында тектерә. Эштә өлгермәсә, өенә алып кайткан чаклар да күп була. Намуслы хезмәте лаеклы бәһалана - Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары бихисап аның.
Флүзә Шәрифҗан кызына ике улын ялгызы үстерергә туры килә. Ләкин ул беркайчан да язмышына зарланмый, киресенчә, тормышы аны көчле итә, зирәклек өсти.
- Тормыш мине читтән көтеп утырмаска, тырышырга һәм барсына да үзеңә ирешергә, канәгать булып яшәргә, якыннарымның кадерен белергә өйрәтте. Шулай итеп, улларыма әти дә, әни дә үзем булдым. Яшәргә ни фатирыбыз, ни акчабыз юк чакларны искә төшерсәм, тамагыма төер утыра. Ләкин балаларым бернәрсәгә дә мохтаҗ булмасын өчен көчле булырга туры килде.
Улларым армия хезмәтендә чакта аларга көн саен хат яза идем. Бигрәк тә Ерак Сахалинда хезмәт иткән кече улым Нияз өчен борчылдым. Аллага шөкер, барсы да яхшы булды. Әмир һәм Нияз чын ир-егетләр булып үстеләр. Лаеклы эшләп йөриләр, гаилә кордылар. Әмир Кырмыскалы линия-производство идарәлегендә диспетчер булып эшли. Тормыш иптәше Римма белән Линара һәм Индира исемле кызларына гомер бирделәр. Кече улым Нияз - адвокат. Тормыш иптәше Гөлнара белән Сабина, Булат һәм Ринат исемле балалар үстерәләр. Улларым эшсөяр, киленнәрем дә уңган. Ә мин – бәхетле нәнәй: биш оныкам һәм бер туруным бар. Балаларым лаеклы кешеләр булып үсүенә, күркәм тормышта яшәүләренә куанып бетә алмыйм. Алар минем ышанычлы терәгем, ярдәмчеләрем, - ди әңгәмәдәшчем.
Инде олы яшьтә булуына карамастан, Флүзә Шәрифҗан кызы сәламәт тормыш алып бара: дөрес туклана, көн саен иртән сәгать 5тә үк тора, чөнки иртә тору сәламәтлек өчен бик файдалы, ди. Гимнастика - тын алу юлларын ныгытучы күнекмәләр ясый, кичләрен саф һавада йөри – алтышар километр юлны җәяүләп үтә. Кыскасы, сәламәтлекне яшьтән үк сакларга кирәк, дип исәпли хезмәт ветераны.
Флүзә Шәрифҗан кызы әйтүенчә, кеше эшне сөяргә тиеш, шул вакытта аны бернинди тормыш авырлыклары да сындыра алмый. Шулай ук изге күңелле, игътибарлы булырга, кулдан килгәнчә кешеләргә ярдәм итәргә, дусларга һәм якыннарыңа тугрылык сакларга киңәш итә. “Бар нәрсә үзеңнән тора, ышанычны гына югалтырга ярамый”, - ди ул.
Сабыйга гомер бирү, аны лаеклы һәм бәхетле итеп үстерүдән дә зур бәхет юктыр ул. Шул ук вакытта ана булу зур тырышлык та таләп итә. Флүзә Шәриф­җан кызы кебек әниләрнең балалары беркайчан да язмыш сынаулары алдында каушап калмаячак, чөнки алар лаеклы тәрбия алган.
Милена ФӘЙЗУЛЛИНА.
Читайте нас: