Сугыш чоры балалары... Алар ятимлек ачысын, ачлык-ялангачлыкны, көч җитмәслек авыр хезмәтне ишетеп кенә белмиләр. Сахай авылында гомер итүче Нәсимә Ахунҗан кызы Төхвәтуллинага да мондый сынауларга дучар булып, кечкенәдән авырлыкларны үз иңнәрендә күтәрергә туры килә. Аның язмышына күз салсаң, шул чордагы авыр тормыш белән янәшә якты киләчәккә булган какшамас ышаныч, яшәргә тырышу, тормышны ярату хисе балкып ята. Бүген тыныч, мул тормыштан канәгать булып, һәр туган көнгә шатланып, үстергән балаларының кадер-хөрмәтенә төренеп гомер кичерә ул.
Нәсимә апа 1934 елда алты балалы гаиләдә дүртенче сабый булып дөньяга килә. Назланып үсәргә насыйп булмый кызга – әтисе хезмәт армиясеннән әйләнеп кайтмый. Алты баланы әнисе ялгызы карап үстерә. Ул вакытта ул тимер юлында эшли, ә аларга паек бирәләр, шуның белән алты баласын ачлыктан коткарып кала да инде. Бишенче сыйныфтан соң укуын ташларга мәҗбүр була Нәсимә. Ничек тә булса акча эшләп, гаиләсенә ярдәм итәргә тели. Ул вакытта торф чыгаручыларга 60-70 тиен акча бирәләр. Шулай итеп, күрше авылга кызлар белән торф чыгарырга йөри башлый. Зур кисәкләргә бүленгән торф кисәкләрен буыннары да ныгып бетмәгән кызларга өяргә туры килә. Өстәвенә, урак вакытында төнгелеккә ындыр табагына да эшкә чакыралар. Бер эштән дә куркып тормый ул.
Соңыннан Нәсимә апа урындагы бакчага эшкә чыга.
- Ул вакытта барлык җимешләргә суны көянтәләп ташып сибә идек, көл сибүләрне дә онытып буламы соң? - дип хәтерли ветеран. – Аның каравы, кәбәстә, карбыз, кыяр ишелеп уңа иде.
Чөгендер басуларын да байтак еллар дәвамында иңнәргә туры килә. Анысы да кул көче белән башкарыла. Шикәр заводына аны бушатырга йөрүләрен бүгенгедәй хәтерли ветеран. Нәсимә апаның калган гомере урындагы хуҗалык белән бәйле. 12 ел дәвамында колхозда бозау карый, соңыннан хаклы ялга чыкканчы фермада сыер сава.
Кечкенәдән печән чабу, әнисе белән әрәмәгә утынга йөрү, станциягә килгән вагоннардан күмер, такта бушату, аларны ташу... Аның кулы аша үткән эшләрнең бу бер өлеше генә. Шулай да, хезмәте лаеклы бәһалануга шатлана ветеран - Мактау грамоталары, бүләкләре бихисап аның. Хаклы ялга “Хезмәт ветераны” исеменә лаек булып чыга.
Тормыш иптәше Әхмәт Гыйндулла улы да (мәрхүм инде) шушы авылныкы. Бакчада эшләгән чакларында дуслашып китәләр. Ике ел дәвамында хисләрен сыныйлар. Соңыннан кызны урлап диярлек алып кайта егет. Алты балага – ике малай һәм 4 кызга гомер һәм лаеклы тәрбия биргән Төхвәтуллиннар. Кызганычкак каршы, гаилә башлыгының гына гомере кыска була - 32 яшьлек хатынын тол, бәләкәй генә сабыйларын ятим итеп (иң кече кызы өч айлык кына була), якты дөньядан китеп бара. Нәсимә апа да башкача кияүгә чыкмый, балаларым дип гомер итә. Ә бүген аларның кадер-хөрмәтенә төренеп, игелек-изгелекләрен күреп яши әбекәй. “Әл дә, әни, син бар әле. Үзебез нәнәй булсак та, әни дип йөгереп киләбез”, - ди кызы Әлфия, газиз кешесенә исәнлек-саулык теләп.
- Балаларым бик тәртипле булды, ялгызым булса да, аларга яхшы тәрбия бирә алуыма шатланам, - ди Нәсимә апа, 15 оныгы, 27 туруны турында горурлык хисләре белән сөйләп.
Олы яшьтә булса да, Нәсимә апа бакчасын үзе карый. Бәрәңгегә беркайчан да дару сипми, кортлар белән үзе көрәшә. Моңа кадәр эре мал, күпләп кош-корт асраган, берничә ел элек кенә бетергән. Шулай, гомер буе эшләп өйрәнгән кеше әле дә эшсез тора алмый. Иң мөһиме, саулыгы гына ныклы булсын ветеранның.