Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Синең кешеләрең, авыл
12 апрель 2019, 12:25

Үсентеләр дә бала кебек

Кояш югарырак күтәрелеп, карлар эреп, сулар ташкан чорда бакча үстерүче хуҗабикәләр өчен күңелле мәшәкатьләр мәле башлана. Алар өстәл тулы сый-хөрмәт булсын, капкадан керү белән аллы-гөлле чәчкәләр хуш ис таратып, тирә-якны ямьләп утырсын өчен иртә яздан үрчетмәләр утырта.

Кояш югарырак күтәрелеп, карлар эреп, сулар ташкан чорда бакча үстерүче хуҗабикәләр өчен күңелле мәшәкатьләр мәле башлана. Алар өстәл тулы сый-хөрмәт булсын, капкадан керү белән аллы-гөлле чәчкәләр хуш ис таратып, тирә-якны ямьләп утырсын өчен иртә яздан үрчетмәләр утырта.
Камышлы авылында яшәү­че Зөлфия Арсланова да шундый матурлыкка гашыйк уңган хуҗибикә­ләрдән.
- Мал карау, йорт эшләре күбрәк тормыш иптәшем Азат Нурлыгаян улы иңенә төшә. Мин үзем бакча үсте­рергә, аш-су әзерләргә яратам. Шуңа да туфрак һәм ашламаны көздән үк әзерләп куям. Әлегә борыч, помидор, төрле чәчкәләр утырттым. Иртә өлгерә торган кыяр орлыгын шыттырырга куйдым. Үсентеләр тәрәзә төбендә шул кадәр тиз үсә. Әзрәк күтәрелгәч, аларны теплицага чыгарып утыртам. Теплицага тагы кәбестә, редис һәм башкасын да утыртасы бар әле. Быел помидор үрчетмәләрен яңача ысул белән чәчеп карадым. Ул болай эшләнә: кәгазь салфетканы бераз юешләп, полиэтилен капчык өстенә җәясең һәм шунда орлыкларны сибеп чыгасың. Аннан соң рулон итеп төреп, төбенә бераз су салынган стакан куясың. Орлыклар шытып, яфраклары күренә башлагач, полиэтиленны ачарга, бераз ныгынгач, махсус савытларга күчереп утыртырга кирәк, - ди Зөлфия Рәис кызы.
Чынлап та, мул уңыш алу өчен үрчетмә үстерүнең дә үзенчә­лекләре бар. Орлык­ларның районлаштырылган, салкынга чыдамлыларын һәм, әлбәттә, моңа кадәр сынау үткәннәрен генә сайларга кирәк. Чәчәр алдыннан орлыкларны марганцовка эремәсендә тотып дезин­фек­цияләү яхшы. Су өстен­дә йөзеп йөрегәннәрен алып ташларга, ә төпкә төшкән­нәре чәчәргә яраклы була.
Зөлфия Рәис кызы мәк­тәптә уку-укыту бүлеге мө­дире вазыйфасын башкара, математика, информатика дәресләреннән белем бирә. Тормыш иптәше Азат Нурлыгаян улы да шул ук мәк­тәптә тормыш хәвефсез­леге нигезләре фәненнән укыта. Җәмәгать эше күп булуга кара­мастан, алар йорт эшлә­ренә дә өлгерә, балалар да тәрбияли. Бергәләшеп бакча үстерү гаилә тормышының күңелле мизгелләрен тагы да арттыра.
Фирүзә Рәхмәтуллина.
Автор фотосы.
Читайте нас: