Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Куллары алтын аның

Районның һәр колхозында 2-3әр сөтчелек фермасы булган вакытларны сагынып искә алырга гына калды.

Районның һәр колхозында 2-3әр сөтчелек фермасы булган вакытларны сагынып искә алырга гына калды.
70нче еллар азагында тирес түгә торган транспортерлар, малларны су эчерү системасы, саву корылмалары, су җылыткычлар терлекчеләрнең эшен берникадәр җиңеләйтә төште. Һәр хуҗалыкта агрегатларның төзеклеген инженерлар һәм “Райсельхозтехника” каршындагы линия-монтаж белгечләре карап, тикшереп кенә торды. Бу структура фермадагы корылмалар өчен җавап бирсә, савым аппаратларын ремонтлау техник хезмәтләндерү станциясенең махсус бригадасына йөкләтелде.
Байтак еллар биредә савым аппаратларының вакуум насосларын төзәтүче булып Тимербулат Мортазин эшләде. Оста куллы һәм тырышлыгы өчен хезмәттәшләре арасында хөрмәт казанды.
Ул Иске Шәрәй авылында гади эшчеләр гаиләсендә өлкән бала булып дөньяга туган. Урындагы мәктәпне тәмамлаганнан соң Стәрлетамак һөнәрчелек училищесына укырга керә, соңыннан водительләр курсын тәмамлап, “Аванград” заводына шофер булып эшкә урнаша. Армия хезмәтендә булып кайтканнан соң янә йөк машинасы руле артына утыра. 1973 елда авылның иң сылу кызларының берсе Рәсимәгә өйләнә. Нурсилә исемле кызлары туа. 1976 елда Тимербулат Газизулла улы тәүдә “Райсельхозтехника”да шофер булса, соңыннан Линия-монтаж участогына мастер-көйләүче булып урнаша һәм предприятие ябылганчы шунда хезмәт сала.
Бүген пенсионер Сахай авылында яши. Хаклы ялда булуына карамастан, тик утырырга яратмый, шәхси предприятиедә көйләүче булып та эшләп алды. Аның кебек оста куллылар районда да бик сирәктер.
Касыйм Хәмитов.
Сахай авылы.
Читайте нас: