Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Синең кешеләрең, авыл
5 апрель 2019, 13:58

Язмыш сынаган, сындыра алмаган

Уйларым белән элекке вакыйгаларга әйләнеп кайтам. Алар кичә генә булган кебек. Венер Миңлегали улы һәм Флюра Камалетдин кызы Канбәковларның алтын туйларына да 10 ел вакыт үтеп киткән.

Уйларым белән элекке вакыйгаларга әйләнеп кайтам. Алар кичә генә булган кебек. Венер Миңлегали улы һәм Флюра Камалетдин кызы Канбәковларның алтын туйларына да 10 ел вакыт үтеп киткән.
Тантана Бозаяз авыл мәдә­ният йортында үткәрелде. Район Советы депутаты Илдар Рәүф улы Латыйпов аларны ихлас күңелдән котлап, истәлекле бүләк тапшырды. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар аларга моңлы җырларын багышлады. Менә көчле алкышлар астында Канбәковлар вальска төшә. Соңыннан туй кунаклары кың­гыраулар тагылган атларга утырып, Бозаяз авылының карлы урамнары буйлап үтә. Авылдашлары аларны елмаеп каршы ала һәм изге теләкләр белән озатып кала. Йола буенча, алар тирә-якка кәнфит сибәләр.
“Сәяхәт” “кияү”нең ихатасында тәмамлана. Ул умарта илә­вен хәтерләтә – шаян такмаклар, дәртле биюләр, шатлыклы көлү­ләр яңгырап тора. Барсы да кунакларны икмәк-тоз белән каршы алуын, “килен”нең мен­дәргә басуын, “яшьләргә” бал каптыруларын күреп калырга тырыша. Кунаклар өйгә уза – якты һәм ир­кен бүлмәләр, өстәлләр сый-нигъмәтләрдән сыгылып тора. “Кияү” “килен”нең иңенә чәшке тун кидерә, алтын йөзек­ләр бе­лән алмашалар. Кунаклар изге теләкләрен яудыра, җырлар башкара... Туй төн уртасына кадәр дәвам итә.
- Ходай сакласын, бу тантана мактаныр яки дан өчен уйланылмады. Яшь вакыттагы туйны искә төшереп, элек булмаганны тулыландырасы гына килде, - ди Венер Миңлегали улы. - Ул вакытта бер-беребезгә булган тойгылар көчле иде шул. Шуңа да булганына шөкер иттек. Дө­рес, бүгенгесе дә күктән төшмә­де. Моның өчен күпме көч түгәр­гә туры килде, - ди ул.
Хак сүзләр. Үзең тырышма­саң, берсе дә сиңа китереп бирми. Безне, сугыш чоры балаларын, ачлык-ялангачлыктан хез­мәт коткарып калды да инде. Венер һәм Флюра икесе дә күп­балалы гаиләдән. Икесе дә хез­-мәт тәмен иртә татый. Шәхси ихатада яки колхозда булсынмы, бер эштән дә куркып тормыйлар. Үсмер чагында ук Венер фермада мал карый башлый, ә бу җиңел эш түгел. Ләкин авырлыклар Венерны куркытмый. Флюра да иртә таңнан кичкә кадәр басуда чөгендер утый. Колхоз рәисе Рәшит Ислам улы Жданов аны бозау карарга чакыргач, ул бер икеләнми риза була. Бәхеткә, апасы Мининур да янында булачак. Вакыт үтү белән Мининур илебезнең югары бүләгенә - Ленин орденына лаек була. Кан­бәковларның хезмәте дә лаеклы бәһалана – колхоз җитәкчелеге аларны премия һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкли. 40 ел буена колхоз пилорамасында эшләгән, дистәләгән объект төзелешендә катнашкан һәм үзен оста столяр итеп таныткан Венер Миңлегали улы зур һәм күркәм йорт салып керә, каралтылар төзи. Ә Флюра Камалетдин кы­зы, хатын-кызларга хас булганча, ихатасын гөл-чәчкәгә күмә.
Гомумән, пенсионерларның тормышы үз агымы белән бара. Ләкин аяз көнне яшен суккандай, хуҗабикә аяктан егыла, сөй­ләшми, тирә-якка тәэсир итми башлый. Венер Миңлегали улы хатыны өчен куркуга кала. Ләкин үзен кулга алып, тиз генә “ашыгыч ярдәм” чакырта.
Шул вакыттан алып хатынын коткару Венер Миңлегали улы өчен озакка сузыла. Беренче ике тәүлектә район үзәк дәваханәсе хезмәткәрләре кулларыннан килгәннең барсын да эшләсәләр дә, хәле яхшырмый. Шул вакытта аны республика дәваханәсенә алып китәргә карар итәләр. “Бу безнең чир түгел” дип, аны кабул итәргә теләмиләр. Хатынын янә районга алып кайтырга мәҗбүр була. Урамда 40 градуслы эссе. Сәламәт кешегә дә чыдарлык түгел, ә авыруга ничек түзәргә? Уфа табиблары белән сөйләшеп, ниһаять, Флюраны республика дәваханәсенә салалар. Венер хатыны яныннан бер минутка да китми, хәтта төнлә дә баш очында утыра. Ул гына да түгел, йорт хуҗалыгын да алып барырга, үзенә ашарга әзерләргә дә туры килә. Өйдә әзерләнгән ризык­ның авыруга файдасы тиюен ул яхшы аңлый. Шуңа да, еш кына авыл белән Уфа арасын аңа көненә берничә тапкыр урарга туры килә. Ә ул ара якын түгел, бер якка гына 50 чакрым.
Көн артыннан көн үтә торды, ләкин Флюра хәрәкәтсез ятуын дәвам итте. Венер Миңлегали улы шәхси хуҗалыкны да тәр­тип­тә тотты, хатынын инвалид коляскасында процедураларга да йөретте. Тәннәре бозылмасын өчен көненә берничә тапкыр киемен дә алмаштырды. Килен­нәре Зөһрә, туганнары Эльвира, Зөлфия, Рәсимә дә кулларыннан килгәнчә ярдәм иттеләр. Ничек кенә теләсәләр дә, авыру янында һәрвакыт утырырга килеп чыкмый, чөнки һәрберсе эштә. Уллары Ринат мәктәп автобусы водителе, уллары Рөстәм Себердә эшләп йөри, туган ягына да сирәк кенә кайта.
Венер Миңлегали улына авыру белән берничә ел көрәшергә туры килә. Ул үзе дә табибка әйләнеп бетә. Дәваханәдән чыгу белән хатынын дәвалауны үз өстенә ала. Күнекмәләрне дә үзе ясата. Шул вакытта нәтиҗә озак көттерми – явыз чир чигенә һәм Флюра гадәти тормышка әй­ләнеп кайта.
Шул көннәрдә Канбәковлар­ның йортында янә бәйрәмчә кәеф тантана итте. Өлешләренә төшкән авырлыкларны юып ташларга теләгәндәй, март кояшы юмарт нурларын сибә. Тормыш юлында очраган авырлыклар бик күп була шул. Бер төндә капыл чыккан янгында йорт-курасыз торып кала яздылар – тәрәзә аша сикереп, үзләре чак котылып кала. Кыска гына вакыт эчендә йортны тергезеп керәләр.
Венер Миңлегали улының үзенә дә берничә тапкыр хирург өстәленә ятарга туры килә. 8 яшьлек чагында суга батып үлгән кызы Гүзәлнең кайгысы 36 ел инде йөрәген телгәли. Хатыны­ның түшәктә ятуы да җитди сынау була. Боларның барсы да йөрәктә төзәлмәслек яра калдыра. Бәхеткә, бу авырлыклар барсы да артта калды.
Ә бүген булганына шөкер итеп, Флюра Камалетдин кызы күпсанлы кунакларны сыйлый, тормыш иптәшенә чиксез рәх­мәтен белдерә...
Мидхәт Рәҗәпов.
Читайте нас: