Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Күркәм гаиләнең олы шатлыгы

Шул көннәрдә Кәчүән авылында яшәүче кадерле кешебез - әниебез, нәнәебез, картнәнәебез, кодагыебыз Абдиева (Надыршина) Фәридә Габделбарый кызы күркәм гомер бәйрәмен – 90 яшьлек юбилеен билгели.

Шул көннәрдә Кәчүән авылында яшәүче кадерле кешебез - әниебез, нәнәебез, картнәнәебез, кодагыебыз Абдиева (Надыршина) Фәридә Габделбарый кызы күркәм гомер бәйрәмен – 90 яшьлек юбилеен билгели.

Ул 1929 елның 26 апрелендә Биштәкә (хәзерге Шәйморатов) авылында туган. Кызга 6 яшь булганда, гаилә Кәчүән авылына күченеп килә. Шулай итеп, аның балачагы урман буена сыенып утырган ямьле Кәчүән авылында үтә. Авыр еллар булуга карамастан, бәләкәйдән тырыш кызның укырга теләге көчле була, шуңа да мәктәпне тәмамлау белән ул Уфа шәһәрендәге 1нче санлы педагогия училищесына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлап, кулына диплом алу белән Илтуган авылы мәктәбенә эшкә кайта, соңыннан бераз Янбай мәктәбендә, Бозаяз балалар йортында да эшләп ала.

Соңыннан әтиебез Газизҗан Нигъмәт­җан улы белән гаилә корып, Кәчүән авылында яши башлыйлар. Дүрт балага – бер кыз һәм өч малайга гомер бүләк итәләр. Абдиева Фәридә Габделбарый кызы барлык гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлады. Хезмәттәшләре арасында абруй казанды, укучылары һәм ата-аналар аны яратты, хөрмәт итте. Тырыш хезмәте өчен бик күп Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Безгә, балалары Рәсилә, Ринат, Фәнзил һәм Илшатка лаеклы тәрбия бирү өчен әти-әниебез барлык көчләрен салдылар, барыбызга да югары белем алырга ярдәм иттеләр. Кыскасы, безне укытып, кеше иттеләр, олы тормыш юлына чыгардылар. Без аларга чиксез рәхмәтлебез. Кызганычка каршы, бүген әтиебез фани дөньяда юк инде. Дөньяның михнәтле елларын кичереп, сугыш афәтләрен үз иңнәрендә күтәргән сөекле әниебез шушы яшендә дә җор күңел­леле­ген югалтмый, безгә изге киңәш­ләрен бирә, уңышларыбызга сөенә. Без дә аны сынатмаска тырышабыз. Барыбыз да гаиләле, балалар үстердек, инде онык-оныкаларыбызны карашабыз. Алма агачыннан ерак төшмәгән кебек, әти-әниебез бездә дә үзләрендә булган барлык матур сыйфатларны тәрбияләделәр. Бүгенге көндә без ихтирамлы кешеләр һәм тормышта үз урыныбызны тапканбыз икән, бу, әлбәттә, безнең генә түгел, сезнең дә уңышыгыз.

Кадерлебез, безгә күрсәткән игелек­ләреңне санап та бетерерлек түгел. Кеше арасында ким-хур итмичә, яратып-сөеп үстердегез. Нинди генә кыенлыклар килсә дә, безгә сиздермәдегез, изге күңелле һәм гадел булырга өйрәттегез. Моның өчен мең рәхмәтлебез.

Инде үз тормышыбыз белән яшәсәк тә, туган өебез, туган нигезебез үзенә тарта. Монда тормышның мәшә­катьлә­реннән беразга гына арыныр, ял итәр, вакытлыча гына булса да балачагыбызга кире әйләнеп кайтыр өчен җыелабыз. Туган нигезебезнең ишекләре һәрвакыт ачык, өебез якты һәм нурлы, син безне ачык йөз белән колач җәеп каршы аласың, изге теләкләр белән озатып каласың. Ләкин кайда гына йөрсәк тә, кайларда гына булсак та, безнең күңел һәрвакыт синең яныңда. Нинди генә эшкә тотынсак та, без аны үзебезне генә түгел, синең йөзеңә кызыллык китер­мәскә тырышабыз.

Кадерлебез безнең, барлык балала­рың, онык-оныкаларың һәм туганнарың бергә җыелып, бүгенге бәйрәмең белән чын күңелдән кайнар котлыйбыз. Озак яшә, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе сине беркайчан да ташламасын. Балаларыңның, оныкларың сиңа куаныч­лы хәбәрләр генә китерсеннәр, игелекле эшләр генә башкарсыннар. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле булып кал, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм хөрмәткә төренеп яшә.

Безнең өчен күпме тырышасың,

Уйланасың гомер эчендә.

Онытмабыз һичбер вакыт,

Олы рәхмәт барсы өчен дә.

Яшә әле якты дөньяларда

Күпләрне сокландырып.

Изге күңелләрең белән

Дөньяны нурландырып.

Картаям, дип һич тә уйлама син,

Өлкәннәрдә - акыл, сабырлык.

Киңәш, ярдәм кирәк чаклар була,

Әл дә син бар үрнәк алырлык.

Иң изге теләкләр белән кызың Рәсилә, улларың Ринат, Фәнзил, киленнәрең Хәния, Зөһрә, Гөлшат, онык-оныкаларың Ләйлә, Лилия, Диларә, Илдар, Альмира, Илһам, Чулпан, Эмиль, Тимофей, Аиша, Тамирлан, Стефания, кодаларың Әхмәтовлар, Надыршиннар, Илтуган авылыннан Зиннәтуллинар гаиләләре.
Читайте нас: