Үзән
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Шунда туган, шунда үскән...

Халыкта: “Алма агачыннан ерак төшми” - дигән әйтем бар. Үзләренең холкы, кылган гамәлләре белән әти-әниләренә охшаган кешеләр турында шулай диләр. Иске Акташ авылында яшәүче Расих Хәкимовка да тырышлыгы һәм эшсөярлеге әти-әнисеннән күчкән.

Халыкта: “Алма агачыннан ерак төшми” - дигән әйтем бар. Үзләренең холкы, кылган гамәлләре белән әти-әниләренә охшаган кешеләр турында шулай диләр. Иске Акташ авылында яшәүче Расих Хәкимовка да тырышлыгы һәм эшсөярлеге әти-әнисеннән күчкән.
Ул балта остасы буларак тирә-якка даны чыккан, авылдашларының күбесенә йорт салып биргән фронтовик Хәмзә абыйның гаиләсендә туган. Агыйдел елгасы буенда урнашкан авылда, ачык йөзле гади кешеләр арасында үскән Расих үзенең тормышын туган ягыннан башка күз алдына да китерми. 8нче сыйныфны тәмамла­ганнан соң механизатор белгечлеге алып чыга. Ил алдындагы изге бурычын үтәп кайтканнан соң Сим сал агызу участогына эшкә урнаша. Аңа куәтле техниканы ышанып тапшыралар. Бу предприятиедә 22 ел эшләү дәверендә бик күп Мактау грамоталарына, Рәхмәт хатларына һәм кыйммәтле бүләкләргә лаек була. Хаклы ялга туктагач та, Расих Хәмзә улы “Победа” колхозында эшләвен дәвам итә - шикәр чөгендере, кукуруз уңышы җыюда катнаша, басуларны химикатлар белән эшкәртә.
Бу көннәрдә 70 яшьлек ветеран күркәм йортында тулыканлы тормыш белән яши. Хуҗа­лыгында утырган тракторы белән авылдашларына ярдәм итә, бакчаларын сөреп бирә. Гаиләсеннән дә уңды ул - Әлфия Хаҗинур кызы белән өч бала үстерделәр, бүген оныкларының уңышларына куанып яшиләр.
Касыйм Хәмитов. Сахай авылы.
Читайте нас: