Үзән
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Тормыш юлыннан дин белән атлый

Таныш булыгыз: Бельский авылы имам-хатыйбы Вәлиҗан хәзрәт Гәрәев.

Таныш булыгыз: Бельский авылы имам-хатыйбы Вәлиҗан хәзрәт Гәрәев.
Вәлиҗан Тимерҗан улы Иске Акташ авылында туып-үскән. Сахай авылындагы урта мәктәпне тәмамлагач, «Победа» колхозының икенче бригадасында тракторчы ярдәмчесе булып эшли.
1979 елның апрелендә Совет Армиясе сафларына чакырыла. Анда кече командирлар мәктәбен тәмамлый, хезмәт итү дәверендә дүрт тапкыр Әфганстанга хәрби командировкага бара. Шуларның берсендә очраклы рәвештә хәрби бәрелештә катнашырга туры килә. Монда булган вакыйгаларга нигезләнеп, Партия Үзәк комитеты аны «Батырлык өчен» медале белән бүләкли. Армия сафларыннан кайткач, Эчке эшләр министрлыгына эшкә урнаша. Шул елларда читтән торып Башкорт дәүләт университетында белем ала. 2001 елда хаклы ялга чыккач, «Атна» (2001 – 2005 еллар) гәзитендә эшли. 2003 елда Русия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгәт хәзрәт Таҗетдин Үзәк нәзарәткә ярдәмче-сәркәтип итеп эшкә чакыра. Ә 2008 елда читтән торып Ислам университетын да тәмамлый. Шушы ук елны Баш мөфти бүләге белән файдаланып, Изге Мәккә җиренә хаҗ сәфәренә бару бәхетенә ирешә. Бүгенге көнне Иске Акташ авылы мәчетендә имам-хатыйп ярдәмчесе һәм күрше Бельский авылында имам-хатыйп вазыйфаларын башкара.
Эльвира Ямалетдинова.
Читайте нас: