Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Балалар тәрбияләү – күңел таләбе

Флүзә Шәйбәкова 36 елдан артык инде 1нче санлы Кырмыскалы балалар бакчасында өлкән тәрбияче булып эшли. Шул дәвер эчендә ул берничә буын балаларга тәрбия бирде. Аларның барсы да яраткан тәрбиячеләрен җылылык хисе белән искә алалар.

Флүзә Шәйбәкова 36 елдан артык инде 1нче санлы Кырмыскалы балалар бакчасында өлкән тәрбияче булып эшли. Шул дәвер эчендә ул берничә буын балаларга тәрбия бирде. Аларның барсы да яраткан тәрбиячеләрен җылылык хисе белән искә алалар.
Флүзә Флюр кызы 1959 елның 27 мартында Варшавка авылында дөньяга килә. Туган авылында башлангыч, Шәйморатов мәктәбендә урта белем ала. 1нче санлы Уфа педагогия училищесында тәрбияче һөнәре алганнан соң, Стәрлетамак шәһәрендәге балалар бакчаларының берсенә эшкә җибәрелә. Анда ул 5 ел эшләгәч, 1983 елда Варшавка авылы егете Рәмил Шәйбәковка кияүгә чыга һәм туган ягы – Кырмыскалыга әйләнеп кайта. Район үзәгенең 1нче санлы балалар бакчасына эшкә урнаша һәм бүгенге көнгә кадәр шунда эшли.
Флүзә Флюр кызы – тәҗрибәле педагог, укытучы һәм нәсыйхәтче. Ул мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячеләре берләшмәсе җитәкчесе, мәктәпкәчә белем бирү буенча аттестация комиссиясе әгъзасы булып тора. Флүзә Шәйбәкова – БР Мәгариф отличнигы, Почетлы мәгариф хезмәткәре исемнәренә ия. Тәрбия­ләнүчеләренең барсы да аны ярата, ата-аналар һәм хезмәттәшләре хөрмәт итә.
Ул гаиләсеннән дә уңды - тормыш иптәше Рәмил Әнвәр улы белән 35 ел тату гомер итәләр. Ике ул үстерделәр. Өлкәне Рәфис Якутиядә инженер булып эшли. Кечесе Ринат район гәзитендә баш мөхәррир. Флүзә Флюр кызы – сөекле әни, хәстәрлекле нәнәй һәм уңган хуҗабикә. Моңардан тыш, ул моңлы итеп җырлый, шигырьләр дә яза.
Бу ямьле яз көннәрдә хезмәттәшебез үзенең күркәм юбилеен билгели. Без Сезне, Флүзә Флюр кызы, чын күңелдән кай­нар котлыйбыз һәм ныклы сәла­мәтлек, бәхет-шатлыклардан гына торган озын гомер телибез. Барлык хыялларыгыз да тормышка ашсын!
1нче санлы Кырмыскалы балалар бакчасы, Урал һәм Бозаяз авылындагы филиаллары коллективлары.
Читайте нас: