Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Синең кешеләрең, авыл
2 апрель 2019, 11:39

Һөнәренә тугры кала

Бозаяз почта бүлекчәсенә килгәндә Раушания Хөсәен кызы Хәкимовага нибары 19 яшь була. Шул көннән 36 ел гомер үтеп киткән. Ләкин ул бүгенгәчә кайчандыр сайлаган һөнәренә тугры кала.

Бозаяз почта бүлекчәсенә килгәндә Раушания Хөсәен кызы Хәкимовага нибары 19 яшь була. Шул көннән 36 ел гомер үтеп киткән. Ләкин ул бүгенгәчә кайчандыр сайлаган һөнәренә тугры кала.
Ә хат ташучы һөнәре җиңелдән түгел, ул зур җаваплылык таләп итә. Зәмһәрир суык, түзеп булмаслык эссе, коеп яңгыр ява яки көчле җилме - һәрвакыт эш өстендә. Чөнки аларны һәр йортта көтеп торалар. Хәзер гәзит-журнал алучыларның саны күпкә кимеде, шунлыктан, сумкалары күпкә җиңе­ләй­де. Ләкин ул элекке дәрә­җәне саклап калу өчен ул бар­лык тырышлыгын салып эшли.
- Матбугат басмаларына, шул исәптән “Кармаскалиская новь”, “Үзән”, “Даирә” гәзитләренә яздыруда Рима Ишмакова, Рәмзия Мостаева, Халидә Акбашева, Татьяна Погребняк, Денис Ишмаков та күп көч сала. Һәрберсе эшлә­ренә җаваплы караганы, тырышып эшләгәне өчен Марат Габдулхай улы Абдюков җитәкчелегендәге коллектив районда алдынгылар исәбендә, - ди ул.
Раушания Хәкимова­ның шәхси хуҗалыгында да эше җитәрлек. Тормыш иптәше Әнис белән күр­кәм йорт салып керделәр. Армиядән соң Эчке эшләр министрлыгы органнарында хезмәт иткән улы Эмиль, кызлары Лилия һәм Эльвина әти-әнисенә бар яклап та ярдәм итәләр.
Гөлфинә Мостаева.
Читайте нас: