Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Бала дип тибә йөрәкләре

Һәр авылның матур итеп дөнья көткән, лаеклы балалар тәрбияләп, һәрберсенә карата җылы хисләрен саклап, тормыш авырлыкларына, эш юклыкка сылтанмый, гөрләтеп дөньясын алып барган гаиләләр турында укып, тыңлап, соклануыбызны яшермибез.

Һәр авылның матур итеп дөнья көткән, лаеклы балалар тәрбияләп, һәрберсенә карата җылы хисләрен саклап, тормыш авырлыкларына, эш юклыкка сылтанмый, гөрләтеп дөньясын алып барган гаиләләр турында укып, тыңлап, соклануыбызны яшермибез.
Бу тормышта һәркем бәхетне үзенчә аңлый. Кемдер зур акча артыннан куып, чит якларны байкап йөрүдә күрсә, икенчеләре авылдагы бетмәс-төкәнмәс дөнья мәшәкать­ләренә карамый, туган җирен­дә төпләнеп, матур гаилә корып, балалар үстерүне өстен күрә. Иске Муса авылында 35 ел бергә гомер итеп, мәрҗән туйларын билгеләүче Мәдинә һәм Альмир Галиәхмәтовлар нәкъ шундый гаиләләрнең берсе. Алар өч балага гомер биреп, югары уку йортларында укытып, олы тормышка аяк бастырды. Ул гына да түгел, онык-оныкаларына тәрбия, яхшы киңәшләр бирүче үр­нәкле нәнәй һәм картәти дә алар. Өлкән кызлары Ләйсән Уфа авиация университетын кызыл дипломга тәмамлады, тормыш иптәше Алексей белән гаилә корып, вазыйфалы эштә эшлиләр, ике бала үстерәләр. Уллары Данис белән киленнәре Алсу район үзәгендә төпләнеп, эшләп йөриләр. Икесе дә юрист һөнәрен сайлаганнар. Әти-әнисенең ярдәме белән күркәм йорт салып керделәр. Ике баласына үрнәкле әти, хатынына яхшы ир, әти-әнисенә изгелекле ул, туганнарына олы таяныч ул Данис Галиәхмәтов. Кече кызлары Эльвина да авиация университетын тәмамлап, банк системасында уңышлы эшләп йөри.
- Әти-әниебезнең йогынтысы тормышыбызда бик зур. Әтиебез булганга без булдыклы булып үстек. Аның ярдәме булмаса, тормышка ныклы адымнар белән баса алмас идек. Ә әниебезнең зирәклегенә, ачык йөзле, түземле булуына без, балалары гына түгел, барлык туганнар да соклана. Алар безнең өчен изге җан, якын дус һәм таяныч, - ди балалары.
Төп йортта алты ел килен белән бергә яшәп, балаларын карашып, тату яши алар.
- Киленебез Алсу шәһәрдә туып-үссә дә, авыл тормышына бик тиз өйрәнеп китте. Тавык тазартып, токмач кисеп аш пешерсенме, бәлеш салсынмы, һәр ризыгы телеңне йо­тарлык, ә ел әйләнәсенә җи­тәрлек нинди генә кайнатмалар, салатлар әзерләми ул, кулыннан килмәгән эше юк. Мин, каенана буларак, киленемне үземә сыендырдым, кызым кебек кабул иттем, - дип Мәдинә мактап бетә алмый. - Килен-кияүгә аерып карамыйча, үз балаларымдай якын күреп, изге сүзеңне кызганмыйча, гаиләдә җылы мөнә­сә­бәт булдырырга кирәк. Алар йортка кайтырга ашкынып торырлык булсын, дигән фикер­дә ул.
Альмир белән Мәдинә балаларына бу тормышның асылын төшендерә алган, чөнки үзләре шул үрнәкне гаиләдән бит. Икесе дә тулы, ишле гаиләдә туып-үскәннәр. Йорт хуҗасы 32 ел урман хуҗа­лыгында, Мәдинә сатучы булып эшләп хаклы ялган чыктылар. Әле дә кул кушырып утырмыйлар: шәхси хуҗалык­ларында күпләп мал-туар, кош-корт асрыйлар.
- Менә шулай, балалар дип тырышып яткан көнебез. Картайган көнеңдә тормыш ип­тәшем белән балалары­бызның уңышларына сөенеп, аларның исән-сау булуларын теләр яшәү – зур бәхет. Иң мөһиме – сәламәтлек булсын, - ди алар.
Флюра Галимова.
Иске Муса авылы.
Читайте нас: