Гаиләдә алар биш малай үсә. Һәм барсы да фронтка китә. Ләкин иң кечесе – Х.М.Сәфәргалиевка гына туган ягына әйләнеп кайтырга насыйп була.
Һадый Миңлегәрәй улы 1914 елның 16 апрелендә Сарт-Науруз авылында туган. 1937 елда Совет армиясе сафларына алына. Хезмәте аның Псков чик буе гаскәрләрендә үтә. 1938 елда Хәсән күле янында японнар белән сугыш башлангач, хәрби бәрелешләрдә, совет-фин сугышында, соңыннан Көнбатыш Украинаны СССРга кушуда катнаша һәм Украина-Польша чигендә хезмәт итәргә кала.
1940 елда әтисенең вакытыннан алда вафат булуы турында кайгылы хат алу белән, солдат туган авылына кайта. Биш улы әтиләрен соңгы юлга озата. Хезмәткә кире киткәндә Һадый Миңлегәрәй улы абыйлары белән соңгы тапкыр очрашуын белми әле...
Хезмәте тәмамланганнан соң, ул янә хезмәттә калырга карар итә. 1941 елның 22 июне төнендә нарядтан соң, Һадый Миңлегәрәй улы, нәрсәдер буласын сизенгәндәй, киемнәрен дә салмыйча, йокларга ята. Иртәнге сәгать 4тә аларның заставасы немец аккупантларының һөҗүмен тәүгеләрдән булып кабул итә. “Ничек булса да, пленга алынмаска” дигән боерык алу белән, төркемнәргә бүленеп, төрле якка таралышалар.
Һадый Миңлегәрәй улы частька килеп җиткәнче берничә көн үтә. Аңа: “Белоруссиянең 9 яшьлек малае белән разведкага барырга” дигән задание бирәләр. Ләкин юлда аларны тотып алалар. Алар немецларга: “Без әтиле-уллы, авыл бомбага тотылганнан соң, йорт-курасыз, ашарга азыксыз, ертык киемнәрдә торып калдык” – дип алдаталар. Аларга ышаналар – сугыш башланган чорда немецлар балаларга тимиләр. Соңыннан немец телефонисткалары утырган бер йортка алып керәләр. Анда аппаратура һәм радиотапшырулар да була. Алар барлык мәгълүматны частька хәбәр итеп тора.
1942 елның ноябрендә Һадый Миңлегәрәй улы бомба астында калып, үкчәсен өздерә, ә сазлык аша чыкканда икенче аягын да туңдыра. Аны Омск өлкәсендәге госпитальгә салалар, аягын кисәргә туры килә. 1943 елда ул йортына икенче төркем инвалид булып кайта. Йортлары бушап калган: әтисе, әнисе, ике абыйсы һәлак булган, икесе хәбәрсез югалган. Ул ялгызы торып кала…
Бераз вакыттан соң Һадый Миңлегәрәй улы үзеннән 10 яшькә кечерәк Иске Шәрәй авылы кызы Мәүгидә Бәһаветдин кызына өйләнә.
- Әти һәрвакыт: “Мин үлгәч, син тагы 10 ел яшисең әле” дип әйтә торган иде. Чынлап та шулай булды, әтидән соң, әни 10 ел үткәч фани дөнья белән хушлашты, - ди аның улы Вәсим Һадый улы.
Сәфәргалиевлар 48 ел бергә тату гомер итәләр. Фәрәхия, Вәсим һәм Вәкил исемле балаларына гомер бирәләр. Һадый Миңлегәрәй улы һәм Мәүгидә Бәһаветдин кызының 5 оныгы һәм 11 туруны аларны хөрмәт белән искә алалар.
Менә шулай итеп, гаиләдәге биш малайның иң кечесенә генә сугыштан соң яшәргә насыйп була. Өлкән абыйсы Нурислам 1945 елның 17 апрелендә һәлак булган һәм Германия җирендә җирләнгән. Миңлехаҗи 1942 елның декабрендә хәбәрсез югалган. Хаҗинур 1941 елның 20 сентябрендә һәлак булган һәм Ленинград өлкәсенең Черная Речка авылында күмелгән. Газиз 1942 елда хәбәрсез югалган.
Аларның һәрберсе гомерләрен аямыйча, Җиңү өчен фашистларга каршы батырларча көрәшкән. Аларның каһарманлыгы халык хәтерендә мәңге яши. Аларга мәңгелек дан!