Кырмыскалы авылында гомер итүче Фаруза апа Рәхмәтуллина шул көннәрдә күркәм гомер бәйрәмен – 70 яшьлек юбилеен билгели. Аның барлык гомере намуслы хезмәттә үткән, шуңа да кечкенә уңышка да шатлана белә, һәр туган көнгә сөенеп, якыннарына терәк-таяныч булып гомер кичерә ул.
Фаруза Харрас кызы 1949 елның 29 апрелендә Харрас Закир улы һәм Гайнинур Әбделнасыйр кызының күпбалалы гаиләсендә тугызынчы сабый булып дөньяга туа.
- Гаиләбез тату һәм бердәм иде. Апаларыбыз белән дә дус яшәдек. Кызганычка каршы, бүгенге көндә Флизә апам гына исән, калганнары мәрхүм инде, аның белән бер-беребезгә йөрешеп, бер-беребезнең киңәшен тотып яшибез, - ди әңгәмәдәшчем.
50 елдан артык гомере - эштә
Фаруза Харрас кызы бәләкәй чактан ук сабыр холыклы һәм тырыш булып үсә. 16 яшендә район үзәк дәваханәсендәге 6 айлык курсларда укып, трахоматоз шәфкать туташы таныклыгы алып чыга. Бераз вакыт Карлыманбаш авылында эшләп ала. Бәләкәйдән медицина хезмәткәре булырга хыялланган кыз мәктәпне тәмамлау белән медицина училищесына документларын тапшыра. Ләкин сайлап алу турын үтә алмый. Шул вакытта ул тегүче һөнәрен үзләштерә. Ә 1973 елда Кырмыскалы һөнәрчелек училищесында бухгалтер белгечлеге алып чыга. Аның арытабангы тормышы банк өлкәсе белән бәйле: пенсиягә чыкканчы ул дәүләт банкында касса мөдире булып эшли. Ачык йөзле, изге күңелле, тыйнак холыклы булганы өчен аны яраталар, хөрмәт итәләр. Намуслы хезмәте өчен ул бик күп Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Хаклы ялда булуына карамастан, ул кул кушырып утырмый, әле булса шәхси эшкуар Р.Әлмиевның кибетендә сатучы булып эшли. Фаруза Харрас кызының гомум эш стажы 50 елдан артып китә.
1970 елда туй күлмәге киеп, Сахай авылы егете Марат Миңнулла улы белән ЗАГСка керәләр. Бәлки, язмыш дигәне шул буладыр. Чөнки аларның икесе дә бер техникумда укыганнар, ләкин еллар үткәч кенә очрашып, дуслашып китәләр, өйләнешәләр.
Ул вакытта радио һәм телевизорлар яңа чыга башлаган вакыт. Марат абый районда бердәнбер телерадиомеханик була. Ә өйләнешүләренә ике ай дигәндә гаилә башлыгын Бозаяз авылына эшкә чакыралар. Ләкин бу командировка яшьләрнең тормышына кискен үзгәреш кертә: Марат Миңнулла улы юл һәлакәткә тарый. Нәтиҗәдә, янбаштан аягын кисәләр...
Кызлары Ленаның тууы гаиләдә куанычлы вакыйгага әверелә, кайгыны җиңелрәк үткәрергә көч бирә. Дүрт елдан соң уллары Илгиз дөньяга килә. Алар Фаруза апаның тормыш мәгънәсенә әверелә.
- Медицина белеме алып, акушерка булырга теләгән идем. Ләкин хыялым тормышка ашмый калды. Аның каравы, кызым Лена медицина колледжын тәмамлап, инде байтак еллар Уфа шәһәренең 4нче бала туу йортында операция шәфкать туташы булып эшли, - ди әңгәмәдәшчем.
Кызганычка каршы, тормыш гел без теләгәнчә генә бармый. Марат Миңнулла улының аяксыз торып калуы гына җитмәгән, шикәр диабеты да өстәлеп, хәлне тагы да катлаулатып җибәрә. Соңгы ике елда Марат Миңнулла улы урын өстенә яткач, Фаруза апа ирен кадерләп тәрбияли, бер минутка да яныннан китми. Ләкин Марат абый инсульттан соң фани дөньядан китеп бара.
2011 ел аеруча авыр була, бик күп югалтулар кичерергә туры килә аларга: июнь аенда Фаруза апаның бертуган апасы рактан үлеп китә, соңыннан кияве, тормыш иптәше, киявенең абыйсы фани дөньядан китеп баралар, ә биш айдан соң 37 яшьлек улы Илгиз автоһәлакәткә очрый...
- Бер ел эчендә генә биш якын кешебезне югалттык. Ул йөрәгебездә төзәлмәслек яра калдырды. “Эт уласа, юньлегә түгел” – дигән ышаныч бар халыкта. Моны сизенгәндәй, ул елны этебез бик нык улады, - ди кызы Лена Марат кызы.
Оныклары – тормыш гөлләре
Бик күп кайгылар кичерергә туры килсә дә, Фаруза апа беркайчан да язмышына зарланмый. Марат абый белән бәхетле яшәгән елларын сагынып искә ала, чөнки алар бер дигән балалар үстерделәр, хәзер өч оныкасы, бер оныгына куанып бетә алмый. Ленаның кызы Юлия кияүдә, Кырмыскалы линия-производство идарәлегендә эшли, улы Равил Уфа тармак технологияләре колледжы студенты, кече кызлары Элина район үзәгендәге 1нче санлы балалар бакчасына йөри.
Фаруза Харрас кызы балаларының һәм онык-оныкаларының уңышларына куанып бетә алмый, аларның хәстәрлекләре белән яши. Вакытсыз фани дөньядан китеп барган улы Илгизне уйламаган бер көне дә юк. Яшь ярымлык чагында әти назыннан мәхрүм калган оныкасы Эмилия өчен дә өзелеп тора, кыз хәзер С.М.Чугункин исемендәге урта мәктәпнең 2нче сыйныфында укый.
- Тормыш юлымда барсы да булды: шатлыгы да, кайгысы да. Шулай да, сынаулар алдында югалып калмаска тырыштым, балаларыма лаеклы тәрбия биреп, аякка бастырдым, - ди бәхетле нәнәй.
Күркәм гомер юлы үтеп, 70 яшенә килеп җиткән юбилярыбыз үткәннәрне күз алдыннан үткәрә, киләчәккә максатлар куя һәм шуңа омтылып яши. Бүгенге көндә аның барлык теләге – оныкларын үстерешеп, олы тормыш юлына чыгарырга ярдәм итү. Ә кызы, оныклары һәм күпсанлы туганнары аны чын күңелдән яраталар, хөрмәт итәләр, аңардан үрнәк алалар һәм аңа ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлыклардан гына торган озын гомер телиләр.
Фото гаилә архивыннан алынды.