45 елдан артык тату гомер кичергән бу гаилә парын Кырмыскалы авылында белмәгән кеше юктыр. Тамара һәм Филарет Вахитовлар спорт белән шөгыльләнә, кыш көне бәкедә су керә, скайраннинг буенча ярышларда катнаша. Узган елда алар берничә тапкыр тау марафонында көчләрен сынап карады.
Менә инде 10 ел Вахитовлар атна саен ял көннәрендә Уфа шәһәрендәге Солдат күленә барып, “Ак сусарлар” клубы әгъзалары белән бергәләп су коеналар. Ә агымдагы елның февралендә Русиянең 16 төбәгеннән 28 команда (ул 200дән артык кеше) исәбендә кышкы су керү буенча Русиянең тәүге команда Кубогында катнаштылар.
Мондый төрдәге турнир тәү тапкыр үткәрелә: 12 яшьтән башлап 82 яшькә кадәрге “моржлар” төркемнәргә берләшеп, үзләренең төбәкләрен тәкъдим итәләр. Чара өчен Солдат күлендә 6 юл “тишкәннәр”. Аларның һәрберсенең озынлыгы 25 метр, ә тирәнлеге 2 метрдан 4 метрга кадәр җитә. Суның температурасы +1 С. Өсте боз белән капланмасын өчен, махсус насослар эшләп торган.
- Безне күзәтеп торучылар: “Сезгә суык түгелме ул?” -дип сорыйлар. Судан чыкканда суык, әлбәттә, ләкин соңыннан тән үзеннән-үзе җылына башлый, - ди Вахитовлар.
Ярышлар 25, 50, 100, 200, 250 метр арага йөзү буенча өч стильдә үткәрелә. Нәтиҗәдә, “Ак сусарлар” командасы җиңүче дип таныла. Тамара Витальевна 25 һәм 50, ә Филарет Мансур улы 50 һәм 100 метр арага йөзүдә катнашалар.
- 50 метрга йөзүдә үз яшь категориямдә - өченче, ә 100 метрга йөзүдә дөнья чемпионыннан азга гына калышып, икенче булдым, - ди Филарет Мансур улы. Биш йөзүчене, шул исәптән Вахитовларны 13 тапкыр Паралимпия, 18 тапкыр дөнья, 43 тапкыр Европа чемпионкасы, Паралимпия комитетының вице-президенты Рима Баталованың котлавы аеруча куанычлы була.
- Су – яшәү чыганагы. Шуңа да без чирләргә бирешмибез, бик күп уңай тәэссоратлар кичерәбез, яңа дуслар табабыз. “Ак сусарлар” клубына балаларны 3 айдан йөретә башлыйлар, хәзер бездә 600дән артык кеше исәпләнә. Биш ел элек биредә 95 кенә иде. Катнашучыларның саны елдан-ел арта, бу куанычлы хәл, теләге булганнар өчен клубның ишекләре һәрвакыт ачык, - ди Тамара Витальевна.
Табигать көйсезлегенә карамастан....
Узган елда да Вахитовлар берничә марафонда катнашкан. Тәүгесе - “Otmorozki Race 2018” дип исемләнгән 22 километрлы тау ярыммарафоны 7 гыйнварда оештырылды. 20 градуслы суыкта Белорет районының Ялангач тавына менәләр. Ә 31 мартта “Ирәмәл ярышы - 2018” марафонында катнашып, Зур Ирәмәл тавына күтәрелделәр.
- Скайраннинг, һава торышы нинди булуга карамастан, эссеме, коеп яңгыр яки көчле кар явамы, үткәрелә. Ирәмәл тавына менеп җитү белән, көчле буран чыгып, атларга ирек бирмәде. Шулай итеп, зур ташлар яныннан үткәндә 1 километр чамасы җилгә каршы барырга туры килде. Буран булганлыктан, бер-беребезне күрерлек түгел. Ә финишка якынлашканда, куанычыбызның чиге булмады, - ди Филарет Мансур улы.
2014 елда Зур Ирәмәлгә алар 7 сәгать буена арып-алҗып җәяүләп менәләр. Ә берничә ел элек биек тауларга менүләрен күз алдына да китермәгәннәрдер.
10 июльдә “Таганай – Тургояк” ультрамарафонында Филарет Мансур улы – 58, ә Тамара Витальевна 26 километр юл үтә.
- Тау итәгендә кар яңа эри генә башлаган иде. Бу араны без баткак ярып һәм ташлар буйлап үттек. Бер урында 90 градуслы биеклектән, егылмасак кына ярар иде дип, курка-курка төштек, чөнки юл тайгак иде, - ди әңгәмәдәшчем.
100 километрлы ультрамарафон
Филарет Вахитовның 13 майда Екатеринбугта 100 километрлы Ural Ultra-trail ультрамарафонын үтүе иң зур казанышы булгандыр.
Бу марафон тамгаланган һәм төрле тар сукмаклар аша үтә. Дистанцияне үтү өчен 20 сәгать вакыт бирелә. Моңа Ф.М.Вахитов гыйнвар аенда ук әзерләнә башлый: кыш һәр көнне тренажерда 1,5 сәгать, кичләрен урамда 30ар километр йөгерә. Өйләрендә тренажер булмаганда, Филарет Мансур улы бер басып, бер утырып, 2 сәгать эчендә 4100 тапкыр аяклары белән күнегүләр ясый. Тышта көннәр җылыта башлау белән ул дистанцияне 30дан алып 60, 67 һәм 85 километрга кадәр арттыруга ирешә. 13 сәгать эчендә Кырмыскалыдан Бекет авылына кадәр йөгереп бара һәм кире кайта.
- Ультрамарафон стартында безне ачык йөз белән каршы алдылар. Концерт куйдылар. Ә төнге сәгать 4тә старт бирелде. Без маңгаебызга фонарь тагып йөгердек. Тәүге тауга күтәрелгәч, безне скрипкалы хатын, ә туклану пунктында волонтерлар каршы алды. Искиткеч атмосфера. Минемчә, скайраннинг – спортның иң кызыклы һәм экстремаль төре. Йөгергәндә 500 метр буена тауга күтәрелү, төшү, су һәм сазлык урыннар аша чыгу кебек төрле каршылыклар очрый. Бер урында 6 километр буена торфлы сазлык, соңыннан 400 метр билдән баткак ярып бардык.
Тышкы каршылыклардан тыш, озак вакыт әзерләнгән бәйгене төгәлләргә комаучалаган буыннар тартышуы кебек эчке киеренкелекне дә җиңеп чыгарга туры килде. Ул организмга тоз җитмәүдән килеп чыга икән. Мин алты ел инде ит ашамыйм. Ашарга пешергәндә тоз бөтенләй салмыйбыз. Ләкин бу турыда белгәч, марафонда сало ашый башладым. Организмны тоз белән тәэмин итү өчен туклану пунктларында һәрвакыт сало һәм тозлы дарулар салынган тарелкалар тора, - ди әңгәмәдәшче.
100 километр араны 17 сәгать 57 минутта үтеп, Ф.М.Вахитов өченче урын яулый һәм финалист исеменә лаек була.
2 сентябрендә Уфа шәһәрендә халыкара марафонында 16 илнең 200 шәһәреннән 3500дән артык кеше катнаша. Бу бәйгедә Филарет Мансур улы 4 сәгать эчендә - 42,2 километр араны үтә, ә Тамара Витальевна ярыммарафонда 21,1 километр арага йөгерүдә үзенең яшь категориясендә икенче урын яулый. Бу искиткеч күрсәткеч, чөнки элек ул спорт белән мавыкмаган, йөгерү һәм йөзү белән 60 яше тулгач кына шөгыльләнә башлаган. Бу чарада республиканың элекке башлыгы Рөстәм Хәмитов үзе дә зур теләк белән катнаша һәм җиңүчеләргә бүләкләр тапшыра.
9 сентябрьдә Белорет шәһәрендә үткән 42 километрлы “Malidak race 2018” марафонында катнашучыларның юлы өч тау түбәсе аша салынган. Алар Малиновая тавында, соңыннан Кирель тавы кыясында сынау үтеп, Ялангач тавында тирә-якның хозурлыгына сокланып карап торалар. Хәзер бу марафон иң катлаулылардан санала.
- Кызыклы хәлләргә дә очрап торабыз. Марафонның 21нче километрында туклану пунктына җитеп килгәндә минем арттан бер хатын йөгерә һәм үзе: “Нигә мин бу марафонга килдем икән? Хәлем бетте, арыдым, туктыйм, башкача бармыйм”, – дип үзен тирги. Бераз тамак ялгап алгач, мин арытабан юлымны дәвам иттем. Яңгыр астында баткак ярып 10 километр юл үттем. Тау үренә менеп җиткәндә теге хатын мине куып тотты һәм: “Туктарга уйлаган идем, Сезне күргәч, үземә оят булып китте. Нишләп әле 60 яшьлек ир бирешми, ә мин туктап калырга тиеш”, - дип миңа рәхмәт әйтте, - ди Филарет Мансур улы. Үз категориясендә ул да җиңү яулый.
Филарет Вахитов әйтүенчә, 24 километрлы “Kraka Race” марафонын ул ике сәгать ярым эчендә үткән.
- Kraka Race – тау сырты буйлап бер менеп, бер төшеп, тирә-якның көзге күренешенә сокланып барган иң матур дистанция булгандыр. Старттан соң 6 километр буена өскә күтәреләсең, соңыннан 9 километр сырт буйлап йөгерәсең. 2017 елда Тамара бу дистанцияне 3 сәгать 17 минут эчендә үтте һәм өченче урын яулады, - ди әңгәмәдәшчем.
Альпинизм дисциплинасы буенча Русия чемпионаты чикләрендә, 29 сентябрьдә Зур Ирәмәлгә 46 километрлы скайраннинг-марафон үткәрелә. Бу дистанцияне Вахитовлар икәүләшеп йөгерәләр.
- Аста кояш чыгып, кар явып торуга карамастан, өстә көчле буран котыра иде, бернәрсә дә күренми. Дистанциянең яртысына җиткәч, бозланып каткан арканга тотынып, текә яр буйлап тау үренә менеп җиттек, - дип искә ала Филарет Вахитов.
46 километрлы бу дистанцияне Тамара Витальевна 8 сәгать 8 минутта үтә, ә Филарет Мансур улының вакыты – 6 сәгать 32 минут.
Соңгысы – 27 октябрьдәге 15 километрлы “Karst trail” трейлранинг бәйгесе мәгарәләр һәм асылмалы күперләр аша үтә.
- 2018 ел спорт өчен уңышлы булды. Тамараның 46 километрлы марафонда катнашуы һәм “Ленин” түбәсенә 100 километрга йөгерү - безнең иң зур казаныш, - дип сүзен дәвам итә әңгәмәдәшчем.
“Ленин” түбәсенә күтәрелү
Кыргызстан һәм Таҗикстан чигендә урнашкан бу урынның биеклеге 7134 метр.
Июль аенда төрле шәһәрләрдән һәм илдән җыелган төркем белән ул тауга күтәрелә. Бу поход өч атнага якын вакытны ала. Ул организмның мондый биеклеккә өйрәнсен өчен кирәк. Төрле биеклектә ял итү базалары урнашкан. Мондый биеклектә климат каты, температура үзгәреп тора: көндез 40 градуска кадәр кыздыра, аста елга ургылып ага, ә кояш баю белән 30 градуска кадәр суытып җибәрә. Көндез эреткән юл төнлә шакылдап катып китә. Мондый климаттан бозлыкларда зур ярыклар барлыкка килә, шуның өчен дә бер-беребезгә ярдәм итеп, бәйләнеп менәбез.
Төркемдәге кешеләр климатка җайлашу өчен төрле биеклектә бер менеп, бер төшеп күтәрелде. Мондый биеклектә (6100 м) бер төн генә үткәрергә мөмкин, югыйсә, организм басымга чыдамаячак.
- Төнге сәгать бердә үргә күтәрелә башладык. Без торганда көчле ачы җил исә иде. Тын җитми, 25 градус суык организмга нык йогынты ясый. Соңгы 900 метрны без 12 сәгать эчендә үттек. Бу күптәнге хыялым иде һәм мин аңа ирештем, - ди Филарет Вахитов, зур горурлык хисе белән.
Үзәк Азиянең иң югары тавы – Ленин үренә күтәрелгәне өчен Филарет Мансур улы махсус Сертификат белән бүләкләнә.