Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Синең кешеләрең, авыл
9 апрель 2019, 11:22

Йөрәк кушуы буенча

Нәзир хәзрәт Мостаевны авылда олысы да, кечесе дә хөрмәт итә. Халыкның олы ышанычын ул дистә еллар дәвамында дингә хезмәт итүе белән яулады. Шул ук вакытта сәламәт тормыш алып бару, гаилә кыйммәтләрен, гореф-гадәтләрне, халкыбызның хәрби һәм хезмәт йолаларын саклау буенча да зур эш башкара.

Нәзир хәзрәт Мостаевны авылда олысы да, кечесе дә хөрмәт итә. Халыкның олы ышанычын ул дистә еллар дәвамында дингә хезмәт итүе белән яулады. Шул ук вакытта сәламәт тормыш алып бару, гаилә кыйммәтләрен, гореф-гадәтләрне, халкыбызның хәрби һәм хезмәт йолаларын саклау буенча да зур эш башкара.
Аның белән якыннанрак танышкан саен, эшчәнлегенең күпкырлы һәм үзенчәлекле булуын аңлыйсың. Мәчет һәм аның биләмәсендәге уңай үзгәрешләр дә күзгә күренеп тора. Иганәчеләр Айрат һәм Рафикъ Рәҗәповлар, абыйлы-энеле Марат һәм Айрат Сөләймановлар мәчеткә янкорма төзеп, “зәңгәр ягулык” үткәрделәр, газ плитәсе урнаштырдылар. Хәзер биредә Ураза, Корбан һәм башка дини бәйрәмнәр зурлап үткәрелә. Анда авылның олысы да, кечесе дә зур теләк белән катнаша. Берничә ел инде мәчеттә ислам нигезләрен өйрәтү курслары алып барыла. Зиратларны төзекләндерү һәм җыештыру буенча шимбә өмәләре оештырыла. Шуңа да анда һәрвакыт тәртип. Әйткәндәй, Рафаил Нурмөхәммәтов һәм Айрат Сөләймановның иганә ярдәмендә коймалар алмаштырылды, кое казылды, беседка куелды.
- Шунысы куанычлы, авыл биләмәсе җитәкчелеге дә, авыл халкы да бер үтенечне дә кире какмый, – ди Нәзир хәзрәт.
“Нәзир Ягафәр улы, дин юлына ничек кереп киттегез?” - дигән сорау бирәм. Тәүдә май заводында, соңыннан Бозаяз урман хуҗалыгында үз көчен сынап карый егет. Шунда эшләгәндә аның җитәкчесе Мәхмүт абый Бикмәтов Нәзиргә дингә басарга киңәш итә. Әйткәндәй, вакыт үтү белән ул үзе дә мулла була. Ләкин озакка түгел - фани дөньядан иртәрәк китеп бара. Аның эшен мәчет төзелешендә катнашучы­ларның берсе – Зәйнулла абый Абдиев дәвам итә. Аның белән аралашканнан соң, егетнең рухи дөньясы шактый үзгәрә. Еллар үткән саен интернет челтәрен яхшы үзләштергән Рафаэль хәзрәт Диваев та аның нәсыйхәтчесенә әверелә. Аларның бергә тату эшләвен авыл халкы да хуплый.
Дин юлына басуында, әлбәттә, әнисе Нәзирә Хәбетдин кызының да йогынтысы зур була. Тумышы белән ул Атҗитәр авылыннан. Бозаяз авылы егете Ягафәргә тормышка чыга һәм шунда яши башлыйлар. Мостаевлар гомерләрен колхоз эшенә багышлый: Ягафәр мал караучы булса, Нәзирә сыерын да сава, иртәдән кичкә кадәр басуда чөгендер дә утый. Ә йортында күпме мәшәкать, дүрт баланы ашатасы, киендерәсе дә бар. Аларга лаеклы тәрбия бирә Мостаевлар, бүген барысы да авылдашлары арасында хөрмәт казана. Радик “Дружба” колхозында алдынгы водитель булып эшли. Өстәвенә, ул балта остасы да. Нурия тегүче һөнәрен үз иткән, колхоз эшендә дә үзен сынап карый. Вәсим, абыйсы кебек, техниканы “иярләгән” – шофер булып эшли. Ә Нәзир бөтенләй башка юлны сайлаган. Нәзирә ханым бәләкәй чакта ук әнисе Зәйнәптән өйрәнгән дин нигезләрен, соңыннан Ислам университетында алган белемен авылдашлары белән уртаклаша. Шунысы кызганыч, үзенең генә сәламәтлеге какшады. Аның каравы, улы Нәзир йөрәк кушуы буенча гаилә йолаларын дәвам итә. Ә ул әнисе өчен зур горурлык.
Мидхәт Рәҗәпов.
Читайте нас: