Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Кулы алтын, йөрәгендә ялкын

Сизмисең дә, менә шулай, бер-бер артлы еллар үтә. Еллар гынамы соң? Гомер үтә, гомер. Шул үткән еллар белән маңгайга сырлар, чәчкә көмеш сибелеп, билләр калынаеп китсә дә, күңел генә һаман да картаюны белми, бирешми икән, - дигән бер язучы.

Сизмисең дә, менә шулай, бер-бер артлы еллар үтә. Еллар гынамы соң? Гомер үтә, гомер. Шул үткән еллар белән маңгайга сырлар, чәчкә көмеш сибелеп, билләр калынаеп китсә дә, күңел генә һаман да картаюны белми, бирешми икән, - дигән бер язучы.
Бу сүзләр Кырмыскалы авылында яшәүче Фәнүзә апа Насыйрова да туры килә сыман. Инде күптән хаклы ялда булса да, ул Ходай тарафыннан бирел­гән гомерне матур итеп үткәрергә тырыша.
Фәнүзә Миннислам кызы 1952 елда Иске Бәбеч авылында гади колхозчылар гаиләсендә дөньяга килгән. Аңа кадәр туган апасы 3 яшьлек чагында суык тидереп үлеп китә. Гаиләдә бер­дәнбер кыз булганлыктан, юу-җы­ештыру, бакча эшләре дә күбрәк аңа төшә. Әнисеннән тегү һәм бәй­ләүгә дә өйрәнә. Әнисе Һәдия Гыйззә­тулла кызы гомере буе фермада эшли, алдынгы сыер савучыларның берсе була.
Мәктәпне тәмамлагач, кыз Стәрле­тамак һөнәрчелек училищесында тегүче һө­нәрен үзләштереп, Кырмыскалы Көнкү­реш комбинатына эшкә кайта. Булачак тормыш иптәше – Яңа Кыешкы авылы егете Мансаф абый белән дә шунда таныша. Яшьләр өйлә­нешеп, Резида һәм Альбина исемле кызларына гомер бирәләр. Күп тә үтми, ачык йөзле һәм тырыш кызны Уфага читтән торып ашнакчы һөнә­ренә укырга җибәрәләр. Шулай итеп, балаларына урын булсын дип урнашкан Фәнүзә апа барлык гомерен балалар бакчасында ашнакчы булып эшләүгә багышлый. Гомум эш стажы аның 42 елдан артып китә. Ә Мансаф абый Юл төзү-төзекләндерү идарә­легендә автоэлектромеханик булып эшләп, хаклы ялга чыга.
Балалары үсеп буй җиткерде дигәндә, кызлары Резиданың үлемен кичерергә дә туры килә Насыйровларга. Әти-әни өчен үз баласын югалтудан да ачы кайгы бармы икән?! Ләкин язмыш сынаулары алдында бөгелеп төшмәскә, кирәк чакта киңәш бирүче, борчылганда тынычландыручы, юатучы тормыш иптәше Мансаф абый була.
Аның каравы, бердәнбер юанычы - кызлары Альбина Башкорт дәүләт пе­дагогия университетын тәмамлап, башлангыч сыйныфлар укытучысы һөнәренә ия. Бүгенге көндә гаиләсе белән Ямало-Ненец өлкәсенең Надым шәһәрендә яши. Балалар үстерделәр. Уллары Тимур өйләнгән, кызлары Виктория 6нчы сыйныфта укый. Ләкин Мансаф абыйга гына аларның бәхетен күрергә насыйп булмый – 9 ел элек ул инфарктан үлеп китә.
Ничек кенә авыр булса да, Фәнүзә апа тормыш сынауларына бирешми. Район китапханәсендә үткәрелгән төрле чараларга чакыралар аны, Мә­дәният сарае каршында эшләп килгән “Бердәмлек” фольклор ан­самблендә катнаша, концерт белән төрле авылларга йөреп, халыкның кәефен кү­тәрәләр. Мәчеттә Светлана Нәгыйм­җан кызы дәресләренә йөреп, гарәпчә Коръән сурәләрен укырга өй­рәнгән. Әниләр һәм табигать турында үзе язган шигырьләрен укыганда тамашачы­ларның йотлыгып һәм сокланып тың­лап утырганнарын күргәнем бар. Шигырь язу белән Фәнүзә апа мәктәптә укыганда ук мавыга башлаган. Аларны район гәзитенә җибәреп, берничәсе басылып та чыкты. Ул гына да түгел, тәрәзә төпләрендә утырган борыч һәм помидор рассадаларны күреп, аның бакчада эшләргә яратуын да белдем.
- Бакчамда төрле яшелчә-җимеш­ләр дә бар, ике ел рәттән хәтта карбыз да үстердем, - ди ул. – Буш вакытымда гәзит укыйм, концертларга йөрим. Бәйлим дә, тегәм дә, бу шөгыльләрем миңа төшенкелеккә бирелмәскә, һәр көннән ямь һәм тәм табып яшәргә көч бирә. Язмышыма шулай язылгандыр инде, дип кул кушырып утырсаң, сиңа беркем дә китереп бирми. Ходай тарафыннан бирелгән гомернең һәр көнен файдалы итеп үткәрергә тырышам, - ди Фәнүзә апа.
Венера Гафарова.
Автор фотосы.
Читайте нас: