Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Уй-ниятләрен тормышка ашыра

Бельский авылында яшәүче Анатолий Жуковның исәбендә үзе уйлап тапкан әйберләре бик күп. Яңарак, узган елның 12 декабрендә, ул тагы бер Патент алды.

Бельский авылында яшәүче Анатолий Жуковның исәбендә үзе уйлап тапкан әйберләре бик күп. Яңарак, узган елның 12 декабрендә, ул тагы бер Патент алды.
Карлыман станциясендәге инновация остаханәсендә Анатолий Геральевич хәвефсез очу аппаратлары уйлап таба, шулай ук кешеләрне икенче катка энергия чыгармый гына моторсыз күтәрү механизмы; йөк ташуны җиңеләйтә торган экзоскелетлар; мобиль биналар һәм корылмалар; кояш коллекторлары уйлап таба, энергияне янга калдыру өлкәсендә тикшеренүләр үткәрә. Арытабан сүз аның тагы бер юнәлеше – җыела торган тентлы конструкция турында барачак.
Анатолий Жуков балачактан очу аппаратлары ясарга хыяллана. Остаханәсен дә ул нәкъ шул максаттан төзи. Уйлап тапкан һәм киң билгеле булганы – дельтапланында ул 1976 елның җәеннән оча башлый. Моның өчен ул еш кына республиканың таулы һәм калкулыклы районнарына, Советлар Союзының төрле төбәкләрендәге слётларга, күргәзмәләргә һәм ярышларга йөри. Ерак юл булганлыктан, еш кына аңа төнгелеккә дә калырга туры килә. Дельтаплан һәм эленеп тору системасы, шлем, перчатка, куртка, ботинка, инструментлар, алмаш частьлар, ашарга, су, палатка һәм йоклый торган капчыкны тауга үзе алып бара. Аның шулай йөрүенең максаты – 38 килограмм авырлыктагы дельтаплан белән очып төшү. Палатканы җыю өчен байтак вакыт таләп ителә, шуңа да ул аны сүтеп-җыю вакытын киметү турында уйлана башлый. Озак кына баш ватканнан соң аңарда бер минут эчендә зонтик кебек ачылып китә торган палатка конструкциясенең кинематик схемасы төзү идеясе туа.
- Каркас ясауда дельтаплан төзегәндәге конструкция, шулай ук авиацион дюраль торбалар кулландым. Конструкция дөрес эшләсен өчен детальләре миллиметрына кадәр төгәл булырга тиеш. Ул уңышлы гына килеп чыкты. Бер минут эчендә ул җиңел генә җәелә һәм җыела. Дөрес, каркасы кирәгеннән артык калын һәм авыр тоелды. Бераз вакыттан соң шактый җиңел һәм уңайлы палатка ясадым, - ди Анатолий Геральевич.
Дөньяда моңа охшаш конструкция юк. Шуны өчен дә заявка биреп, ел ярым язышканнан соң әңгәмәдәшчем “ЖУК” исемле җыела торган тентлы җайланма уйлап тапкан өчен Патент ала. Бераз тәҗрибә туплагач, ул конструкциясен үзгәртә: дүрт почмаклы палаткадан күпкырлы шатер һәм тирмә барлыкка килә. Аның мәйданы 100 кв. метрдан, ә почмакларының саны 20 дән артып китте. Алар шулай ук тиз һәм җиңел генә җәелә. Бу модификациягә дә ул Патент ала.
- Соңгы елларда мондый җыелмалы конструкциянең ныклылыгын һәм куллану вакытын арттыру турында тагы бер идея килде. Шул максаттан заявка биреп, өченче Патентны алдым. Берникадәр вакыттан соң конструкцияне тагы да яхшыртырга исәп, - ди Анатолий Жуков.
Үзе әйтүенчә, транспорт, торак һәм җылылык үткәрү кебек өлкәләргә кагылышлы уй-ниятләре бихисап. Ул гомерен озынайту максатында сәламәтлеген кайгыртып тора. Физик күнекмәләр ясый, тәнен чыныктыра. 20 елдан артык ит һәм пешкән ризык бөтенләй ашамый, фәкать үзенең бакчасында үстергән яшелчә һәм җимешләр генә куллана. Тоз һәм шикәр дә ашамый, кайнамаган су гына эчә.
- 64 яшьтә булуыма карамастан, шундый тормыш рәвеше алып бару аркасында сәла­мәтлегемә зарланмыйм. Үземне 25 яшьлек кебек хис итәм. Шуңа да гомерем озын булыр, дип ышанам, - ди ул.
Милена Шәймәрдәнова.
Читайте нас: