Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

“Яшәлгән гомер һич үкенерлек түгел!”

Шул көннәрдә Олыкүл авылында яшәүче Тимерхан Абдрахман улы Фазлыев 90 яшьлек күркәм юбилеен билгели. Бу буын кешеләренә байтак сынаулар аша үтәргә туры килүгә карамастан, ул әле булса эшсөярлеген, егәрлеген югалтмаган, хөрмәтле белгеч һәм үрнәкле гаилә башлыгы булып кала.

Шул көннәрдә Олыкүл авылында яшәүче Тимерхан Абдрахман улы Фазлыев 90 яшьлек күркәм юбилеен билгели. Бу буын кешеләренә байтак сынаулар аша үтәргә туры килүгә карамастан, ул әле булса эшсөярлеген, егәрлеген югалтмаган, хөрмәтле белгеч һәм үрнәкле гаилә башлыгы булып кала.
Тимерхан Абдрахман улы 1929 елның 15 мартында Иглин районының Орынды авылында күпбалалы гаиләдә өлкән сабый булып дөньяга туа. Әтиләре Абдрахман Галимҗан улы вафат булганда малайга - 5, сеңлесе Миңлеҗиһанга – 3 яшь, энесе Ихсанга нибары 1 ай була. Әнисе Гөлфа­зыйл Файзлетдин кызына балаларын ялгызына аякка бастырырга туры килә.
Әлеге заман балаларының балачагы бәхетле үтә: яшьтәшләре белән рәхәт­лә­неп уйныйлар, бәйрәмнәр, ярышлар үткә­рәләр. Ә Тимерхан абыйның балачагын сугыш урлый, шунлыктан аңа мәктәптә уку бәхете дә эләкми. Өлкәннәр белән беррәттән ач-ялангач килеш фронтка ярдәм итәләр - авыр эшләр башкаралар. Бу вакытлар беркайчан да аның исеннән чыкмый.
- Игенне ир-егетләр чәчте, ә уңышын безгә җыярга туры килде. Ике туган өч абыем сугышка китеп, икесе яу яланында ятып калдылар. Сугыш тәмамлануы турында хәбәр килгәндә, без басуда идек. Моны ишеткәч, шатлыгыбыздан кочакланышып елаштык, көлдек, биеп-җырлап та алдык. Ләкин сугыштан соң да тормыш җиңеләймәде әле, 1956 елга кадәр туйганчы икмәк ашый алмадык. Ул елда уңыш мул булды, халыкка иген таратып бирделәр. Тормыш бераз җайга салынды. Ниһаять, халык иркен тын алды, күңел ача башлады, - ди әңгәмәдәшчем.
1949 елның сентябрендә Тимерхан Абдрахман улы Совет Армиясе сафларына алына. Беларусь Республикасының Бобруйск шәһәрендәге артиллерия гаскәр­ләрендә хезмәт итә. Демобилизация­ләнгәннән соң, 1952 елда безнең районга килә һәм Кырмыскалы шикәр заводы автоколоннасына шофер булып эшкә урнаша. Төскә-башка чибәр кыз – Гадилә белән ул шунда таныша. Тәү күрүдән үк аңа гашыйк була. Шул елның декабрендә яшьләр өйләнешәләр һәм 56 ел бергә тату гомер итәләр. Динә, Мәдинә, Мөнирә, Марат, Клара һәм Дамир исемле ул һәм кызлар тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы, 2008 елда Гадилә Гани кызы фани дөньядан китеп бара. Уллары, әтиләре кебек, водитель һөнәрен сайлый, Мәдинә һәм Динә медицина юлыннан китсә, Клара бухгалтер һөнәрен үз иткән. Хәзер аларның барсы да хаклы ялда инде.
1963 елда Т.А.Фазлыев Чапаев исемен­дәге колхозга күчә һәм пенсиягә чыкканчы шунда намуслы хезмәт итә. Барлыгы ул 42 ел шофер булып эшли. Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары да бихисап аның. Тимерхан Абдрахман улының фоторәсеме байтак еллар мактау тактасында эленеп тора. Югары хезмәт казанышлары өчен Башкортстанның министрлар Советы аңа “1980 елда авыл хуҗалыгы продуктларын автомобильдә ташу отличнигы” дигән мактаулы исем бирә. “Намуслы хезмәте өчен”, Бөек Ватан сугышы юбилей медальләре, “Социалистик ярыш алдынгысы” билгесе белән бүләкләнә, “Хезмәт ветераны” исеменә лаек була.
Олы яшьтә булуына карамастан, Тимерхан Абдрахман улының көч-дәрте ташып тора. Балаларына кыенлык китерми, йорт эшләрен үзе башкара, аек зиһен белән тормышка шөкер итеп яши.
Үткән гомере зарланырлык түгел аның: бер дигән гаилә корган, лаеклы балалар үстергән. Бүгенге көндә ул ун оныгы һәм ун турунына куанып бетә алмый.
Сөекле әтиләре, хәстәрлекле карт­әтиләрен юбилее белән котларга һәм рәхмәт сүзләрен белдерергә барлык балалары, оныклары һәм туруннары җы­елды. Без дә Тимерхан Абдрахман улына ныклы сәламәтлек, озын гомер һәм хәерле картлык телибез.
Милена Шәймәрдәнова.
Автор фотосы.
Читайте нас: